Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланучыларның өчесен йорт сагына күчергән


Мәхкәмә утырышыннан соң
Мәхкәмә утырышыннан соң

Алар узган елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. 

Уфа мәхкәмәсе Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланучыларга яңа чикләү чарасы билгеләгән. Утырыш дүшәмбе көнне Уфаның Орджоникидзе район мәхкәмәсендә булган. Илнур Кинисаров, Рөстәм Аманов һәм Раил Абкадыйровка йорт сагы бирелгән. Бу хакта гаепләнүчеләрнең мәхкәмә бинасыннан чыккач урамда төшкән фотолары белән "КушТау on-line" Telegram-каналы хәбәр итте. Хәбәрне Кинисаров адвокаты Радим Иванов та раслады.

Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов быел гыйнварда тоткарланып сак астына алынды. Алар узган елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын "Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.

Егетләрнең берсен – Марат Шәрәфетдиновны кыйнаулары аркасында психикасына зыян килгән һәм хастаханәдә ята, дипбелдергән иде җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов "Азатлык"ка.

Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланган дүрт егетне яклап 23 августта Уфада һәм Башкортстанның берничә районында ялгыз пикетлар узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG