Accessibility links

"Укучыда дәүләт турында "кирәксез" сораулар тумасын". Русиядә җәмгыять белеме дәресләре нигә кыскартыла?


Русия мәктәбендә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе
Русия мәктәбендә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе

Киләсе елдан Русия мәктәпләрендә җәмгыять белеме дәресе нык кыскартылачак, 6-8 сыйныфларда исә ул бөтенләй укытылмаячак. Татарстан укытучысы фикеренчә, бу укучыларда дәүләтнең җәмгыять алдында вазифаларын аңламауга китерә ала.

11 апрель көнне Русия мәгариф министрлыгы мәктәп програмына яңа үзгәрешләр кертү турында карар чыгарды. Төрле үзгәрешләр арасында бер мөһим мәсьәлә дә урын алды: 2025 елның 1 сентябреннән башлап җәмгыять белеме дәресе бары тик 9 сыйныфтан соң гына укытылачак, һәм аңа атнасына 1 сәгать кенә биреләчәк.

Моның урынына мәктәп програмында тарих дәресләренә күбрәк вакыт аерылачак. Бу фәнгә хәзерге Русия рәсмиләренең зур игътибары күренеп тора: мәктәп дәреслекләренә дәүләт пропагандасы кертелеп, анда Украинага каршы сугыш та уңай бәяләнә.

Моңарчы җәмгыять белеме дәресләре мәктәпләрдә 6 сыйныфтан башлап укытылды, аңа нигездә атнасына 1 дәрес, кайбер мәктәп програмнарында 2 дәрес бирелә иде.

Җәмгыять белеме дәресләрендә нәрсә укытыла?

Русия мәгариф програмында җәмгыять белеме дәресе җәмгыятьнең төрле якларын өйрәнүче фәннәр комплексы булып тора. Уку предметы буларак ул үз эченә фәлсәфә, социаль психология, хокук, икътисад, сәясәт белеме нигезләрен кертә. Бу фәннәр аерым түгел, үзара бәйле булган мөһим дисциплиналар буларак укытыла.

Җәмгыять белеме програмында "нәрсә ул җәмгыять?" (6 сыйныф), "әхлак", "җәмгыятькә нигә хокук кирәк?", "хокук системы" (7 сыйныф), "икътисадта дәүләт роле" (8 сыйныф), "дәүләтнең үзенчәлекләре һәм функцияләре", "хокукый дәүләт һәм сивил җәмгыять", "ватандашларның сәясәттә катнашуы", "ватандаш хокуклары һәм ирекләре" (9 сыйныф) кебек мөһим темалар карала.

Програм кыскаруы белән яңа програм ничек төзеләчәге әлегә аңлашылмый. Шулай да дәресләрдә хокукый дәүләт үзенчәлекләре һәм сивил җәмгыять кебек темаларга зур игътибар бирелмәячәге көн кебек ачык.

Бу фән мәктәпләрдә нигә кыскартыла?

Русия түрәләре инде күптәннән мәктәп эчтәлегенә үз карашын кертергә тырыша, Украинага каршы сугыш башлану белән бу процесс тагын да активлашты. "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе кертелде, анда дәүләт пропагандасы да урын ала, "ватанпәрвәрлек үстерү максатыннан" атна башында мәктәпләрдә мәҗбүри Русия гимнын җырлау кертелде, тарих дәреслекләре эчтәлеге үзгәртелде...

Конкрет җәмгыять белеме дәресе очрагында, Русия түрәләре анда Көнбатыш илләренең "кыйммәтләрен" күрә:

— [...] бу, күбесенчә, көнбатыш концепцияләре. Алар дингә ихтирам белән караган, күпбалалы гаиләләр булган һәм традицион кыйммәтләрне исәпкә алган җәмгыять — артта калган җәмгыять дип әйтә. Альтернативасыз идеаль модель — американ моделе диләр, — дип белдерде Русия думасы рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Аның сүзләренчә, җәмгыять белеме дәресләрендә "Совет берлеге нацист Германия кебек үк тоталитар дәүләт" дигән концепцияләр укытыла.

— Дискредитациягә юнәлгән бу көнбатыш концепцияләре урта мәктәп балалары тарафыннан өйрәнелә. Бу өлеш кыскартылачак, — дип аңлатты депутат. Бушаган вакытта исә укучылар тарихны өйрәнәчәк, ди ул.

"Укучыларны ватандаш буларак үстерергә теләмиләр"

Татарстан мәктәпләренең берсендә җәмгыять белеме һәм тарих укыткан Искәндәр (исеме үзгәртелде) бу хәбәрне тискәре кабул итте. Моңарчы моның турында сөйләнәләр иде, ләкин дәресне тулысынча алып атачаклар дип уйламаган идем, ди ул.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

— Җәмгыять белеме — укучыларны аңлы ватандашлар, үз хокукларын белгән һәм аларны яклый алган кешеләр буларак үстерүдә иң мөһим урын алган дәрес ул. Хәзер мәктәп програмыннан ул алып атыла икән, димәк, аларны шулай итеп үстерергә теләмиләр дигән нәтиҗәгә килеп була.

Соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты

Беләсезме, аеруча соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты. Дәрестә "хокукый дәүләт" кебек төшенчәләр өйрәнелә, автократия, тоталитаризм кебек күренешләр карала, бу укучыларда, әлбәттә, күп сораулар тудыра бит. Укучыларда үз дәүләте турында мондый "кирәкмәгән" сораулар тумасын өчен эшләнәдер бу эш, — ди ул.

Искәндәр фикенчә, бу карар киләчәктә яшь буынның төп һәм нигез әйберләрне белмәүгә, аңламауга китерәчәк.

— Җәмгыять нәрсә ул, дәүләт нәрсә ул, алар үзара ничек килешеп яши, дәүләтнең кеше алдында нинди вазифалары бар, кешенең дәүләт алдында нинди бурычлары бар — болар барысы да мәктәптә укытылырга тиешле нәрсәләр бит. Күп нәрсә 9 сыйныфта укытылса да, хәзер ул програм да үзгәрәчәк, кыскарачак дигән сүз бит.

Бер мисалда гына аңлатам. 8 сыйныфта җәмгыять белеме дәресләрендә икътисад аңлатыла. Бүгенге дөньяда бу базис белемнәр, минималь финанс белемнәр һәр кешедә булырга тиеш. Хәзер укучылар моны кайдан беләчәк?

Дәүләтнең ватандашлар салымына яшәвен дә күпчелек укучы нәкъ бу курстан белә

Әле четерекле мәсьәлә дә бар: әйтик, дәүләтнең ватандашлар салымына яшәвен дә күпчелек укучы нәкъ бу курстан белә. Дәүләт безнең салымга яши — димәк, ул безнең алдыбызда җавап бирергә тиеш дигән мөһим аңлау бит бу. Балаларның зур өлеше моны белми, өйрәнми калачак дигән сүз бу, — ди укытучы.

Олимпиадаларга әзерләнүче, тырыш укучылар барыбер бу нәрсәләрне өйрәнәчәк. Ләкин алар бөтен массадан бик кечкенә күләмне тәшкил итә, күпчелек укучылар бу белемнән мәхрүм калачак, дип борчыла Искәндәр.

Мәктәптән кыскартачаклар дип ул борчылмый, чөнки ул тарих та укыта. Күпчелек җәмгыять белеме укытучылары параллель рәвештә тарихчылар да, юкка чыккан сәгатьләр тарих фәненә күчәчәк кенә, ди ул.

— Ләкин тарихны ничек кенә яхшы укытсаң да, мин әйткән мөһим концептлар анда башка күзлектән бирелә, басым да аларга ясалмый. Бу, әлбәттә, киләчәк буын өчен зур борчу уята, — диде мөгаллим.

"Хәзер сүз мәктәптә ватандаш тәрбияләү турында түгел, кол үстерү турында бара"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, мәктәптә җәмгыять белеме дәресенең кыскартылуы тискәре йогынты ясаячак.

Илдә сивил җәмгыять юк, аны турында сөйләргә дә тыелган

— Заманында бу дәресләрнең җәмгыятьне, аеруча сивил җәмгыятьне үстерүдә, формалаштыруда максаты зур иде. Хәзер исә илдә сивил җәмгыять юк, аның турында сөйләргә дә тыелган дип әйтеп тә була. Дәүләтнең вазифалары, халык алдында бурычлары турында сөйләү дә хәзер мәзәк булып күренә.

Бу сәясәттә дә ачык чагыла, кеше хокуклары турында уйлау, җәмгыять мәнфәгатьләрен яклау хәзер юк, шуңа моны мәктәп системыннан чыгару дәүләт ягыннан мантыйклы, — ди ул.

Соңгы елларда болай да "демократия безнең өчен хас нәрсә түгел, ул англо-сакслардан килгән, алар демократия аша безнең нигезне җимерәләр" дигән сәясәт үткәрелә, ә демократия турыдан-туры сивил җәмгыятькә бәйле, ди сәясәт белгече.

Аларның фикерләвендә, инглиз теле — дошмани тел

— Аларның күзлегеннән караганда, бу "дошман төшенчәләр", һәм укучыларны бу яссылыкта тәрбияләргә ярамый. Бу хәзерге сәясәткә зыян китерә алган нәрсә. Алар бит инглиз телен дә дәүләт програмыннан чыгарырга тели, моның хакта күп белдерүләр дә булды. Чөнки аларның фикерләвендә инглиз теле — дошмани тел, — ди Айсин.

Сәясәт белгече фикеренчә, бу карар дәүләтнең үзенә "бумеранг" буларак кире әйләнеп кайта ала.

— Карагыз, бу дәресләрдә дәүләтнең кешеләр алдында бурычлары гына түгел, кешенең дәүләт алдында бурычлары да укытыла. Син башсыз, аңсыз кешеләр үстерәсең икән, аның җәмгыятькә һәм дәүләткә дә карашы шундый ук аңсыз булачак. Хәзер сүз мәктәптә ватандаш тәрбияләү турында түгел, кол үстерү турында бара булып чыга.

Мисал өчен, берәр күтәрелеш яки инкыйлаб булса, аның Пушкин сүзләренчә, "иң куркыныч урыс фетнәсе, мәгънәсез һәм мәрхәмәтсез" булу куркынычы бар, чөнки халык белемсез һәм аңсыз тәрбияләнәчәк, — ди ул.

Тарихта моның ачык мисалы да бар, ди сәясәт белгече.

Менә сиңа дин, менә патша, менә изге дәүләт

— Русия империясендә шулай ук чиркәү канаты астында мәхәллә мәктәпләре булган. Анда шулай ук укыту чикләнгән булган, менә сиңа дин, менә патша, менә изге дәүләт дип кенә белем бирелгән. Шуннан ни чыккан? Мондый семинарияләрнең берсендә Сталин бер ел укып чыккан. Күп кенә дворян балалары да шулай "белем алып", аннары инкыйлабта катнашкан.

Чынлыкта, хәзер Русия җитәкчелеге тарихны белми. Белсәләр дә, аны аңламыйлар. Ә тарих Русиядә гел кабатлана, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG