Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимур Мохтаров: "Татар-башкорт дуслыгын яклаган өчен үч алалар"


Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

Башкорт галиме Тимур Мохтаров Тарих, тел һәм әдәбият институты мөдире урынбасары эшеннән азат ителде. Моны ул чыгышлары өчен басым дип саный. Гражданлык позициямне белдертмичә булдыра алмыйм, басым алга таба да дәвам итәчәк, ди галим.

Октябрь азагында башкорт галиме, иҗтимагый активист Тимур Мохтаровның Башкортстандагы Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары вазифасыннан азат ителүе мәгълүм булды. "Вазифадан басым астында читләштерелдем. Тик үз позициямнән баш тартмыйм", дип язып чыкты ул.

Галим үзенә басым булуын җәй айларында ук белдергән иде. Төп сәбәп итеп ул Татарстан галимнәре һәм иҗтимагый активистлар белән түгәрәк өстәлләрдә катнашуын, татар-башкорт дуслыгын күтәреп чыгуын, Башкортстанда башкорт теле үсеше өчен җитәрлек гамәлләр башкарылмавын тәнкыйтьләүне саный. Институт җитәкчесе урынбасары вазифасыннан нәкъ шуңа күрә читләштерделәр, ди Мохтаров.

Соңгы вакытта Мохтаров еш кына "Миллиард.татар" сәхифәсе оештырган түгәрәк өстәлләрдә катнашты, анда ул татар-башкорт дуслыгын яклап чыгышлар ясады. Башкортстан хакимияте башкорт теле үсеше өчен җитәрлек көч куймый, төньяк-көнбатыш диалект белән мавыгу урынына хакимияткә әдәби башкорт телен чынлап үстерү белән шөгыльләнергә кирәк дигән фикерләрне алга сөрә. Азатлыкка биргән комментар, әңгәмәләрдә дә ул еш кына шушы фикерләрне күтәрә.

Галим Азатлыкка аңа ясалган басым, галимнәр арасында барлыкка килгән курку атмосферасы турында сөйләде.

— Тимур әфәнде, сезне вазифадан азат итү ничек башкарылды? Сез институттан тулысынча киттегезме?

Мине эшемнән азат итәр өчен вазифамны юк иттеләр

— Бик кызык эш иттеләр: мине эшемнән азат итәр өчен вазифамны юк иттеләр. Штат берәмлеге бар иде, хәзер юк. Мин 2012 елдан бирле институтта мөдир урынбасары булып эшләдем, хәзер мондый вазифа юк. 9 ел буе эшләгән вазифа кирәкми булып чыкты. Җомга көнне миңа рәсми карар тоттырдылар, 1 ноябрьдән минем вазифа институтта юк диделәр.

Рәсми яктан караганда, минем вазифамны кыскарту УФИЦка (Уфа федераль тикшеренүләр үзәге) караган 14 институтта идарә вазифаларын кыскарту кысаларында ясалды. Тик 14 институт арасында бары тик мине генә кыскарттылар. Башка институтларда 2-3 урынбасар бар, бездә андый бер генә вазифа булды. Димәк, бу "реформа" максатчан миңа карата гына ясалды.

Мине әлегә тулысынча институттан кумадылар, хәзергә "вакытлыча" (и.о.) сүзе белән түбәнрәк, фәнни хезмәткәр вазифасында калдырдылар. Башкарган фәнни эшләрем бар, аларны тәмамлап куярга кирәк. Бу вазифага конкурс игълан ителәчәк, шуңа ул вакытлы дип карала. Мин ул конкурсны җиңмәсәм, бу вазифага башка кешеләр керешәчәк булып чыга.

— Моңарчы Сезнең эшегезгә, вазифаны үтәүгә дәгъвалар булдымы?

— Безнең яңа мөдир булып Айбулат Псянчин билгеләнгәч, аның миңа мөнәсәбәте яхшы булды (Айбулат Псянчин институтны 2016 елдан җитәкли – ред). Эшемә карата беркайчан да шелтәләр дә, дәгъвалар да булмады. Эшемне һәрвакыт вакытында башкарам, кушканнарны үтим.

Дәгъвалар институттан тыш эшчәнлегемә карата булды

Дәгъвалар институттан тыш эшчәнлегемә карата булды. 2018 елда Башкортстанның телләр үсеше дәүләт програмына тәнкыйди бәя белдердем, бу програмга үзем мөһим дип санаган тәкъдимнәр, әһәмиятле чаралар кермәгән иде. Фикерләремне Proufu басмасында чыгардылар. Шуннан соң Псянчинның миңа карашы үзгәрде. Ул кабинетына мине, берничә кешене чакырды, алар шаһит ролен үтәде, Псянчин миннән аңлату язарга, аны имзаларга кушты. Янәсе, нигә мин дәүләт програмын тәнкыйтьлим. Ул чакта аңлатма язудан баш тарттым, чөнки бу мәсьәлә институтка кагылмый, бу минем эштән тыш вакытта эшләнгән иҗтимагый активлык. Шуннан бирле җитәкченең миңа мөнәсәбәте үзгәрде. Аеруча быел каршылык активлашты.

