Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аида Габдрахманова: "Татарстан киләчәге сугышның ничек бетүеннән дә тора"


Аида Габдрахманова
Аида Габдрахманова

Быел 5 февраль көнне берничә татар активисты, үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем утырышын үткәреп, "хөкүмәт"нең яңа җитәкчесе итеп Рәфис Кашаповны сайлады. Хәзерге вакытта Кашаповның ике урынбасары бар. Аларның берсе – татар җәмәгатьчелегенә артык таныш булмаган Аида Габдрахманова. Ул соңгы вакытта "хөкүмәт" исеменнән күп кенә белдерүләр белән чыгыш ясый, шулай ук күптән түгел ялгыз пикетта да катнашты. Азатлык Абдрахмановадан интервью алып, аның үзе һәм эшчәнлеге турында сорашты.

— Аида ханым, сез татар җәмәгатьчелегенә таныш шәхес түгел, милли хәрәкәт эшчәнлегендә дә күренгәнегез булмады...

Татар телен гадәти тормышыма кертәсем килә иде, әмма гел каршылыкка очрадым

— Әлеге вакытта үзем турында артык күп мәгълүмат бирә алмыйм. Татарстанда тудым, шунда яшәдем. Татарстанда яшәп тә, гомерем буе татар кызы булу өчен көрәштем. Күп кеше Татарстанга килә дә "сезнең монда яхшы, бөтен мөмкинлекләр бар" ди. Беренче карашка яхшыдыр да инде. Мәчетләр дә бар. Әмма чын татар булыйм дип яшәп калган кешегә Татарстанда көрәшергә туры киләчәк. Минем бу көрәшем татар теле олимпиадаларында, татар спектакльләрендә, бәйгеләрдә катнашуымда чагылды. Татар телен гадәти тормышыма кертәсем килә иде, әмма гел каршылыкка очрадым. Хәтта татарча белсәм дә, татар кешесе өчен җитәрлек дәрәҗәдә яхшы дип санамыйм.

Миңа 36 яшь, ягъни урыслаштыруга эләккән бала булдым. Ярым татар ярым урыс Яшел Үзән шәһәрендә туып үстем. Балалар бакчам да, мәктәбем дә, институтым да урыс телле булды. Конституциядә язылган булса да, безгә татарча белем алырга мөмкинлек бирелмәде. Әнием ярдәмендә генә мин татарча сөйләшәм. Әнием кечкенәдән үк "өйдә урысча сөйләшмисең" дип кырт кисте. "Өйдә татарча гына сөйләшәбез" диде.

Әнием кечкенәдән үк "өйдә урысча сөйләшмисең" дип кырт кисте

Хәзер татар теле өлкәсендә мәгариф оешмалары хезмәтен авыллар башкара, чөнки җәй көне авылга кайткан бала гына татарча белә. Бу бит кеше көлкесе. "Өйдә бит татарча сөйләшергә мөмкинлек бирәләр" диләр. Ә кем безгә аңа да рөхсәт бирмәскә тиеш? Намаз укуны да шулай диләр. "Без кемнән сорарга тиеш соң". Бу инде соңгы чик.

— Мәктәптә укыганда татар теле дәресләре кермәдеме?

— Мин мәктәптә укыганда татар теле алты сәгать иде. Әмма ул көнкүрештә булмагач 18 сәгать булса да файда юк, ихтыяҗ булмаган телне өйрәткән өчен ул кешеләрдә нәфрәт кенә уятачак. Хәтта татарларда да. Укуда да, эштә дә, тирә-юньдә гел урысча булгач, кеше үзеннән-үзе урыслаша. Авылдагы халык шәһәргә күчкәч урыслаша, шулай әкренләп тел бетә. Бу барысы да, ягъни кануннар Мәскәүдән килә.

Татарстан җитәкчелегенең моңа каршы ниндидер гамәл кылырга мөмкинлеге бармы, юкмы — анысын әйтә алмыйм. Әмма татар халкыннан алар ерак.

— Сез институтта укыдым, дидегез. Кайда белем алдыгыз?

— Казан авиация институтында (КАИ) ширкәтләр икътисады һәм идарә бүлегендә укыдым. Хәзер гаиләм белән дүрт ел инде Швециядә яшибез, ике балам бар.

— Ни сәбәпле Татарстаннан күчендегез?

— Рәхәт тормыштан китмәдек. Әлегә шуны гына әйтә алам.

— "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" эшенә ничек кереп киттегез?

Риза булдым, чөнки татар халкы бетү алдында тора

— Без аны "бәйсез Татарстанның хөкүмәте" дибез. Җитәкчесе Рәфис һәм аның туганы Нәфис Кашаповлар белән күптәннән танышмын. Бер мәлне аралашу туктап торды, аннары чит илгә күчкәч тагын җанланып китте. Хәзер инде "бәйсез Татарстан хөкүмәте" эшен бергәләп алып барабыз.

Татарстанда да митингларга, пикетларга йөрдем. Халыкның активлыгы аның киләчәгенә тәэсир итә, тормышында чагыла дип саныйм. Мәсәлән, сайлауларда катнашу. Тормышыбыз тулаем сәясәткә бәйле.

Хәзер Русиядәге төрле халыкларның чит илдәге эшчәнлеге җәелә бара. Аларның кайберләре туплана гына, кайберләре үсеш ала. Татарлар да бу өлкәдә төшеп калмаска тиеш, "бәйсез Татарстан хөкүмәтен" оештыру карарын Милли Мәҗлес инде 2008 елда ук кабул иткән иде. Башта хөкүмәтне АКШта яшәүче Вил Мирзаянов җитәкләде. Олы яшьтә булу сәбәпле ул күптән түгел бу вазифаны Рәфис Кашаповка тапшырды. Кашапов мине милли һәм дини эшләр өчен җаваплы кеше, ягъни вице-премьер итеп билгеләде. Әлбәттә, эшем бу өлкә белән генә чикләнми. Без әлегә бөтен эш өчен дә җаваплы.

"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

— Ни өчен бу вазифага сезне билгеләп куйды, берәр тәҗрибәгез бармы?

Татарстанда бәйсезлек булмаса, татар халкы бетәчәк

— Үзем яшәгән Швециядә төрле оешмалар белән эшләүдә тәҗрибәм бар. Монда чиркәүләр күп вазифалар башкара. Мигрантлар белән дә, качаклар белән дә, мәктәпләр белән дә, үз халкы, ягъни өлкәннәр белән дә эшли. Яһүди оешмалар белән дә эшчәнлек алып бара. Бу тәҗрибә безгә дә кызык булды, алар белән хезмәттәшлек иттек. Шуңа Рәфис абый инде тәҗрибәм булгач, бу өлкәдәге җаваплылыкны миңа тапшырды. Мин риза булдым, чөнки татар халкы бетү алдында тора.

Татарстанда бәйсезлек булмаса, татар халкы бетәчәк. Русиягә президент булып Владимир Путин килгәннән бирле, бөтен гамәлләре урыс булмаган халыкларны бетерү өчен алып барылды. Шул өлкәдә кануннар кабул ителде. Татарстан булсынмы, татар халкы булсынмы — бер рәтле әйбер күрмәде. Мин монда сүзне Татарстан башлыклары турында түгел, ә татар халкы турында алып барам.

Соңгы ярты елда Конституцияне, республикалардагы Конституция мәхкәмәләрен бетерделәр. Киләсе тукталыш — республикаларның үзләрен юк итү, татарларны бетерү булачак. Бәйсезлек булмаса, Татарстан Мәскәү деокупациясеннән чыкмаса, татар халкы юк булачак. Бу 10-20 елда эшләнәчәк.

Киләсе тукталыш — республикаларның үзләрен юк итү

Хәзер Украина белән сугышта күпме татар халкы кырыла, анда бит репродуктив ирләр җибәрелә, димәк, күпме бала тумый кала дигән сүз. Бу сугыш безгә һич кирәк түгел.

— "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" илдәге, ягъни республикадагы халык белән ничек эшли, бу юнәлештә эшне ничек күзаллыйсыз?

— Без әлегә эшне чит илдә алып барабыз. Бер яктан бу яхшы, чөнки төрле халыкара платформаларда, мәйданнарда чыгыш ясау мөмкинлегебез бар. Чит илдә яшәп үзебез дә киңрәк фикерли башлыйбыз, халыкара кануннар белән якынрак танышабыз.

Гомер буе Татарстанда гына яшәсәк, без шул андагы татарлар, күрше тирәдәге халыклар проблемнары белән генә таныш булыр идек. Чит илдә күз карашыбыз ачылды, тәҗрибәбез артты. Европа илләрендә сәясәтчеләр белән турыдан-туры элемтәгә кереп, үзебезнең мәнфәгатьләрне җиткерү мөмкинлеге бар. Турыдан-туры сөйләшүнең файдасы күбрәк була ала.

Чит илдә күз карашыбыз ачылды, тәҗрибәбез артты. Европа илләрендә сәясәтчеләр белән турыдан-туры элемтәгә кереп, үзебезнең мәнфәгатьләрне җиткерү мөмкинлеге бар

Хәзерге вакытта Татарстанда сәяси, милли өлкәдә барыбер бернәрсә дә эшләп булмый. Инде Татар иҗтимагый үзәген дә экстремистик дип танып, эшен туктаттылар. Гәрчә аның бернинди зыяны да юк. Алар үз тәкъдимнәрен генә белдереп пикетларга чыкты. Ул кешеләр сан ягыннан да күп түгел иде. Шул да ярамады.

Шуңа Татарстан һәм Русия эчендә бернинди дә эшчәнлек алып барып булмый. Чит илдә генә хәрәкәт итеп була. Бу дөрес тә, чөнки Украинадагы хәлләргә бәйле Русиянең фашистик ил булуын барысы да белде. Күрше дәүләтләргә генә түгел, ә үз илендәге халыкларга да шундый фашист ил булуы ачыла бара һәм без бу хакта бөтен мөмкин булган платформаларда сөйлибез.

Кайберәүләр хәтта Русиядә бары урыслар гына яши дип белгән, аның күпмилләтле булуын ишетмәгән дә. Кайберләре белсәләр дә, аларның саны бик аз дип уйлаган. Йөздән артык милләт барлыгын һәм аларның күпчелегенең бәйсез яшәргә теләгәннәрен белмәгәннәр.

Ә татар халкы белән без эшләп киләбез. Аеруча башлары пропаганда белән чүпләнмәгәннәргә нигезләнәбез. Әлбәттә, андый кешеләр бик күп түгел, әмма бар. Хәлләре мөшкелләнгән саен пропагандага ышанучылар саны кимер дип ышанабыз. Тәҗрибә шуны күрсәтә.

— Татарстандагы халык үз проблемнарын андагы хөкүмәт хәл итәр дип ышана, сезнең "хөкүмәтне" танысыннар өчен нишлисез?

Хәлләре мөшкелләнгән саен пропагандага ышанучылар саны кимер дип ышанабыз

— Татарстандагы хөкүмәт һәр татарның проблемын белми. Белсә дә, аны чишми. Бездән аермасы бик күп түгел. Алар татар халкына якын утырса да, аларның проблемнарыннан бик ерак. Безнең чит илдә утырып мөмкинчелек юк, ә аларның булып та эшләмиләр. Күпме су басты, ливневкалар юк. Аларның моңа исләре дә китми. Алар Татарстанда утырып үз халкын кайгыртыр урынына Лисичанскига (Украина - ред.) һуманитар ярдәм ташый. Анда җибәргән азык-төлеккә Татарстанда да мохтаҗлык бар, ашарына җитмәүче кешеләр республикада да күп. Картларга пенсия акчалары җитми. Хөкүмәтне ул кызыксындырмый.

Безгә татарларның проблемнарын халыкара дәрәҗәдә җиткерү өчен кирәк. Татарстанны бәйсез итүдә ярдәм итәчәк сәяси карар кабул ителүе мөһим.

Һәрбер татар белән дә аерым сөйләшеп бетереп булмый. Күпмедер вакыт узгач, алар сәясәтне аңлаячак. Хәзер тәүлек буе Русиядә дә һәм шул исәптән Татарсанда да пропаганда бара. Андый кешеләргә нәрсәдер аңлатуы бик кыен. Үзенең баласын сугышка үлемгә җибәргән кешегә нәрсә аңлатып була? Юк булмый. Соңрак кешеләр үзләре аңлаячак.

— Әлегә беренче максат халыкара дәрәҗәдә эшләү дидегез, ниндидер конкрет планнарыгыз бармы? Мисал өчен беларусларның Светлана Тихановская дигән сәясәтчеләре төрле илләргә сәфәр кыла, җитәкчеләр белән очраша. Сезнең хөкүмәт нәрсәләр эшләргә җыена?

Үзенең баласын сугышка үлемгә җибәргән кешегә нәрсә аңлатып була?

— Безнең төп хезмәттәшләребез — Азат милләтләр лигасы, Азат Идел-Урал платформасы, Пострусиянең азат халыклар форумы. Алар беренче карашка гына җитди булмаган төркемнәр кебек, чынлыкта бу бик көчле хәрәкәтләр. Хәзер Пострусиянең азат халыклар форумы апрельдә АКШта чарага җыела. Анда конгрессменнар да, сәясәтчеләр, журналистлар да чакырылган. Шулай ук дипломатлар да, профессорлар да катнашачак. Әле бер ел дә эшләмгән бу форум шундый зур үсеш алды.

Күп сәяси карарлар нәкъ АКШта кабул ителә. Үзебез генә җыелып хөкүмәт дип атыйкмы, сәяси партия дип атыйкмы — үзебез генә берни эшли алмыйбыз. Безгә терәк һәм ярдәм кирәк. Хәрәкәт итеп үзебезнең проблемнарны җиткерсәк, безгә ярдәм итүчеләр дә булачак. Күбрәк АКШка өмет.

Европада да эш бара. Ул күренми генә. Тихановскаяны бит болай гына чакырмыйлар. Сәяси карар кабул ителгәнгә аны таныйлар һәм чакыралар. Без дә бергәләп шул дәрәҗәгә җитәргә тиешбез. Мәсәлән, "бәйсез Татарстан хөкүмәтенең" мөрәҗәгатьләре бер дә ким түгел. Тәҗрибә бар, бары дөнья күләмендә сәяси карар кирәк. Ә Татарстанда хәзер бер генә сәяси, милли оешма да берни эшли алмый, андый мөмкинчелек юк. Анда репрессияләр, тоталитар режим. Шул ук көнне төрмәгә утыртып куюлары бар.

— "Сөргендәге Татарстан хөкүмәтенә" сездән башка тагын кемнәр керә?

Безнең беренче дустыбыз — ул Украина. Татарстан киләчәге сугышның ничек бетүеннән дә тора

— Рәсми расланган дүрт кеше бар. Рәфис Кашапов — премьер-министр, ике урынбасары — мин һәм спорт өлкәсе өчен җавап бирүче Нәфис Кашапов, шулай ук Төркиядә илчебез бар. Болай эшләүчеләр шул дүрт кеше генә түгел. Онлайн утырышларыбызда күбрәк кеше катнаша. Нигездә алар татар халкының патриотлары. Араларында сәясәтчеләр дә, татар активистлары да, журналистлар да бар. Карарлар кабул иткәндә фикерләшү, бәхәсләшүләр дә була. Һәркем ачык итеп үз фикерен әйтә ала.

Минем эш юнәлешемә килгәндә, универсаль демократик кыйммәтләрне алга сөрәм. Аны инде үзебезнең онлайн утырышта игълан иттем. Татарстанда барлык дини төркемнәрнең, этник конфессияләрнең хокукларын үтәүдә тигез хокук биреләчәк. Әмма татар халкы дәүләт формалаштыручы булып саналачак. Безгә, беренче чиратта, татарларны торгызырга кирәк. Хакимияттәге тел татар теле булачак. Һәм кириллдан китеп, латин әлифбасына күчү нияте бар. Ул безне төрки халыклар белән күбрәк берләштерер иде. Бер-беребезне җиңелрәк аңлый башлар идек. Моны тел белгечләре белән карарга кирәк булачак.

Хәзер, чит илдә булганда, татарлар проблемнарын дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтергә телибез. БМО оешмасы, Европа комиссиясе белән эшләмәкче булабыз.

Безнең беренче дустыбыз — ул Украина. Татарстан киләчәге сугышның ничек бетүеннән дә тора. Русия таркалмыйча гына Путин үлер дә, аның урынына Ходорковский яки Пономарев килә дә мәсьәлә хәл ителә дип уйламыйбыз. Алар бөтенесе бер сүздә. Ельцин кебек "телегез булачак, бөтен әйберегез булачак" дип алдамакчылар. Әмма тагын бер 15 елдан соң кысулар тагы да катырак башланачак. Без аларга ышанмыйбыз. Алар империяне сакларга тели. Алар урыс булмаган халыкларга Путиннан да кырысрак булырга мөмкиннәр.

— Чит илдәге татарлар белән ничек эшлисез?

— Төрле татар оешмалары белән элемтәгә кереп карыйбыз. Кайберләре безнең белән эшләргә риза, кайберләре әле шикләнеп карый, кайберләре күзәтә. Татарстанның бәйсез булуын теләүчеләр Татар конгрессы белән эшләп йөрми. Башлыклары да хөкүмәттә эшләгән кеше булгач, ул оешма шул хөкүмәтнең бер канаты була инде. Чит илдә яшәүче татарларның оешмалары — Россотрудничество белән эшләгән кешеләр. Без аларга артык ышанмыйбыз. Әмма фикерләре үзгәрергә дә мөмкин. Алар белән киләчәк элемтәне Рәфис Кашапов хәл итәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG