Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырмыскалы эше": җиңүме, җиңелүме?


Илнур Кинисаров (с), Рөстәм Аманов һәм Раил Абкадыйров. "КушТау on-line" телеграм каналы фотосы
Илнур Кинисаров (с), Рөстәм Аманов һәм Раил Абкадыйров. "КушТау on-line" телеграм каналы фотосы

10 гыйнвар көнне Башкортстанда "Кырмыскалы эше" нигезендә дүрт гаепләнүченең өчесенә хөкем карары чыкты. Мәхкәмә барысын да гаепле дип тапты. Аларга шартлы хөкем карары чыгарылды.

Кырмыскалы районы мәхкәмәсенә иртәдән үк шактый халык җыелды. Алар Башкортстанның төрле якларыннан килгән иде. Соңгы көннәрдә "КушТау on-line" телеграм каналында "Кырмыскалы эше" нигезендә гаепләнүче бу егетләргә теләктәшлек белдерүне сорап шактый гына постлар чыгарды. Бүген активист Рамилә Сәитова мәхкәмәгә килгән кешеләр белән сөйләшүләр алып барып, видео төшерде.

Мәхкәмә каршына баскан өч кеше дә гаепле дип табылды. Аларга шартлы хөкем карары чыгарылды.

  • Раил Абкадыйров – 7 елга шартлы рәвештә хөкем һәм 30 мең сум штраф
  • Рөстәм Аманов – 3 елга шартлы рәвештә хөкем
  • Илнур Кинисаров – 3 елга шартлы рәвештә хөкем

Элегрәк прокурор Абкадыйровны алты елга, Кинисаровны биш елга , Амановны 3,4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Адвокатлар гаепләнүчеләрне аклауны таләп итте.

Гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдерүчеләр
Гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдерүчеләр

Мәхкәмәдә булган җәмәгать эшлеклесе Илнар Галин Азатлыкка әйтүенчә, гаепләү карары чыгарылса да егетләрнең иректә калуы яхшы.

"Рөстәм Амановның гаиләсе юк, ә менә Раил Абкадыйровның дүрт баласы бар, хатыны бишенчегә авырлы, Илнурның да бәләкәй баласы бар. Шуңа бу безнең өчен олы булмаса да җиңү.

Хөкем карары 28 декабрь чыгарылырга тиеш иде. Ул вакытта бәлки кешеләр тагын да күбрәк җыеласы булгандыр, әмма хөкем карары башкача чыгарылуы ихтимал иде. Соңгы көннәрдә бу эш турында күп сөйләнде. Авыл чатларына күп мәгълүмат таратылды. Мин бәйрәмнәр вакытында туган авылыма кайтып килдем, анда күбесе "Кырмыскалы эшен" белә булып чыкты. Менә бүген дә, салкыннар булмаса, мәхкәмәгә тагын да күбрәк кеше килер иде. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре кайбер машиналарны төрле сәбәпләр табып Кырмыскалыга кертми торган. Шуңа мәхкәмә ахырына гына килеп җитүчеләр дә булды. Ә болай 70-80ләп кеше җыелгандыр. Бу да начар түгел. Шуңа егетләргә шартлы карар чыгарылуга кеше күп килү дә, илдәге вазгыять тә тәэсир иткәндер", диде ул.

Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланган дүрт егетне яклап Уфада һәм Башкортстанның берничә районында ялгыз пикетлар узды. Алар соңгы атнада аеруча актив барды. "Кырмыскалы эше" нигезендә хөкем 28 декабрь чыгарылырга тиеш иде, ләкин аны 10 гыйнварга күчерделәр.

Шул арада Башкортстанда бу егетләргә карата көн дә диярлек теләктәшлек белдерү чаралары узды. Алар төрле формада оештырылды.

Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.

2021 елның сентябрендә мәхкәмә Аманов, Кинисаров, Абкадыйровны йорт сагына җибәрде. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Адвокат Илнур Сөендеков сүзләренчә, ноябрьдә Маратка тагын бер җинаять эше ачылган. Ул Җинаять кодексының 282.2нче маддәсенең 2нче өлеше (экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашу) нигезендә гаепләнә.

Белешмә: Кырмыскалы эше

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG