Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның ике фәнни институтына мөдирләр итеп полковник һәм элекке депутат сайланган


Зөһрә Рәхмәтуллина
Зөһрә Рәхмәтуллина

Уфадагы федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтына мөдир итеп – Русия думасының элеккеге депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, ә Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты мөдире итеп Башкортстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сергей Емелин сайланган.

18 ноябрьдә Русия фәннәр академиясенең Уфадагы ике институтында җитәкчелек алмашынган.

Уфадагы федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтына мөдир итеп – Русия думасының элеккеге депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, ә Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты мөдире итеп Башкортстан эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсенең элеккеге җитәкчесе Сергей Емелин сайланган.

Зөһрә Рәхмәтуллина — фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Башкортстан республикасының атказанган фән эшлеклесе. Русиянең табигый фәннәр академиясе әгъзасы.

2004-2006 елларда Башкортстанның мәгариф һәм фән министры вазифасын җитәкләде. Русия думасының VI (2011-2016 еллар) һәм VII чакырылышында (2016-2021 еллар) депутат булды.

2019 елда Зөһрә Рәхмәтуллина Татарстан президенты
Рөстәм Миңнехановка "Татарча диктант" оештыручылар гамәлләренә зарланып хат язуны башлап йөргән иде. Ул Башкортстан халыклары ассамблеясы рәисе буларак әлеге хатка кул куйды. Хат авторлары диктант өчен сайланган текстның Башкортстан мәгариф министрлыгы белән килешенмәгән булуы, ә чара уздыру республика хөкүмәте белән сөйләшеп эшләнмәүгә зарланды. Алар Татарстан ягынан диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенми эшләве Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртибен яңадан карауга китерергә мөмкин, дип белдерде.

Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтының элекке җитәкчесе Айбулат Псянчинның кая китәчәге әйтелми.

Күптән түгел әлеге институттан башкорт галиме, Башкортстанның телләр үсеше дәүләт програмына тәнкыйди бәя биргән Тимур Мохтаровны җитәкче урынбасары вазифасыннан төшерделәр. Моны ул чыгышлары өчен басым дип саный.

Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты мөдире итеп куелган Сергей Емелин – тарих фәннәр кандидаты, юридик фәннәр докторы, Русиянең хәрби фәннәр академиясе әгъзасы, эчке хезмәт полковнигы.

1998-2018 елларда Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән.

2003 елдан 2018 елга кадәр җитәкче вазифаларда эшләгән: Башкортстан эчке эшләр министрлыгының тәрбия эшләрен оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр министрлыгының Уфадагы икътисади иминлек адемиясе филиалының укыту эшләре җитәкчесе урынбасары булган.

2002 елдан хәзерге вакытка кадәр Башкортстандагы тарих һәм дәүләт идарәсе институты профессоры булып тора.

Соңгы елларда Русия фәннәр академиясенең Уфадагы федераль тикшеренүләр үзәгендә рәис урынбасары булып эшләде.

Җанисәп алдыннан әлеге институт хезмткәре, этносоциолог Илдар Габдрафыйков үзенең Facebook сәхифәсендә, матбугатта татар-башкорт мәсьәләләрен күтәрде. Бу җанисәп нәтиҗәсендә Башкортстанда татарлар кимиячәк, башкортлар артачак дип фаразлаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG