Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган

Илдар Габдрафыйков

Былтыр Габдрафыйков Этнологик тикшеренүләр институтындагы эшеннән алынды. Ул моны үзенең гыйльми эшчәнлеге белән бәйләде һәм мәхкәмәгә шикаять итте.

Уфадан этнолог, социолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карарын шикаять итә алмады. Сүз аның 1990 елдан бирле эшләгән Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтыннан җибәрелүе турында бара. Әлеге институт Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенә керә. 4 мартта Русия Югары мәхкәмәсе дә түбән инстанция карарын үз көчендә калдырган.

"Адвокат апелляция инстанциясе гадәттә формаль этап кына була дип әйтте, — дигән Габдрафыйков үзе „БИЗНЕС Online"га. — Шуңа күрә артык өметләр кормый идем. Кассация шикаятен Самарга бирәчәкбез, анда Идел буе бүлгесенең кассация инстанциясе урнашкан. Самарда мәхкәмә гадел карар чыгарыр дип ышанабыз. Хәзер 5–10 көн эчендә утырыш беркетмәсен алырга тиешбез, шул карар нигезендә өч ай дәвамында кассация бирү хокукыбыз бар. Әмма без тизрәк тапшырырга тырышачакбыз, шулай да бу бер-ике айга сузылырга мөмкин, анда да чират".

БУ ТЕМАГА: Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар

Галимнең фәнни нәтиҗәләре Башкортстан сәяси элитасының милли юнәлештәге өлешен һәрвакыт канәгатьләндереп бетермәде, шул исәптән татар-башкорт мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә дә. Бу бигрәк тә узган Бөтенрусия халык санын алу чорында ачык күренде: ул вакытта Габдрафыйков Татарстанда узган конференцияләрдә Башкортстанда әлеге институтның сәясиләштерелүе турында ачыктан-ачык белдергән иде.

Этнолог үзе вазгыятьне Башкортстан башлыгы хакимиятендә милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча элекке куратор Азат Бадранов һәм Башкортстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев исемнәре белән бәйли. Габдрафыйков сүзләренчә, бу "беренче дулкын милләтчеләре" Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының кадр сәясәтенә йогынты ясый, һәм академик оешманың тагын берничә хезмәткәре дә шуның корбаны булган.

БУ ТЕМАГА: "Хакимият милли проблемнарга күз йоммаска тиеш"

Русия фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков эшеннән былтыр җибәрелде. Ул вазифа өчен үткәрелгән бәйгедән узмаган. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова алынган.

Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире кагарга кереште. Күп тапкырлар вакытлы контрактлар нигезендә эшләүгә карамастан, бу оешмада 36 еллык хезмәт стажы барлыгын, ә бу мөддәте чикләнмәгән килешү төзүгә нигез булып тора дип саный ул.

Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә ризасызлык белдереп, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыккан.

1951 елда СССР Фәннәр академиясенең төбәк филиалы буларак оешкан Уфа федераль тикшеренү үзәге бүген биология, геология, этнология һ.б. өлкәләр буенча 13 институтны берләштерә.

1993–2006 елларда әлеге президиумны җитәкләгән академик Нигъмәтуллин Габдрафыйковны вазифасыннан алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та кушылды.

"Фән кешесенә болай кырыс мөнәсәбәт әхлаксызлык. Бу УФИЦ өчен хурлык булачак. Беләм, Габдрафыйков күптән инде Башкортстан хакимияте түрәләренең берсенә ошамый, без аны академик Валерий Тишков белән бергә яклап мөрәҗәгать иткән идек, шул исәптән Мартыненкога да. Әмма түрәләр китә, ә бу хурлык кала", — дип язган Нигъмәтуллин. Аның мөрәҗәгатен "Коммерсантъ" китерде.

"Кешенең 30 ел гомерен фәнгә багышлаганын белә торып, ничек шулай эш итәргә мөмкин? Өстәвенә, ул күптән түгел генә махсус хәрби операциядә һәлак булган абыйсын җирләде. Аның кулында балалар бар", — дигән академик "Коммерсантъ"ка.

Илдар Габдрафыйковны яклап УФИЦ һөнәр берлеге комитеты да чыкты.

Үзе эшеннән куылган галим Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсенә ике гариза бирде: берсе — конкурс нәтиҗәләрен гамәлсез дип тану (утырыш 9 сентябрьгә билгеләнгән), икенчесе — хезмәт килешүен мөддәтсез дип тану.

Габдрафыйков белдерүенчә, ул 1990 елдан бирле Этнологик тикшеренүләр институтында эшләгән. Соңгы хезмәт килешүе 2022 елның апрелендә төзелгән булган. Ә 2024 елның июлендә контрактның туктатылуы турында кисәткәннәр. Өлкән фәнни хезмәткәр урынына конкурс үткәрелгән, анда Габдрафыйков икенче урын алган, ә беренче урынны филология фәннәре докторы Элвина Салихова яулаган.

Галим гаризаларында әйтүенчә, ул конкурс турында хәбәрдар булмаган, ә комиссиядә һөнәр берлеге вәкилләре дә, дәүләт заказы проекты җитәкчесе дә катнашмаган. Быел февральдә Русия Фән һәм югары белем министрлыгы әлеге бүлеккә "Башкортстандагы этник төркемнәрнең социаль-икътисади яраклашуы һәм хәл-әхвәлен тикшерү" бурычын йөкләгән. Шушы эшкә намзәтләр арасында тиешле тәҗрибәгә ия бердәнбер кеше – үзе дип саный Габдрафыйков, ә Салихованың докторлык диссертациясе "икетеллелек шартларында сүз мәгънәсенең психологик төзелешен үзләштерү һәм файдалану"га багышланган, этносәясәт белеменә кагылмый ди.

Шулай ук ул хезмәт килешүенең вакыт белән чикләнмәвен дә ассызыклап, аның мөддәте чикләнмәгән дип саный. "Мин 36 ел дәвамында институтта эшләдем, күп тапкырлар вакытлы килешүләр төзелде. Болай эшләү — хезмәткәрне вакыты чикләнмәгән килешүдә каралган хокук һәм гарантияләрдән мәхрүм итү өчен генә кирәк булды дип уйлыйм", — дигән Габдрафыйков.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан районнарында татарлар һәм башкортлар саны ничек үзгәргән

Әмма УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко гаепләүләрне кире какты. Ул вазифага бәйге канун нигезендә үткәрелде дип саный.

"Анда икенче белгеч җиңде. Ничек инде бу нәтиҗәләрне кабул итмик? Әгәр мәхкәмә тәртип бозуларны күрсә, Габдрафыйковны кире эшенә кайтарачак. Академик Роберт Искәндәровичны бик хөрмәт итәм, әмма бу карары үкенечле. Миңа калса, УФИЦ тирәсендә вазгыятьне болгатырга теләгән кайбер көчләр аны ялгыш юлга керткән", — дип белдергән Мартыненко.

"Коммерсантъ" Башкортстан башлыгы администрациясендәге бер чыганак белән дә сөйләшә алган. "Бу уйдырма низаг, мәсьәләне канунсыз юл белән хәл итү омтылышы гына. Башкортстан хакимияте моңа катнашмый", — дигән түрә.

"Пруфы" басмасы Габдрафыйковны эштән куу артында Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов тора дип саный. Күптән түгел ул үзе дә вазифасыннан төшерелде.

БУ ТЕМАГА: Уфада билгеле галимне "Украина яклаучысы" дип эшеннән алганнар



Илдар Габдрафыйков институттан беренче тапкыр гына куылмый. 2022 елда да җитәкчелек аның килешүе вакыты чыкканнан соң чираттагы конкурска кертмәде.

Куылуның сәбәпләрен ул үзенең милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуы белән бәйләде. "Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем. Ул вакытта республикадагы кайбер һуманитар өлкә галимнәре бик тырышып җанисәп уңаеннан чаралар уздырды, алар башлангычында төньяк-көнбатыш районнарда төбәктә нинди ыру кешеләре яшәве турында стеллалар куелган иде. Алар тарафыннан миңа янаулар, вазифамнан бушату, матбугатта чыгармау кирәклеге турында фикерләр булды.

Инде килеп мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр. Бу турыда интернетта язмалар таралды", дип сөйләгән иде галим.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Башкортстан һәм Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчелегенә Илдар Габдрафыйковны яклап мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗәдә ул эшенә кире кайтарылды.

„БИЗНЕС Online" фәнни оешма җитәкчелегенең позициясен ачыклау өчен Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтына сорау юллаган; әлегә җавап алынмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!