— Быелгы каршылык ничек һәм кайчан башланды? Ул нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

— Якынча март аенда башланды. Төрле кешеләрдән "Тимур Гаязовичның вазифасын кыскартырга кирәк", "Нигә ул төрле урыннарда чыгыш ясап йөри" һәм моның кебек башка сүзләрне төрле кешеләрдән әйттерә башладылар. Җитәкче үзе түгел, башка кешеләр аша шундый куркыту сигналларын җибәрделәр.

Быел басымның көчәюе минем Татарстан галимнәре һәм иҗтимагый активистлары белән түгәрәк өстәлләрдә катнашуым, татар-башкорт дуслыгын алга сөрү мәсьәләләре белән бәйле дип уйлыйм. Безгә күбрәк башкорт теле проблемнары, аның үсеше белән шөгыльләнергә кирәк дигән фикерләремне дә ошатмыйлар.

Татар-башкорт мәсьәләсендә дуслыкка чакыру, диалог кирәклеге турында фикерләрне әйтүемә һич үкенмим

Татар-башкорт мәсьәләсендә дуслыкка чакыру, диалог кирәклеге турында фикерләрне әйтүемә һич үкенмим. Бу сүзне барыбер әйтергә кирәк, халкыбызга хурлык килмәс өчен, кем дә булса мондый чыгышны ясарга тиеш. Миннән мәртәбәлерәк шәхесләр мондый фикерләрне әйткән булса, көч тә зуррак булыр иде, кызганычка, күбесе курка. Шуңа миңа әйтергә туры килә дә, бу минем гражданлык позициям.

— Ничек уйлыйсыз, Сезне вазифадан төшерү институт җитәкчесе Айбулат Псянчин карарымы, әллә югарыдан төшерелгән әмерме?

— Башкорстанда тел сәясәтен тәнкыйтьләү, башкорт-татар мөнәсәбәтләре турында фикерләрем өчен миңа карата республика хөкүмәте, башлык идарәсенең тискәре мөнәсәбәте бар. Институт җитәкчелегенә өстән шелтәләр, ниндидер басым булган дип уйлыйм. Чүмәлә өстенә чүмәлә дигәндәй, безнең институт җитәкчелегенең мине өнәмәве дә өстәлгән дип саныйм.

Безнең оешма федераль, Башкортстан хакимиятенә турыдан-туры буйсынмый, тик аларның башка басым ясау юллары бар. Мәсәлән, грантлар бирмәү, өстәмә финанслар аермау кебек мәсьәләләрдә басым ясап була. Ягъни Псянчинга йә тыегыз хезмәткәрегезне, йә сезгә грантлар бирелмәячәк дигән ишарә була ала. Шуңа югарыдан да ясалган әмер була ала.

— Җитәкчелек белән аерым сөйләшүләр, аңлатулар булдымы? Тегене яки моны эшләмә дип әйтелдеме?

Кызганычка, бездә интригалар белән эш итү, хәйләләр кору кебек алымнар чәчәк ата

— Юк, безнең мөдирнең куркытудан башка эш алымнары юк. Ачыктан ачык сөйләшү булса, бәлки, хәлләр дә башкачарак булыр иде. Кызганычка, бездә интригалар белән эш итү, кеше белән ихластан сөйләшмичә хәйләләр кору кебек алымнар чәчәк ата.

Аңлатма язудан баш тартканнан соң, мөдир минем вәкаләтләремне кыскарта башлады. Бу эшне син түгел, башка кешеләр эшләячәк дип әйтә иде. Ә башка кешеләрдә моңа вәкаләтләре булмады. Мәсәлән, гадәттә, мин дәүләт сатып алулары мәсьәләләрен карый идем, бу эш башкаларга кушылды. Менә шундый интригалар белән эш ителә. Ихлас сөйләшү юк, астыртын эш итү генә.

— Хәзер җитәкче урынбасары вазифасыннан фәнни хезмәткәр эшенә күчкәч, Сезнең хезмәт хакы күпмегә кыскарачак?

— Мөдир урынбасары буларак мин уртача 35 мең сум акча ала идем. Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары уртача 20-25 мең чамасы. Бу суммаларны әйтүе дә оят. Минем зур гаиләм бар, аларны ашатыр өчен болай да читтә эшләргә туры килде. Шәҗәрәләр төзү оешмасын җитәклим, шул рәвешле өстәмә акча эшләргә тырышам. Әмма институт эшендә мин һәрвакыт актив булдым, эшемне намуслы башкардым дип саныйм. Кушылган бар йөкләмәләрне дә лаеклы, вакытында эшләдем.

— Коллективта Сезне яклаучылар булдымы? Әллә бу вазгыятьтә ялгыз калдыгызмы?

— Ачыктан ачык мине бер яклаучы булды – Искәндәр Шакиров. Ул институтта фәнни хезмәткәр буларак хезмәт итте. Минем яклы булганы өчен мөдирнең аңа да мөнәсәбәте үзгәрде, быелның май аенда аны да эштән китәргә мәҗбүр иттеләр.

Бүтән ачыктан чыккан кешеләр булмады, барысы да курка.

— Сез чыгышлар ясаудан туктасагыз, тәнкыйть сүзләре әйтүдән баш тартсагыз, вазифада калдырырлар идеме, ничек уйлыйсыз?

— Әйтүе кыен. Нәрсә дисәләр дә, мин дәшми кала алмас идем, тәнкыйть фикерләрен әйтеп килер идем. Мөнәсәбәт миңа карата барыбер шундый булыр иде.

— Басымны сез башкорт телен күбрәк сакларга кирәк, аңа игътибар арттыру кирәк, төньяк-көнбатыш диалект белән мавыкмаска кирәк дигән фикерләрегез белән бәйлисез. Үземә генә әйтергә туры килә дисез. Сезгә теләктәшлек белдергән, ачыктан булмаса да, хуплау сүзләрен әйткән галимнәр, язучылар, иҗтимагый активистлар бармы?

Алар төньяк-көнбатыш диалекты әдәби башкорт теленең дәрәҗәсен төшерә дип саный

— Бар, алар күп түгел. Башкорт дәүләт педагогика институты мөгаллимнәре теләктәшлек күрсәтәләр, башка оешмалардан галимнәр, активистлар да әйтәләр. Алар бу башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты әдәби башкорт теленең дәрәҗәсен төшерә, аңа игътибарны киметә дип саный. Эш шунда: күп кеше басымнан курка, шуңа ачыктан-ачык әйтми, чыгыш ясамый.

Алга таба нәрсә эшләргә җыенасыз? Басым тагын да артуга Сез әзерме? Хосусый эшчәнлекне үстерергә телисезме?

— Фикерләр төрле. Бәлки, башка төбәкләрдә эшләп булыр дип уйлыйм. Басым артса, андый вариант та булуы мөмкин. Әлбәттә, Уфада калып, монда эшләргә телим. Тик аңлашыла, әйтик, Мәскәүдә эшләсәм, чыгышларым өчен эшемнән алу ихтималы күпкә кыенрак булыр.

Басым тукталмаячак, аны мин ачык аңлыйм.

— Башкортстандагы җанисәп турында сорау. Аның узуын ничек бәялисез? Башкортлар саны кимерме, башкорт телен белүчеләр саны нинди булыр?

— Башкортлар саны кимер дип уйлыйм, үлем күп. Урал якларында депопуляция күренеше күзәтелә. Башкорт телен белүчеләр азрак булыр, 2010 елда андыйларның саны 23 процент иде республикада, алар тагын да кимер дип борчылам. Бары тик төньяк-көнбатыш диалекты дип аны башкорт телен белүчеләр рәтенә куйган очракта гына саннар ярыйсы гына күренер. Әмма бу — күз буяу, чынбарлыктан качу.

— Татарларны башкорт итеп яздыру очраклары турында ишеттегезме? Татарстаннан артистларны Башкортстанга кертмәү булды, нигә кирәк иде вазгыятьне кискенләштерү?

Уфа татарлары үз милләтен яшерми, татар дип языла

— Мин күзәтеп барам, әмма башлыча интернетта гына, Уфа, районнарда эш ничек барганын үз күзләрем белән күзәтмәгәч, белмим. Әмма аерым яздыручылар белән сөйләшкән бар, алар татарлар үз милләтен, телен яза дип әйтә. Бу интернетта да күренә, Уфа татарлары үз милләтен яшерми, төпченеп яздыра. Татарлар дип языла. Уфада татар булып язылуы турында Башкортстандагы Татар конгрессы башлыгы Альфред Дәүләтшин да яза. Әлегә хәрәмләшү турында ишеткәнем булмады. Дөрес, мин аны аерым күзәтеп тә бармыйм, өйрәнмим дә.

Мишәр мәсьәләсе бар, әмма ул да буш урында барлыкка килгән дип уйламыйм. Мишәрләр үзләрен аерым күрсәтергә тели икән, алар язылыр дип уйлыйм. Элекке җанисәптә дә мишәрләр дип язылучылар булды бит. Бу юлы алар саны үсәргә дә мөмкин. Кешеләр мишәр булып язылганмы, юкмы халык санын алу нәтиҗәсендә күренер. Балтач районында Мишәр үзәге ачылуы чыннан да төньяк-көнбатыш диалекты кебек уйнау, күпертү, әмма мишәр дип язылучылар бар икән, аларга каршы чыгып булмый.

Автоматлар белән Татарстан артистларын каршы алу – ямьсез күренеш. Бу ике халык арасына чөй кага. Башкортстанның кунакчыллыгын сорау астына куя, дөрес гамәл түгел бу.

* * *

Азатлык Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчелегенә Тимур Мохтаровның вазифасын кыскарту, аңа басым ясау турында сораулар белән шалтыратты. Русиядә игълан ителгән ял көннәре аркасында без әлегә оператив җаваплар ала алмадык. Бу мәсьәләдә институт позициясен белергә тырышырбыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG