Мордовиядә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бәйсез эрзә дәүләте төзү тарафдарларына экстремист оешма оештыру турында (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе) җинаять эше ачкан. Бу хакта ФСБга сылтама белән "Новости" агентлыгы яза.
ФСБ фаразынча, 2020 елда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Александр Болькин Украина, АКШ һәм Русиядәге көрәштәшләре белән бергә эрзә халкының вәкиллекле оешмасын - "Кирдийюр"ны төзегән.
Янәсе аның әгъзалары Русия Федерациясеннән чыгып, "Эрзянь Мастор" (эрзә теленнән тәрҗемәсе - "Эрзә иле" - ред.) дигән бәйсез эрзә дәүләте төземәкче булган.
Җинаять эшендә шикләнелүчеләрдә тентүләр узган, аларның техникаларын тартып алганнар.
21 октябрьдә куәт оешмалары вәкилләренең уннан артык кешене тоткарлавы хәбәр ителгән иде. Алар арасында эрзә халкының элекке баш аксакалы (инязор) 83 яшьлек Кшуманцянь Пиргуж һәм 89 яшьлек эрзә язучысы Нуянь Видяз та бар.
"Эрзәләрдән Русияне һәм идарә итүче режимны карусыз хуплауны, милли хәрәкәттән ваз кичүне, аның лидерларын тәнкыйтьләүне таләп итәләр", дип язды аларның тоткарлануы турында "Азат Идел-Урал".
- Эрзә халкы – Мордовия республикасындагы ике төп асаба халыкның берсе. Аларның теле тугандаш, әмма үзара аңлашылмый торган мокша теле белән бергә фин-угыр телләре арасына керә.
- Русиядә ничә эрзә яши, эрзә телендә сөйләшүчеләр күпме – бу хакта төгәл саннар юк, чөнки Русиянең рәсми чыганаклары да, җанисәп нәтиҗәләре дә эрзә белән мокшаларны "мордва" дип бер халыкка берләштерә. Әлеге ике этник төркемнең дә милли хәрәкәт активистлары моны дөрес түгел һәм хәтта "колониализм сәясәте" кысаларында мәсхәрәләүче хәл дип саный.
- 2022 елның февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды. Мондый оешма белән хезмәттәшлек иткән өчен дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
- 13 октябрьдә Казанда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең өч вәкиленең тоткарлануы турында хәбәр ителде. Сүз Казан федераль университетының беренче курс студенты һәм Казан мәктәпләрендәге ике югары сыйныф укучылары турында барды. Алар, янәсе, Русиядә "теләнмәгән" оешма дип танылган "Азат Идел-Урал" хәрәкәте эшендә катнашкан диелә.
- "Азат Идел-Урал" хәрәкәтендә соңрак белдерүләренчә, егетләрне Хәтер көнендә җыелып, Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яуланганда һәлак булган мөселманнар истәлегенә дога кылырга тырышулары өчен тоткарлаганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум