Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт зыялыларының тәүге диалогы бик сак узды


Очрашуда катнашучылар

Уфада бер төркем татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Чарада соңгы чорда ике арадагы бәхәсләр, җанисәп, икътисад, төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләләре күтәрелде.

Түгәрәк өстәл утырышында Казаннан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйбатдинов, Уфада яшәүче татар галимнәре Илдар Габдрафыйков, Рушан Галләмов, Рөстәм Шәяхмәтов, башкорт галиме Тимур Мохтаров, башкорт режиссеры Рияз Исхаков, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан журналистлары һәм блогерлары катнашты.

Марат Гыйбатдинов соңгы чорда милли мәсьәләләрдә барган бәхәсләрне искә төшерде, аларның нигезсез булуын әйтте.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Соңгы чордагы бәхәсләр киң җәмәгатьчелеккә кагылмый. Җанисәп узгач бар да үз урынына кайтачак. Чөнки безгә бүлешер әйбер юк. Бүлешү файдага түгел, ул гына да түгел, зыянга. Безнең тарих, мәдәният, тел уртак. Без бер мәдәни киңлек, бер тел мохитенә ия. Безгә тәрҗемәчеләр кирәкми. Тел һәм мәдәният сәяси куертыла. Бу коткыга иярүчеләр тугандаш халыкларга гына түгел, үз халыкларына да зыян китерә. Башкортка татар тарафыннан йотылу янамый, янаса да безне урыс йота", диде Марат Гыйбатдинов.

Илдар Габдрафыйков ике арада аңлашылмаучылыклар тууы турында борчылуларын белдерде:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Җанисәп уңаеннан каршылык үсә, Мәскәү моңа игътибар итми. Мәскәү тарафыннан милләтчелек феноменын өйрәнү җитми. Урыс-украин конфликты нәрсәгә алып килде? Югославиядәге тугандаш хорват һәм босниялеләр арасы нишләде? Татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә каршылыклар бар һәм аңа Башкортстаннан читтә яшәүче татар һәм башкортлар да тартыла бара", диде Илдар Габдрафыйков.

Башкорт режиссеры Рияз Исхаков җанисәптән курыкмаска чакырды:

Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

"Башкорт һәм татар арасында глобаль мәдәни аермалар юк. Мәгълүмат сәясәте һәм шуның белән идарә итү бар. Төп проблем шунда. Ясалма киртәләр тудырыла, кайдадыр таш койма, кайдадыр коймада тишекләр дә калган. Җанисәпкә җиңел карарга кирәк. Дәүләт сәясәте җанисәп нәтиҗәләреннән соң да үзгәрмәячәк, акча бүлү артмаячак, ничек булган, шулай калачак. Татар – татар булып, башкорт – башкорт булып калачак. Катнаш гаиләләр үзләренчә хәл итәчәк", диде режиссер Рияз Исхаков.

Ул Исландиядә булып кайтуын, анда телне белми торып яхшы эшкә урнашып булмавын, шуңа телне өйрәнергә мәҗбүр булулары турында сөйләде. Башкорт телен дә өйрәнү өчен дәүләт кызыксындыру чаралары күрсәтә алуын әйтте.

Рушан Галләмов каршылыкларны фәнни юл белән чишү яклы:

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

"Глобальләшү, шәһәрләшү бик көчле бара. 70нче елларда Совет берлегендә татарлар казакълардан күбрәк иде. Без 7 миллион идек. Хәзер Русиядә 5 миллион ярым тирәсе. Татарларга Русиядә сан белән икенче урыннан өченчегә төшеп калу яный. 5-10 елдан украиннар икенче урында булачак.

Татарстан һәм Башкортстаннан кала төбәкләрдәге татарларның телләрен югалтып бетеп, маргиналлашып баруын күрәбез. Башкортстан Татарстаннан кала татарлар күпләп яшәгән икенче төбәк. Шуңа Казан "чит республика булуына карамастан" Башкортстан татарларын игътибарсыз калдырмый. Башкортлар күпләп бары тик Башкортстанда гына яши. Алар саклану өчен төрле юллар, шул исәптән сәяси-идеология, кабиләләрне тергезү, ниндидер стелалар кую кебек проектларны куллана. Башкортстан татарлары тарихы турында мифлар чыгару да киң таралган.

Фәнни дәрәҗәдә дискуссияләр барырга тиеш. Төрле миф тудыручылар этник каршылыклар чыгара. Элек этник мәсьәләләрдә галимнәр җыелып фикер алыша иде. Хәзер кем иренми, шул куерта. Төп объектив бәяне галимнәр бирегә тиеш", диде Рушан Галләмов. Ул башкорт, татар телләре үсеше өчен дәүләт тарафыннан шартлар тудырылмау, мохит булмавын да белдерде.

Рөстәм Шәяхмәтов икътисадчы буларак, Татарстан һәм Башкортстан икътисадын телгә алып, Татарстанның шактый алга китүен билгеләде:

Рөстәм Шәяхмәтов
Рөстәм Шәяхмәтов

"1995 елда Башкортстанда тулаем эчке продукт Татарстанга караганда югары иде. Бүген күпкә артта калдык. Русиядә дә икътисад үсеш кичерми. Беларус медицина хезмәтен Русиягә караганда да күбрәк күрсәтә. Һиндстан турында әйткән дә юк. Украина да медицина хезмәте күрсәтүдә Русияне куып килә. Чөнки аларда яңа технологияләр үсеш кичерә", диде ул. Галим милләтнең кимүенә авылларның юкка чыгып баруының да өлеше зур булуы турында сөйләде.

Башкорт галиме Тимур Мохтаров чыгышында төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләсен дә телгә алды:

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

"Республикадагы башкорт җәмәгатьчелеге арасында җанисәптә өченче урынга төшү, төньяк-көнбатыш төбәкләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге Башкортстанга түгел, ә Татарстанга бәйле булырга теләү омтылышыннан курку бар. Заманында Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең кискен чыгышларыннан да куркулар булды. Ләкин бу борчылуларның нигезсез булуы ачыкланды.

Төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләсенә килгәндә, бу проблемның 50 ел элек тә булуы билгеле. Шулай да моның турында зур бәхәсләр булганы юк. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кетү өчен уртак диалектологик экспедицияләр уздырырга кирәк. Башкортстанда гына түгел, Пермь һәм кайбер башка төбәкләрдә дә уздырырга була.

Диалектларны түгел, ә әдәби телне пропагандаларга кирәк

Төньяк-көнбатыш төбәк белән шөгыльләнү барышында көньяк, көнчыгыш төбәктә яшәүче башкортларга игътибар кимеп бара. Диалектларны түгел, ә әдәби телне пропагандаларга кирәк", диде Тимур Мохтаров.

Ул республика татарлары икътисадка зур өлеш кертсә дә, республиканың мөстәкыйльлеген яклауда "башкортлар белән бер була алмадылар" дип тә билгеләде.

Чыгышлар шактый тыныч һәм сак булды. Түгәрәк өстәлгә башкорт галимнәре һәм зыялылары күбрәк чакырылса да алар килмәгән. Киләчәктә дә очрашып торырга килешенде. Халыклар арасында каршылыклар булмау, каршылыкларны "тар элита төркемнәре" тудыруы да билгеләнде. Татар һәм башкорт зыялыларының бер өстәл артында сөйләшүенең моңа кадәр узганы юк иде.

* * *

Бу чара алдыннан гына Уфада "Башкортстан татарлары: Уфа һәм Казан арасы" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда да галимнәр, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, блогерлар, журналистлар катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG