Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Казанда митинг үткәрергә җыенуын кире какты


Моңа кадәр медиа "Татарстанны Русиядән аерырга чакыручылар йөреше" оештыручылары тоткарлануын хәбәр иткән иде. Моны "Азат Идел-Урал" хәрәкәте координацияли диелде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Казанда митинг һәм йөреш оештырырга җыенмавын белдерде. Бу хакта оешма медиада чыккан хәбәргә рәсми мөрәҗәгать ясады.

"ФСБның Татарстан идарәсенең балаларны "Русиядән аерылу өчен марш оештыруда" гаепләп статистика ясау омтылышы — чекистларның деградациясе үрнәге. Алга таба авылларда әбиләрне кулга алу һәм "Азат Идел-Урал"ны финанслауда гаепләү булачак", диелә мөрәҗәгатьтә.

13 октябрьдә Казанда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең өч вәкиленең тоткарлануы турында хәбәр ителде. Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте бу хәбәрне кире какмаган һәм расламаган, дип язды "Коммерсантъ".

Сүз Казан федераль университетының беренче курс студенты һәм Казан мәктәпләрендәге ике югары сыйныф укучылары турында барды. Алар, янәсе, Русиядә "теләнмәгән" оешма дип танылган "Азат Идел-Урал" хәрәкәте эшендә катнашкан диелә.

Telegram канал язуынча, тоткарланган яшүсмерләр бу ялда шәһәр үзәгендә йөреш үткәрергә теләгән. Алар Татарстанны Русиядә аерырга чакыручы шигарьләр яңгыратырга җыенган, диелә. Янәсе, яшүсмерләр хәрәкәтнең идеологиясе һәм узачак чара турында үзләре алып барган Telegram каналларда сөйләгән.

Яшүсмернең берсенә җинаять эше ачылган. Ул нәфрәт уятуда гаепләнә. Янәсе, тоткарланган вакытта кайбер милләтләргә карата хурлау сүзләре әйткән һәм көч кулланырга чакырган диелә. Ике егеткә карата административ эш ачылган. Алар да нәфәрт уятуда гаепләнә.

13 октябрьдә Мосыйфуллин фамилияле егеткә ябык Telegram-каналда урыслар турында начар сүзләр әйтүче өчен җинаять эше ачылуы билгеле булды. Имеш, ул татар чатларында урысларга карата көч куллану гамәлләре кылырга чакырган.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтендә соңрак белдерүләренчә, егетләрне Хәтер көнендә җыелып, Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яуланганда һәлак булган мөселманнар истәлегенә дога кылырга тырышулары өчен тоткарлаганнар.

Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Быел активистлар ялгыз пикет белән бу көнне искә алды.

Узган ел Татар иҗтимагый үзәге дә экстремист оешма дип игълан ителде. Шуңа алар Кирмәнгә туристлар рәвешендә, билет алып кергән, экскурсия уздыручы да яллаганнар иде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра. 2022 елның февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG