Accessibility links

"Кырмыскалы эше" фигурантлары белдерелгән гаепләрен танымады


Кырмыскалы районара мәхкәмәсе каршында, 16 декабрь 2022
Кырмыскалы районара мәхкәмәсе каршында, 16 декабрь 2022

Хулиганлыкта һәм канунсыз корал саклауда гаепләнгән Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйровка хөкем карары 28 декабрьдә чыгачак.

16 декабрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмыскалы эше" нигезендә чираттагы утырыш булды. Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров корал кулланып хулиганлык әзерләүдә һәм канунсыз корал саклауда гаепләнә. Адвокат Илнур Сөендеков Азатлыкка белдерүенчә, бүген гаепләнүчеләр соңгы сүзен әйткән. Аларның берсе дә белдерелгән гаепләрен танымаган, хөкемдар аклавына өмет итүләрен белдергән.

Мәхкәмә эше барышында ниндидер хилафлыклар булды дип әйтә алмыйм ди адвокат. Ул да гаепләнүчеләрнең аклануына өметләнә. "Гаепләү дәлилләре юк. Хөкемдар объектив, тарафдарсыз, тышкы факторлардан азат булса, фигурантлар акланырга тиеш", ди ул. "Кырмыскалы эшен" хөкемдар Евгения Кәримова алып бара.

Хөкем карары 28 декабрьдә чыгарылачак.

Җәмәгать эшлеклесе Илнар Галин сүзләренчә, бүгенге утырышка 50гә якын кеше килгән. Аларга залга керергә рөхсәт ителгән. "Моңарчы узган утырышларга халык килмәгән иде. Гаепләнүчеләр үзләре дә теләмәде. Соңгы сүзне әйтүгә күбрәк кеше җыелуын теләдек, бу эш турында күбрәк белсеннәр иде", ди Галин. Аның сүзләренчә, утырыш озак булмаган, иң озын чыгышны Илнур Кинисаров ясаган. Ул тоткарланганда үзен кыйнаулары, тәүлек буена ризыксыз, кулларын күтәрелгән килеш тотулары турында сөйләгән. Шулай ук хастаханәдән аның кабыргалары, умрау сөяге сыну турындагы документларның югалуын да искә алган.

Элегрәк прокурор Абкадыйровны алты елга, Кинисаровны биш елга , Амановны 3,4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.


Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.

Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланган дүрт егетне яклап Уфада һәм Башкортстанның берничә районында ялгыз пикетлар узды.

2021 елның сентябрендә мәхкәмә Аманов, Кинисаров, Абкадыйровны йорт сагында җибәрде. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Марат Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелгән иде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары Маратка амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Марат Шәрәфетдинов
Марат Шәрәфетдинов

Адвокат Сөендеков сүзләренчә, ноябрьдә аңа тагын бер җинаять эше ачылган. Ул Җинаять кодексының 282.2нче маддәсенең 2нче өлеше (экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашу) нигезендә гаепләнә.

Быел 12 декабрьдә Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Шәрәфетдиновка кабаттан психиатрик экспертиза уздыру турында карар чыгарды. Шәрәфетдиновның җәмәгать яклаучысы Азатлыкка сөйләвенчә, шикаятьне адвокатсыз һәм Маратның туганнарысыз карарга җыенганнар, ләкин мәхкәмә утырышын күчереп, икенчесендә адвокат бирелгән һәм туганнары чакырылган. Табиблар Шәрәфетдинов әле тагын дәвалау узарга тиеш дигән белешмә биргән, ләкин хөкемдар моны кире каккан.

Шәрәфетдиновның якыннары аны тагын озакка ябарлар һәм төрле дарулар биреп, психик сәламәтлегенә ныграк зыян салырлар дип борчыла.

Белешмә: Кырмыскалы эше

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG