Русия Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Быел һәм киләсе уку елыннан гамәлгә кертеләчәк яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән. Уку йортлары хәзер үсеп килүче буын өстеннән идеологик контроль урнаштыру коралына әверелә.
2026 уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре" фәне (элеккеге ОБЖ) яңа эчтәлек ала. Укучыларга пилотсыз очу аппаратларын, янъни дроннарны җыю һәм алар белән идарә итү күнекмәләре бирү каралган. Моның өчен махсус уку-методик материаллар, дрон-конструкторлар, програм-җиһаз комплекслары кулланылачак. Бу хакта Хөкүмәт тарафыннан расланган мәктәп җиһазлары исемлегенә сылтама белән "РИА Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итте.
Мәктәп җиһазлары исемлегенә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макетлары, граната муляжлары, противогазлар, дозиметрлар, гомуми хәрби саклану комплектлары, санитар ташыгычлар, төнлә күрү приборлары кертелә. Бу яңалыклар мәктәпне хәрби әзерлек элементлары булган мохиткә әйләндерә һәм сугышны гадәти тормыш өлеше итеп кабул итүгә этәрә.
БУ ТЕМАГА: Татарстан мәктәпләрендә "хезмәт" һәм "иминлек һәм Ватанны саклау" кабинетларын җиһазландыруга 285 миллион сум бүленәчәкМоңа тарих, география һәм башка кайбер фәннәрнең дә яңача укытыла башлавы этәргеч булачак.
Тарихны һәм география укытуда дәүләт сәясәте
2026 уку елыннан тарих фәне дәүләт тарафыннан катгый көйләнә торган өлкәгә әйләнә. ФГОСка кертелгән үзгәрешләр нигезендә "Тарих" фәне кысаларында "Русия тарихы", "Гомум тарих" һәм "Туган як тарихы" курслары берләштерелә. Чынлыкта бу төбәк тарихының мөстәкыйльлеген юкка чыгаруны аңлата.
Моннан тыш, тарих фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) кайбер югары уку йортларына керү өчен мәҗбүри булачак. Шулай итеп, дәүләт тарихны альтернатив аңлатмалардан "арындырып", бердәнбер "дөрес" версияне мәҗбүри үзләштерү коралына әйләндерә.
Элек Оренбурда тарих укытучысы булып эшләгән, Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Германиядән сәяси сыену сораган башкорт активисты Илшат Киньябаев фикеренчә, хакимиятләр тарихны өйрәнүдә мөстәкыйль төбәк компонентыннан котылырга омтыла.
Мәскәү башта ана телләр дәресләрен юкка чыгарды, хәзер инде безне үз тарихыбыздан да мәхрүм итә
— Төбәк тарихы гомумдәүләт нарративына бер ярдәмче кушымтага әверелә һәм вакыйгаларга үз мантыйгы һәм үз аңлатмасы булу хокукыннан мәхрүм ителә. Шулай итеп, Мәскәү башта республикалар мәктәпләрендә ана телләрне юкка чыгарды, ә хәзер инде безне үз тарихыбыздан да мәхрүм итә, — ди ул Азатлык Радиосына.
Галим, Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалаганын искә алган иде.
— Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Бу шартларда тарихи хәтер, милли азчылыкларның үткәнен өйрәнү, хәтта шәхси фикер әйтү дә зур кыенлыклар тудыра, — диде ул элек Азатлык Радиосына.
БУ ТЕМАГА: Тарих фәне һәм пропаганда. Татар тарихчысы Юлай Шамиоглу белән әңгәмәГеография дәреслегендә дә чит илләрне өйрәнү кыскартылачак. 5–11 нче сыйныфлар өчен әзерләнә торган яңа бердәм география дәреслегендә Русияне тирәнтен өйрәнүгә басым ясалачак. Бу хакта ТАССка әлеге әсбапны әзерләүдә катнашучы Урыс география җәмгыяте башкарма мөдиренең беренче урынбасары Илья Гуров белдергән иде. Эшләүчеләр билгеләп үткәнчә, гамәлдәге дәреслекләр чит илләр турында мәгълүмат белән артык йөкләнгән, шуңа күрә укучылар еш кына үз илләренең географиясен начаррак белә. Дәреслекне илнең барлык мәктәпләре өчен бердәм итеп эшләү күздә тотыла.
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә җәмгыять белеме дәресләре дә нык кыскарды. 6-8 сыйныфларда исә ул бөтенләй укытылмый, 9нчы сыйныфтан исә аның саннары кыскарды. Татарстан укытучысы фикеренчә, бу укучыларда дәүләтнең җәмгыять алдында вазифаларын аңламауга китерә ала.
БУ ТЕМАГА: "Укучыда дәүләт турында "кирәксез" сораулар тумасын". Русиядә җәмгыять белеме дәресләре нигә кыскартыла?Чит телләр урынына – "рухи-әхлакый мәдәният"
Русиядән тыш илләрне өйрәнүне кыскарту белән бергә Русия мәгариф системында чит телләрне дә киметәчәкләр. 5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак.
2026 елның 1 сентябреннән чит тел дәресе урынына 5-7 сыйныф укучылары "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәресләрен укый башлаячак. Дәрес 5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.
— Бу фәннең төп эчтәлеге мәктәп укучыларын ил тарихында мөһим роль уйнаган, дәүләтнең үсешенә зур өлеш керткән һәм үз тормышлары белән җәмгыятебез кыйммәтләрен шәхес өчен тормыш мәгънәсе итеп сайлауның әһәмиятен раслаган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормышы, эшчәнлеге, гамәлләре һәм шәхси сыйфатлары белән таныштырудан гыйбарәт, диелә Русия фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәрендә.
Элегрәк бу курсны әзерләүдә Урыс православ чиркәве вәкилләренең катнашуы әйтелде.
"Туган телдән баш тарту өчен җаваплылык дәүләттән гаилә өстенә күчерелә"
Шул ук вакытта мәктәпләрдә "туган тел", "туган әдәбият" һәм "икенче чит тел" фәннәрен сайлау мөмкинлеге булса да, чынлыкта бу мөмкинлек мәктәпнең ресурсларына һәм БДИга әзерлек таләпләренә бәйле.
Илшат Киньябаев сүзләренчә, Мәскәү башта республикалар мәктәпләрендә ана телләрне юкка чыгарды, ә хәзер инде безне үз тарихыбыздан да мәхрүм итә.
— Гомумән алганда, мондагы мантыйк аңлашыла. Әлеге үзгәрешләр мәктәп укучыларына идеологик йогынтыны көчәйтүгә һәм белем бирү эчтәлеген катгый үзәкләштерүгә юнәлтелгән. "Дөрес" тарихлы дәреслекләрне Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский инде язып куйды, хәзер исә административ юл кулланып балаларны аларны мәҗбүри рәвештә укыттырга кирәк. Шул ук вакытта туган як – республикалар тарихының хакимият арындырырга тырышкан альтернатив аңлатмаларын да читкә этеп чыгару күздә тотыла.
Билгеле бер фән буенча мәҗбүри БДИ (ЕГЭ) кертү, ә аннары ата-аналарны сайлау алдында калдыру механизмы — йә "туган урыс теле" фәнен сайлап, балага урыс теленнән БДИга өстәмә әзерләнү мөмкинлеге бирү, йә исә балаларның "туган башкорт яки татар теле"ннән өстәмә дәрескә йөрүе – моңа кадәр дә кулланылган иде һәм туган телләрне кысрыклап чыгару коралы буларак үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Формаль яктан ирекле дип тәкъдим ителгән әлеге сайлау, гамәлдә, мәҗбүригә әверелә, ә туган телдән баш тарту өчен җаваплылык дәүләттән гаилә өстенә күчерелә, — ди ул.
Киньябаев фикеренчә, мәгариф өлкәсендәге әлеге "профилактик" чаралар репрессив сәясәт белән бергә алып барыла. Соңгы елларда интернеттагы комментарийлар өчен, шул исәптән Украинага каршы сугышка каршы фикер белдергән яки деколонизация темасына кагылган язмалар астында язган өчен, үсмерләргә карата да экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгату очраклары арта.
БУ ТЕМАГА: Русиядә узган ел террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә өч меңнән артык кешене керткәннәрШул ук вакытта, укучылар һәм ата-аналар мәктәп пропагандасына каршы төшсәләр, хәзер бу укучының билгесендә чакылачак. 2026 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә укучыларның тәртибе өчен аерым билге кертү планлаштырыла. Рәсми рәвештә бу "тәрбия эшен камилләштерү" буларак аңлатылса да, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре моны укучылар өстеннән өстәмә контроль һәм басым чарасы дип бәяли. "Учитель" һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.
Яшүсмерләрне тизрәк эшкә куу
Моннан тыш киләсе елдан 9нчы сыйныфтан соң аттестатсыз калган укучыларны тизрәк эшкә җәлеп итәчәкләр. Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
Быел үз көченә кергән канун нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган һәм аттестат бирелмәгән 9нчы сыйныф укучылары бушлай һөнәр үзләштерә алачак.
— Элек укучылар икенче елга кала, унычы сыйныфка яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә алмый иде, ә хәзер без аларны һөнәргә өйрәтәчәкбез, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов туры эфир вакытында дип яза "Татар-Информ".
Шулай ук Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) да элекке кебек дүртне түгел, ә икене дә бирү җитәчәк. Татарстан быел дүрт фән урынына ике Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруга нигезләнгән сынауга кушыла. 2025 елда әлеге сынауга Мәскәү, Петербур һәм Липецки өлкәсе генә катнашкан иде.
— Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен ике яисә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма ике имтихан нәтиҗәләре нигезендә аттестат алганнар өчен белем алуның бер генә мөмкинлеге каралган. Ике Төп дәүләт имтиханын буенча алынган аттестат белән унычы сыйныфка кереп, мәктәптә укуны дәвам итү мөмкин булмаячак, — дигән Мөҗипов.
Шул ук вакытта көллиятләр һәм техникумнарга укырга керү мөмкинлеге булачак, әмма һөнәрләр һәм белгечлекләрнең билгеле бер исемлеге буенча гына.
— Ягъни ике ОГЭ белән алынган аттестат урта һөнәри белем бирү оешмаларына барлык белгечлекләргә дә укырга керү мөмкинлеге бирми, — дип аңлата мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Татарстанда ике имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча тугызынчы сыйныфтан соң алынган аттестат белән кереп була торган 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән.
— Бу исемлек республикада булган кадрлар дефицитын һәм фаразланган ихтыяҗны исәпкә алып төзелде, — дип ассызыклады Мөҗипов.
Әгәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул элеккечә үк унынчы сыйныфта да, көллиятләр һәм техникумнардагы теләсә кайсы белгечлек буенча да укуын дәвам итә алачак.
Болонья системыннан чыгу
1 сентябрьдән Русия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системына күчәргә тиеш. Бу дата турында алдан ук Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткән иде. 2022 елны ул Русиядә Болонья мәгариф системыннан чыгу теләген белдерде.
— Болонья системына инде үтелгән этап буларак карарга кирәк. Киләчәк үзебезнең уникаль мәгариф системында, аның нигезендә илебез икътисады һәм һәр студент өчен мөмкинлекләр киңлеге ятарга тиеш, диде ул.
Күчешнең асылы шунда: югары уку йортларында бакалавриат урынына төп (базовый) югары белем кертеләчәк, ә магистратура сайланган юнәлешне тирәнтен өйрәнү өчен махсуслаштырылган дәрәҗә булачак. Өченче дәрәҗә — аспирантура. Бу Русиядә сынау рәвешендә бара. Кичә аны Владимир Путин 2030 елга кадәр озайтты.
Күпчелек белгечләр Русиянең Европа системыннан баш тартуы – яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлардан конкуренциягә сәләтле белгечлек алу, чит ил университетларында уку мөмкинлеген тартып алу, аларның киләчәген урлау дигән нәтиҗәгә килә.
Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен тамырдан үзгәртте. Туган телләр, төбәк тарихы, ирекле фикерләү мөмкинлекләре кыскара, ә яшь буын дәүләт тарафыннан билгеләнгән кысаларда формалаштырыла.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!