Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт тарафыннан расланган мәктәп җиһазлары исемлегенә сылтама белән "РИА Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итә.
"Мел" басмасы язуынча, расланган исемлектә 90нан артык төрле предмет бар. Төп исемлеккә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макетлары, граната муляжлары, беренче ярдәм чаралары, противогазлар, дозиметр кертелгән. Шулай ук анда гомуми хәрби саклану комплектлары, санитар ташыгычлар, солдат казанчыклары, чатырлар һәм төнлә күрү приборлары да урын алган.
Дәресләр өчен өстәмә уку әсбаплары исемлегендә исә пилотсыз җиһазлар турында уку-методик материаллар, дроннар эшләү өчен комплектлар, пилотлык итү өчен програм-җиһаз комплексы, дрон-конструктор һәм аэроярышлар өчен махсус програм тәэминаты каралган.
Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!