Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада билгеле галимне "Украина яклаучысы" дип эшеннән алганнар


Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков

Уфадагы билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйковка вазифасыннан алынуы турында хәбәрнамә тапшырганнар. Галим үзе аңа карата булган басым сәбәпләрен милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты буларак эшчәнлеге белән аңлата.

Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге каршындагы Этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйковка 31 марттан вазифасыннан алынуы турында хәбәрнамә тапшырылган. Бу хакта ул Азатлыкка шуларны сөйләде:

— Узган елны минем һәм тагы дүрт кешенең контракт вакыты чыккан иде. Низамнамәгә ярашлы, бу вазифаларга конкурс игълан ителде. Конкурс игълан ителүе Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчелеге белән килештерелде, чөнки безнең институт аларга карый. Ләкин конкурска бер көн кала Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Вадим Захаров сайтта бу хакта мәгълүмат булмады дигән сылтау белән, аны гамәлдән чыгарды. Ләкин сайтка игълан куелган иде, аны тиз арада алып ташладылар.

Мин бу конкурсның узмавы миңа бәйле дип саныйм, чөнки Республика йортыннан (хөкүмәт бинасы) Вадим Захаровка минем белән контрактны озайтмауларын сорап шалтырату булган. Шуннан соң безнең Этнологик тикшеренүләр институты җитәкчесе вазифасын башкаручы Регина Мөхәммәтҗанова-Дугалл контрактлары чыккан барлык биш кешенең вазифалары 2021 елның 30 декабренә кадәр озайтылуы һәм яңа конкурс уздыру турында фәрман чыгарды. Ләкин конкурс игълан ителмәде. Шул ук вакытта бездән соң контрактлары чыккан хезмәткәрләргә конкурс игълан ителде һәм узды. Узган ел ахырында Этнологик тикшеренүләр институты җитәкчесе итеп башка кеше – Сергей Емелин сайланды. Ул 31 мартка кадәр вазифаларыбызны вакытлыча башкару турында фәрман чыгарды. Февраль аенда конкурс игълан ителде. Анда минем вазифадан башка дүрт урын гына кертелгән иде. Институт җитәкчесе Сергей Емелин мине чакырып "Республика йортындагы җитәкчеләр һаман тынычлана алмау сәбәпле", мине исемлеккә кертә алмавын белдерде. Февраль ахырында миннән башка дүрт хезмәткәр конкурс аша узды. Мин эшсез торып калдым.

Сергей Емелин — тарих фәннәре кандидаты, юридик фәннәр докторы, профессор, Русия хәрби фәннәр академиясе әгъзасы, полковник. Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институты мөдире итеп билгеләнгәнче Башкортстан эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазифасын башкарган.

— Бу басымның сәбәпләрен нәрсә белән аңлатасыз?

Басымның сәбәпләре минем милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуыма бәйле

— Сәбәпләренә килгәндә, ул минем милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуыма бәйле. Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем. Ул вакытта республикадагы кайбер һуманитар өлкә галимнәре бик тырышып җанисәп уңаеннан чаралар уздырды, алар башлангычында төньяк-көнбатыш районнарда төбәктә нинди ыру кешеләре яшәве турында стелалар куелган иде. Алар тарафыннан миңа янаулар, вазифамнан бушату, матбугатта чыгармау кирәклеге турында фикерләр булды.

Инде килеп мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр. Бу турыда интернетта язмалар таралды. Ул исемлектә миннән башка Куштау-Online каналын оештыручы, мәхкәмә тарафыннан экстремист дип табылган "Башкорт" оешмасының элекке рәисе Илнар Галин, шул ук оешма җитәкчеләре Руслан Габбасов һәм Фаил Алчынов, Руслан Нуретдинов, Урал Байбулатов, Ренат Зәйнуллин, Артур Асафьев, Дмитрий Король, Андрей Потылицын, Ренат Факиев, Таңчулпан Буракаева, Рияз Исхаков, Рәүфә Рәхимова һәм башкалар да бар.

Степан Бандера (1909-1959) — украин сәясәтчесе, Көнбатыш Украинада украин милли хәрәкәте җитәкчесе. Русиянең хәзерге җитәкчелеге тарафыннан нацист буларак бәяләнә. Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышның максаты дип Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү"не атады, ләкин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ачыкламады.

Уфа федераль тикшеренү үзәгенең һөнәр берлекләре бу үзәкнең җитәкчесе Вадим Захаровка, Башкортстан прокурорына һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына хат җибәрде. Анда 30 ел эшләгән, бик күп федераль грантлар алган Илдар Габдрафыйковның эшчәнлегенә уңай бәя бирелгән. Хатта аның хезмәт килешүе ел ахырына кадәр булуы, конкурска кертми берьяклы гына эшеннән алуның канунсыз булуы әйтелгән.

Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәрләренең утырышы да узган. Анда бертавыштан Илдар Габдрафыйковның хезмәт килешүен өзү канунсыз булуы, тиз арада бу вазифага конкурс уздыру кирәклеге әйтелгән.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Башкортстан һәм Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчелегенә Илдар Габдрафыйковны яклап мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Русия думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов, Башкортстан башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт урынбасары Урал Килсенбаев һәм Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Вадим Захаровка шалтыратып Илдар Габдрафыйковны вазифасында калдыруны сораган.

Илдар Габдрафыйков Азатлыкка эшеннән канунсыз алынуы уңаеннан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенуын хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG