Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар мәнфәгатен күтәреп чыгардай шәхесләр юк дәрәҗәдә"


Этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков
Этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков

Уфада яшәүче танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Беларус башкаласы Минскида фәнни конференциядә катнашып кайтты. Анда якташыбыз Башкортстандагы милли һәм милләтара мәсьәләләргә багышланган доклад белән чыгыш ясаган.

Ике көн дәвам иткән гыйльми җыенны Беларус республикасы Франция галимнәре белән берлектә оештырган. “Бресттан алып Брестка кадәр. Көнбатыш һәм көнчыгыш Европада этник тәңгәллекне эпистомологик аңлау” исемле зур җыенда Франция белән Беларустан тыш Австрия, Бельгия һәм Русия галимнәре дә катнашкан. 15 февраль көнне Уфага кайтып төшкәч, Илдар әфәнде “Азатлык” хәбәрчесенә кайбер мәгълүматлар бирде.

– Илдар әфәнде, ни өчен җыенның исеме “Бресттан алып Брестка кадәр” дип атала? Анда нинди мәсьәләләр каралды?

– Мәгълүм булуынча, Беларуста Брест исемле шәһәр бар, шулай ук Франциянең иң көнбатыш өлешендә дә шул исемдәге төбәк бар. Шуңа нигезләп алынган бу конференциянең исеме. Ә нинди мәсьәләләр каралды дигәндә, игътибар үзәгендә хәзерге заман этник, милли мәсьәләләр, шулай ук мигрантлар белән катлаулана баручы вазгыять тикшерелде.

– Сез нинди темага чыгыш ясадыгыз?

– Минем докладның исеме: “Полиэтник регионда гражданлык милли корылышының төбәк үзенчәлекләре. Советлардан соң Башкортстан тәҗрибәсе”. Бу юнәлештә мин тикшеренүләремне күп еллар алып барам инде. Күләмле генә өч социологик сорашып-белешү дә оештырган идек. Шуларга нигезләнеп һәм соңгы вакытларда Башкортстанда булган үзгәрешләргә таянып яздым чыгышымны.

– Докладыгызның төп фикерләренә килгәндә, анда нәрсәләр чагылыш тапкан?

– Республикага президент Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән еллардагы чорга анализ бирелде. Ул вакытларда милли һәм милләтара сәясәттә бик күп хаталар ясалды һәм бу биредәге милләтләр арасында шактый киеренкелеккә сәбәпче булды. Мортаза Рәхимов командасы фәкать башкортларга гына өстенлек бирергә тырышып, нәкъ менә алар гына асаба халык дигән ялгыш сәясәт алып барып, күп тискәре нәтиҗәләргә китерде. Бу исә кадрларны җитәкче урыннарга һәм зур ширкәтләргә, оешмаларга тәгаенләгәндә нык сизелде. Югары урыннарның күпчелегенә башкорт милләте кешеләре куелды. Ә бит эшнең нәтиҗәсе аның башында башкорт кешесе торуга түгел, ә оста оештыручыга бәйле. Бу хәл аеруча 90нчы елларда чәчәк атты. Шушы күренеш хәтта 2003 елда президент сайлауларда да өстенлек итте. Республика башлыгын этник яктан карап сайлау булды. Башкортлар Мортаза Рәхимов өчен тавыш бирде, татарлар Ралиф Сафинны, урыслар Сергей Веремеенконы яклады. Ул чакта беренче турда сайлана алмагач, Рәхимов әфәнде татарларның тавышын да алу өчен, татар теленә дә дәүләт статусы бирүне ышандырды һәм оятсыз рәвештә алдады. Халык санын алулар барышындагы хәрәмләшүләр дә республикада татар-башкорт арасына чөй какты. Аннан мәгариф өлкәсенә кагылган чикләүләр дә күбрәк татарларга каты бәрде. Бу да ике милләт арасындагы дуслыкны арттырмады, билгеле. Башкортлар татар белән берлектә федераль үзәк алдында таләпләрне катгый куйган булса, Башкортстан 90нчы елларда яулаган үзаллылык казанышларын югалтмаган да булыр иде, бәлки. Ә республика татарлары барыбер татар булып калды, аларның үзаңы ныгый гына барды. Моны 2010 елдагы халык исәбен алу да ачык күрсәтте. 2002 елда “башкорт” дип язылырга мәҗбүр ителгән милләттәшләребезнең күп өлеше үзләрен яңадан татар буларак теркәткән булып чыкты. Менә шушы хәлләр һәм башка мәсьәләләр минем докладымда чагылыш тапты.

– Хәзер Башкортстандагы милли һәм милләтара хәлләрне, дәүләт сәясәтен ничек бәяләр идегез?

– Республикага яңа җитәкче билгеләнгәннән соң, бер генә милләткә өстенлек бирелү күренешләре әкренләп кими барды. Усал милләтчеләргә карата төрлечә басымнар ясалу, җинаять эшләре ачылу да аларны тынычланырга мәҗбүр итте. Башкорт милләтчеләре мәйданнарга чыгып татарга каршы чыгыш ясаулар бетте дияргә мөмкин. Шул хәлдә татар милли хәрәкәте дә элекке таләпләрдән читләште. Әмма барыбер этник таләпләр беркая да китмәгән. Татар теле статусы мәсьәләсе дә, мәгарифтә татарларга күбрәк мөмкинлек бирү дә, башка мәнфәгатьләр дә татар күңелендә яши. Бары тик аларны күтәреп чыгучы кыю һәм тәвәккәл шәхесләр генә кирәк. Ә хәзергә андыйлар юк дәрәҗәсендә. Татар оешмалары бар, әмма алар нигездә төрле мәдәни чаралар, төрле кичәләр генә оештыра ала. Моны да аңлап була, хакимият хәзер үзенең көч структуралары белән дә, башка мөмкинлекләре белән дә милли оешмаларны катгый таләпләр куймаслык үшәнлеккә төшерде. Димәк, безне алдагы елларда да шундый вазгыять көтәдер дип уйлыйм.

– Минскидагы чыгышларыгыз кайда да булса басылып чыгачакмы?

– Әйе, конференциядә чыгыш ясаган галимнәр хезмәтләре аерым китап булып ике-өч айдан француз һәм урыс телләрендә чыгачак дип әйтелде. Минем докладым элекке тикшеренүләрем белән бергә докторлык диссертациямнең нигезен тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG