Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыслар украиннарга без үзбәкләргә караган кебек — өстен карый". Швециядәге татарның тормышын сугыш ничек үзгәрткән


Швеция байрагы

Үзбәкстанда туып үскән татар Рушана Грицан хәзер Швециядә яши. Ире — украин. Сугыш башланганда иренең әтисе Харьковта була, бомбалар астына эләгә. Рушаналар аны Украинадан Швециягә чыгара, гаиләләре белән украин качакларына да ярдәм итә башлыйлар. "Мин — урыс телле татар булып үстем. Элек Үзбәкстанда яшәгәндә, үзбәк теле, туган татар телем нәрсәгә кирәк инде дигән уйлар белән яшәдем. Сугыш аркасында фикерләрем тәмам үзгәрде" ди ул. Рушана белән Украинадагы сугыш һәм аның тәэсире турында сөйләштек: шул исәптән моңарчы нейтральлек саклаган Швециянең НАТОга керүе турында да.

ИРЕМНЕҢ ӘТИСЕН УКРАИНАДАН НИЧЕК ЧЫГАРДЫК

— Исемең Рушана, әмма социаль челтәрләрдә Розанна дип язылган. Ник алай?

— Швеция ватандашлыгын алгач, исемемнең язылышын шведларга кулайрак булсын дип Розаннага үзгәрттем. Документларымда Розанна булсам да, татар, урыс дусларым өчен элеккечә Рушана булып калдым. Ә фамилием иремнеке, иптәшем — украин милләтеннән.

— 2022 елның 24 феврале гаиләгез өчен ничек башланды?

Рушана Грицан
Рушана Грицан
Ирем йоклый иде әле, аны уяттым. Әтиеңә шалтырат. Русия Харьковка бомбалар ата башлаган, дидем. Ул шундук әтисенә шалтыратты

— Мин — тургай. 2 яшьлек балам бар. Ул мине гадәттә иртәнге сәгать 4-5тә уята. Уянам, каһвә пешерәм, яңалыкларны ачам. Иртәнге биштә торып, сугыш башланганын иң беренчеләрдән булып белгәнмендер. Киев, Харьковка бомбалар аткан фотолар, урысларның Украинага бәреп кергәннәрен күрдем. Ирем йоклый иде әле, аны уяттым. "Әтиеңә шалтырат. Русия Харьковка бомбалар ата башлаган" дидем. Ул шундук әтисенә шалтыратты — ул инде хатыны, үги кызы белән подвалда утыра иде. Дөресен генә әйткәндә, шуннан соң нишләгәнемне артык хәтерләмим: ул көн исемдә ниндидер караңгы тап булып калды. Аннары мин депрессиягә бирелдем, стресс басты. Көне-төне иремнең әтисе, Украинадагы дус-танышлар белән языша, шалтыратыша башладык.

— Чын сугыш башланыр дип уйлаган идегезме?

— "Русия гаскәрен Украина чигенә якынайта" дигән яңалыкларны сәяси уен дип кабул иттек. Чып-чын сугыш булыр дип уйлап та карамаган идек. Бер атна кала швед күршем "Борчылмыйсызмы? Ирегез украин бит, яңалыкларны күзәтеп барасызмы соң?" дип сораган иде. "Юк, беренче тапкыр түгел бит инде. Күпертеп сөйлиләр генә. Урыслар гаскәрләрен Украина чигеннән алып китәчәк" дип тыныч кына җавап биргәнем истә. 24 февраль безнең өчен шок булды. Беркем дә мондый хәлләр мөмкин дип уйламагандыр.

— Туганнарың Русиядә яши. Алар сугыш башланган дигән хәбәрне ничек кабул итте?

Ике тәүлек интернеттан юлларны күзәтеп утырдык: кайсы юлда күперләр шартлатылган, ә кайсыларында — юк

— Алар нәрсә булганын аңламый да калды кебек. Күбесе бит Русиянең Беренче каналын карый, ә анда тыныч кына яшәп яткан Киев кадрларын, ниндидер сәер видеолар күрсәттеләр. Сугыш башланганын алар миннән белде. Әти-әнием белән сөйләшү нык авыр булды, мөнәсәбәтләребез бозылды дисәм дә ярыйдыр. Алар ничектер уртада калды сыман. Вакыт узгач, алар телевизор караудан туктады — һәм мин шуңа сөенәм.

— Ирегезнең әтисен Украинадан Швециягә ничек китертә алдыгыз?

— Без бу сугыш күп дигәндә бер атна дәвам итәчәк дип уйладык. Башта аңа подвалдан чыкма, гел анда утыр, дидек, чөнки Харьковны гел бомбалап тордылар. Дүртенче көнгә каенатам "китәм" диде. Ике тәүлек интернеттан юлларны күзәтеп утырдык: кайсы юлда күперләр шартлатылган, ә кайсыларында — юк. Алар юлга өчәү кузгалып китте: үзе, хатыны (иремнең әнисе күптән үлгән, әтисе хәзер башка хатын белән яши) һәм үги кызы (ә ул йөкле иде). Ул көннәрдә төшерелгән вокзал кадрларын күргән булсагыз, каенатам эвакуацион поездга утырырга тырышучы кешеләр арасында басып тора.

Харьков, 2022 елның 26 феврале
Харьков, 2022 елның 26 феврале

Ике-өч көндә Польшага барып җитә алганнар. Каенатам башта гаиләсен Европага чыгарып, кире өйгә кайтам дип уйлаган иде. Ләкин аннары кайтмаска булды. Украина аны чиктән тыныч кына чыгарып җибәрде, чөнки аңа инде 63 яшь, ә сугыш башлангач 60 яшькәчә ирләргә илдән чыгу тыелган иде. Без аны үзебезгә Швециягә чакырдык. Хәзер ул безнең белән яши. Ә хатыны, үги кызы Даниядә төпләнде.

— Гаиләсе шулай икегә бүленгән булып калдымы?

— Әйе, беренчедән, аларны Швеция кертмәде — документлары белән проблемнар килеп чыкты. Икенчедән, без 3-4 яңа кешене үзебез дә кабул итә алмас идек. Данияне ошаткач, шунда төпләнеп калдылар. Ә каенатам безгә күченде.

УКРАИННАРГА НИ ӨЧЕН БУЛЫШАМ

— Син каенатаңны сыендырдың гына түгел, әле Швециягә килеп төпләнгән украин качакларына да булыша башладың. Ни өчен?

— 24 февральдән бирле шок хәлендә идем. Кемдер ул хәлдә нәрсәдер эшли башлый: мәсәлән, дусларым шундук волонтер булып китте, сугыштан качып килгәннәргә ярдәм итә башлады. Ә мин паникага бирелеп елаудан туктый алмадым. Бер ун көн узгач кына үз хәлемә кайта башладым. Каенатамның сөйләгән сүзләре нык булышты: ул бөтенләй чит кешеләрнең аларга ничек ярдәм итүләрен сөйли иде — Украинадан Швециягә барганда, кемдер аңа ризык биргән, кемдер йокларга урын тапкан... Шушы золымга тулы бер гаскәр каршы чыккан диярсең! Аның сөйләгәннәре миңа нык булышты. Әлеге золымга фәкать кешеләргә ярдәм итеп кенә каршы торып булганына төшендем. Минем өчен бу үзенә күрә бер терапия дә булды.

Минем урысча сөйләшкәнемә беркемнең дә ачуы чыкмады

Без Стокһольм янында кечкенә шәһәрдә яшибез. Өебездән ерак түгел генә качаклар өчен махсус йорт бар. Сугыш башланып ике атна узгач, әлеге йорт янында украин номерлы машина күрдем. Шушы йортка кердем. Ә анда... Бик күп хатын-кыз, балалар, украиннар... Бөтенесенә ярдәм кирәк. Күбесе акчасыз килгән. Түләү карталары эшләми, һривналарны алмаштырып булмый... Һәм мин аларга булыша башладым.

Аларга памперслар, прокладкалар, тампоннар кирәк иде. Кулымнан килгәнчә ярдәм иттем. Хатыннар Украинаның төрле өлкәләреннән килгән иде: Харьковтан да, Львовтан да, Киевтан да... Ирпень, Бучадан кешеләрне күрдем. Ирпеньнән килгән абый белән әле дә аралашам. Ул анда күргәннәрен миңа сөйләде... [Русия гаскәре Ирпень шәһәрен оккупацияләгән иде, шушы оккупация вакытында 269 кеше үтерелгән. Ирпень Русия оккупациясеннән 28 мартта азат ителде. — ред.] Инженер, укытучы, җыештыручы, сатучы булып эшләгән ханымнар — кыскасы төрледән-төрле язмышлар шушы качак йортында җыелган иде. Аларны бер бәла берләштерде. Күбесе урыс теллеләр иде. Мин украин телен азмы-күпме аңласам да сөйләшә алмыйм. Шуңа да карамастан минем урысча сөйләшкәнемә беркемнең дә ачуы чыкмады.

— Ипотека түлисез, ике бала үстерәсез, каенатагызны кабул иттегез... Шуның өстәвенә үз акчагыздан әйберләр дә алдыгызмы?

— Әйе, бала ризыгы, прокладкалар, теш пастасына 300 евро тоттык. Шушы без алган әйберләр бер атнада бетте. Алга таба да шулай дәвам итә алмаячагыбызны аңладык. Әле бит каенатамны да кайгыртырга кирәк. Фейсбукта акча җыя башладым. Шушы җыелган акчага алынган әйберләрнең барлык чекларын сакладым, акча җибәргән кешеләр алдында хисап тоттым. Безнең шәһәрдә яшәүче гади шведлар да булышты: кемгәдер дәфтәр, кемгәдер порошок кирәк — ул әйберләрне алып килделәр. Моны үзебез генә тартып чыга алмас идек — акча күп китә барыбер.

Киевта бик яхшы эштә менеджер булып эшләгән бер хатын-кыз кулына чүпрәк тотып җыештыручы булып эшли башларга мәҗбүр булды

Ул хатыннарның бөтенесе диярлек "бераздан өйгә кайтып китәрбез" дип уйлады. "Әйе, Европада матур, рәхәт, ләкин Украина — туган илебез, Ватаныбыз. Шунда кайтабыз" дип сөйлиләр иде. Тик атналар, айлар уза торды, ә алар кайтып китә алмады. Менә шул вакытта ул кешеләр сына башлады. Чит илдә, нәрсә буласын белмичә, бер урында тик кенә көтеп тору нык авыр бит ул. Күбесе инглизчә дә белми. Ә Швециядә җыештыручы булып урнашыр өчен дә кимендә ипилек-тозлык инглизчә сөйләшергә кирәк. Күбесе шундук эш эзләргә дә керешкән иде, әмма, әлбәттә, күбесе эш таба алмады.

Күп кенә хатын идән юарга барды. Мин үзем дә кайчандыр Швециягә күченгәч идән юып йөрдем — тик мин моңа әзер идем. Студент чаклар, яңа илдәге шушы башлангыч чорны узарга тиешлегемне аңлый идем. Ә бу ханымнарның хәлләре башка бит: Киевта бик яхшы эштә менеджер булып эшләгән бер хатын-кыз кулына чүпрәк тотып җыештыручы булып эшли башларга мәҗбүр булды.

Бала ризыгы, прокладкалар, теш пастасына 300 евро тоттык. Шушы без алган әйберләр бер атнада бетте. Алга таба да шулай дәвам итә алмаячагыбызны аңладык.

Шулай да, шактые барыбер эш таба алмады. Әле бит күбесен "сезне берәр айдан башка җиргә күчерәбез" дип һаман кисәтеп тордылар. Ягъни эш табылган очракта да эшли аламы-юкмы, шушы шәһәрдә каламы-юкмы — билгесезлек... Мәсәлән, кемдер инде баласын конкрет мәктәпкә урнаштыра, эшен дә таба — ә аңа сез башка җиргә күченергә тиешсез, диләр. Швеция сыендырса да, барыбер качаклар бит, аларга карата аерым кагыйдәләр... Инженер, программист кебек һөнәрләре булган хатын-кызлар эшне берничә атнада тапты анысы. Үзем дистанцион рәвештә дә эшли алгач, кирәкле вакытта ул хатыннар яши торган тулай-торакка чаптым, кирәкле әйберләрне сатып алып китердем. Ә инде аларны башка җиргә күчергәч, гафу итегез, хәзер инде сезнең янга килеп йөри алмыйм, дидем.

Әмма әле дә кулымнан килгәнчә булышам: кирәк булса докторга яздырам, мәгълүмат табам, интернеттан нәрсәдер сатып алам...

РУСИЯ ХАЛКЫН АҢЛАМЫЙМ

— Сугыш башлангач та, күп кенә кеше Русиядә протестлар башланыр, гаскәрне Украинадан чыгарырга таләп итәрләр дип уйлады — булмады. Инде мобилизация игълан ителгәч, халык каршы чыгар дип көттеләр — анысы да булмады. Русияләрнең фикерләве, үз-үзләрен тотышы турында ни уйлыйсыз?

Бөтен Русия милләтендә психологик яктан ниндидер тайпылыш бар дип әйтимме соң...

— Шоктамын. Русиядәге кешеләрнең битарафлыгына шаккатам. Әле бит украиннарны "кардәш халык" диләр. Һичьюгы мобилизация башлангач, һичьюгы Русиянең хатын-кызлары "малайларыбызны алмагыз" дип каршы чыгар дип уйлый идем. Улыңа 30-40 яшь булса, башка кечкенә балаларың юк икән, югалтыр әйберең юк бит инде! Ә ул аналар улларын яклар урынга аларны автобусларга утыртып сугышка озата башлады! Русия халкы турында нәрсә уйлыйммы? Сүгендермәгез!

Швециядә яшәүче русияләрне беләм. Алар — украиннарга иң беренчеләрдән булып булыша башлаган волонтерлар. Үзләрен шушы адымга гаеп хисе этәргәндер. Ә Русиядә яшәүчеләр... Күрше илеңдә кешеләр һәлак була, үтерелә — ә сиңа барыбер... Бучадагы хәлләргә битараф калып буламы? [Русия гаскәре Буча шәһәрен оккупацияләгән иде, шушы оккупация вакытында кимендә 400 кеше, шул исәптән балалар һәм хатын-кызлар үтерелгән. Буча Русия оккупациясеннән 31 мартта азат ителде. — ред.] Ә алар битараф! Русиядә кешеләр берни булмагандай яши бирә. Яңа ел төнендә Макеевкадагы мобилизацияләнгән солдатларны шартлатып үтерәләр, ә Самарда бернинди протестлар юк! Бөтен Русия милләтендә психологик яктан ниндидер тайпылыш бар дип әйтимме соң... Хәер, монда Швециядә дә Русиядән яңа кешеләр белән танышканда, бик сак сөйләшәм. Монда да русияләр арасында Путинны, сугышны хуплаучылар, "Барысы да ул кадәр берьяклы түгел бит" диючеләр яши.

— Ирегез — украин. Сез — башка украиннар белән дә күп аралашкан кеше. Алар русияләр турында ни уйлый?

Ике милләт арасында коточкыч упкын барлыкка килгән. Украина белән Русия халыклары безнең буында дуслаша алырлар дип уйламыйм.

— Ике милләт арасында коточкыч упкын барлыкка килгән. Украина белән Русия халыклары безнең буында дуслаша алыр дип уйламыйм. Балаларым буынында дуслаша алырлармы икән? Белмим... Хәзерге сугышта йортларының шартлатып җимерелгәнен күреп үскән украин балалары шушы күренешләрне оныта алырлармы икән?.. Ай-һай... Бәлки, бер буыннан соң дуслаша алырлар. Украиннар урыслар белән үзләрен бик сак тота. Шул ук вакытта, әйткәнемчә, Стокһольмда иң күп волонтерлар — русияләр.

— Алар украиннарга ярдәм итүләре турында ачыктан-ачык сөйлиме?

— Күбесе украиннарга булышып йөргәннәрен күрсәтми, чөнки Швециядә яшәсәләр дә, барыбер туганнары янына Русиягә кайтып йөри. Шуңа күрә волонтер булуларын социаль челтәрләрендә язмый. Ә кемдер, киресенчә, хәтта Русия ватандашлыгыннан да баш тартырга җыена — андыйлары да бар.

— Украиннар сугышны, кан коюны туктату хакына үз җирләрен урысларга бирергә ризалаша аламы?

— Украиннар үз җирләрен Русиягә бирмәсләрдер. Алар белән күп аралаштым мин. Бер дус кызым Днепропетровски өлкәсендә яши. Аның өендә хәзер 5 градус җылы, сулары, утлары бетеп тора, ә ул нәрсә ди? "Монысына гына түзәрбез, иң мөһиме — азатбыз" дип сөйли. Алар шушы салкын өйләрендә утсыз да, сусыз да утырырга әзер, әмма иң мөһиме — алар үз җирендә яши.

Украин булу — милли төсмер түгел, ул Украина җирендә яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче Ватан төшенчәсе

Украиннар — сәяси яктан нык үскән милләт. Соңгы ун елда аларда ничә инлыйлаб булды? Икәүме? Ә Русиядә шушы вакытта ничә инлыйлаб булды? Соңгы ун елда Русиядә ничә президент алмашынды?.. Украиннар үз җирләрен бирмәячәк, минемчә. Бучадагы хәлләргә кадәр әле бу сорауны куярга мөмкин дә булгандыр, тик Бучадан соң барысы да аңлашылды. Элек хәтта Кырым мәсьәләсендә дә йомшаклык күрсәткән украиннар шактый иде, хәзер исә аларның күбесе Русия оккупацияләгән Кырымны да кайтарачакбыз дип сөйли. Украиннар җиңәр дип уйлыйм.

— Украиннар дигәндә сез Украина ватандашларын әйтәсезме? Әллә милләте белән украин булганнарны гынамы?

— Барысын да. Мин аралашкан качаклар арасында урыслар да, әрмәннәр дә, үзбәкләр дә бар иде. Бөтенесе дә Ватаннары Украина яклы. Украинадан качып килгән бер урыс кешесе миңа "Бүтән беркайчан да урысча сөйләшмәм дип үземә сүз бирдем" дигән иде. Ул этник яктан үзе урыс булса да, мин украин милләтеннән, ди. Ягъни сүз сәяси милләт категориясе турында бара. Украин булу — милли төсмер түгел, ул Украина җирендә яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче Ватан төшенчәсе.

ШӨКЕР, ШВЕЦИЯ НАТОГА КЕРӘ

— Русия Украинага бәреп кергәннән соң, моңарчы бернинди хәрби блокка да кермәгән Швеция белән Финляндия НАТОга керергә карар итте. Шведлар өчен бу зур әйберме?

Соңгы тапкыр 300 ел элек сугыштык бит — анысы да урыслар белән

— Әйе, соңгы тапкыр 300 ел элек сугыштык бит — анысы да урыслар белән. Швеция гел нейтральлек сакларга тырышты, хәрби блокларга кушылмады. Бу ил сугышның нәрсә икәнен бөтенләй белми дисәм дә ярыйдыр. Хәтта Икенче дөнья сугышыннан да читтә кала алган дәүләт бит бу! Шведлар — хәрби милләт түгел. Ләкин алар гомер буе СССРдан куркып яшәгән. Монда — һәрбер йортта бункер төзү культурасы. Һәрбер хуҗалыкта махсус коробка тоталар: шушы коробкада кризис башланган очракта кирәк булырга мөмкин макарон, консерва, шырпы кебек әйберләр саклана. Мин шушы гадәтләреннән гел көлеп яшәдем. Ә 25 февраль көнне без ирем белән кибеткә барып дөнья кадәр консерва, макарон, шырпы сатып алдык. Банкоматтан кәгазь акча алдык.

НАТОга керү мәсьәләсендә дебатлар шактый кызу булды, кемдер каршы чыкты. Ләкин күпчелек бу адымны хуплый. Шәхсән мин үзем тыныч кына сулап куйдым. Илнең төп ике сәяси фиркасе дә бу мәсьәләдә бер-берсе белән бәхәсләшмәде, ә уртак фикердә булды.

— Сез Скандинавиядә яшисез. Анда чиста, пөхтә, кешеләр үз җирен карый, аны үстерә. Русиядә дә кешеләр үз җирләрен карап, үстереп яши алыр иде. Тик Русия һаман да киңәергә тели, һаман да җир җитми, күрше дәүләткә бәреп керә... Ни өчен дип уйлыйсыз?

— Швециянең колонияләре булмаган диярлек. Шведлар өчен алар үзләре мөһим. Колониализм хәтта кайчандыр ярты дөньяны кулында тоткан Англиядә дә юкка чыккан бит инде. Колониализм мәдәнияте XIX гасырда калган, ХХ гасыр уртасына ул Европада тәмам беткән иде инде. Ә менә Русиядә алай түгел, СССР үзе дә зур колониаль дәүләт булган бит. Русиядә колониализм әле дә көчле.

СССР үзе дә зур колониаль дәүләт булган бит. Русиядә колониализм әле дә көчле.

Моннан тыш Русиядә мактанырга яраталар. Илдә "Карагыз, без ничек булдырабыз!" дигән әйбер бар. Сочидагы Олимпиадага гына да күпме акча сарыф ителде бит! Ә бездә Стокһольм берничә ел элек кышкы Олимпиадага намзәт булудан баш тартты. Чөнки акчабыз җитми, диделәр. Шушы акчага халыкка яңа йортлар төзибез, диделәр. Ә бит Швеция — дөньяның иң бай дәүләтләрнең берсе. Мэрия "Нәрсәгә без ниндидер стадионнар төзибез? Шушы акчага күпме йорт сала алабыз!" диде.

Ни өчен Русия кешесенә иленең киңәю мөһим, ә менә илдәге тормыш сыйфаты ул кадәр үк мөһим түгел — моны аңлый алмыйм. Бәлки, соңгы 20 елда булган пропаганда нәтиҗәседер бу. Бәлки, Путин үз "тәхетендә" шушы юл белән генә кала аладыр. Русия халкына нәрсә тәкъдим итә алсын соң ул? Икътисади үсешме? Юк. Яхшы тормышмы? Юк. Ә менә Кырымны тәкъдим итә ала.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ КАРАТА ҮЗГӘРГӘН МӨНӘСӘБӘТ ТУРЫНДА

— Сез — татар. Балаларыгызга да татарча-славянча исемнәр кушкансыз: улыгыз — Виктор-Рафаэль, кызыгыз — Вера-Нурия. Тик үзегез ни үзбәкчә, ни татарча белмисез. Ник алай?

— Сугыш башлангач, Үзбәкстандагы тормышыма да яңача карый башладым. Үзбәк телен өйрәнмәдем мин — чөнки моны дәрәҗәмнән түбән дип саный идем. Туган татар телемне дә өйрәнмәдем — нәрсәгә ул миңа дип уйлап йөри идем. Татарлар Үзбәкстанда шактый гына урыслашкан. Мин үзем дә — Үзбәкстанны колонияләштерү мәдәниятенең бер җимеше идем. Ихлас булсам, шуны әйтә алам: без үзбәкләргә гел борын чөереп карадык бит инде. Үземне өстенрәк, урыс телле мәдәниятебез, мәгарифебез яхшырак дип уйлап йөрдем... Ә Украинадагы сугыш башлангач, мин ул хакта уйлана башладым һәм мөнәсәбәтемне, фикерләремне үзгәрттем.

Мин генә түгел кебек. Мәсәлән, Үзбәкстанда яшәүче танышларымның шактые хәзер үзбәкчә өйрәнә. Алар шушы илдә яшәүләрен, шушы дәүләтнең телен белергә, мәдәниятен хөрмәт итәргә тиешлекләренә төшенде. Безнең кебекләр — анда күченеп килүчеләр нәселеннән бит.

— Ә туган телегез?

Дөрес яшәмәгәнбез, үз-үзебезне алдап гомер иткәнбез булып чыга...

— Әнием татарча белә, әмма минем белән урысча гына сөйләште. Урыс мәктәбендә укыдым (мин укыганда урыс телле мәктәпләр Үзбәкстанда сыйфатлырак белем бирә дип санала иде). Гомере буе татарча гына сөйләшкән нәнәем дә (дәү әнием — ред.) минем белән аралашканда урысчага күчә иде. Украинада да шул ук хәл бит. Урыслар өчен украиннар кем соң? Русияләр аларга без үзбәкләргә караган кебегрәк карамыймы? Белмим... Ул хакта әле дә уйланам.

Ташкентта яшәгән бер дустыма кунакка барганым истә. Бик бай яши иде алар. Фатирларында бабасы Германиядән сугыштан алып кайткан зиннәтле сәгать, башка әйберләр бар иде. Мин шуларга сокланып, хәтта көнләшеп карый идем. Ә бит бабасы аны урлаган, кемнеңдер өеннән тартып алган булып чыга... Ничек кабул итәргә моны? Үземә тиздән 40 яшь тула, ә күп әйбергә яңача карый башлыйсың икән. Дөрес яшәмәгәнбез, үз-үзебезне алдап гомер иткәнбез булып чыга...

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG