Татарстан Русиянең Украинадагы баскын сугышы ихтыяҗлары өчен атлар җибәргән. Барлыгы татар токымлы сигез ат фетнәчел Донецки "халык республикасына" киткән. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим иткән.
Татар-информ язуынча, атларга ихтыяҗ азат ителгән (басып алынган – ред.) территорияләрдә патрульлек итү һәм "яшел зона"га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән.
Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Ике ат "Башкортостан" полкына тапшырылды. "Атлар сугышка кермәячәк. Алар китерү авыр булган урыннарга азык-төзек илтәчәк", дип язды "Кызыл Таң" газетасы.
"Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин элек Азатлык Радиосына әйтүенчә, фронтта атлы гаскәр дә пәйда булган. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә, диде ул.
- Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләр. Сугышта иң күп кеше югалткан төбәкләр булсалар да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша.
- Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8959 кеше, Татарстаннан - 7658 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!