Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа-Казан арасы: татар-башкортны бер социаль җәмгыять итү кирәк


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфада "Башкортстан татарлары: Уфа һәм Казан арасы" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда галимнәр, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, блогерлар, журналистлар катнашты.

Чарада Казаннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйбатдинов, "Миллиард татар" проектын алып баручы Арслан Минвәлиев һәм шул проектта эшләүче Тимур Рәхмәтуллин да катнашты.

Түгәрәк өстәлне Марат Гыйбатдинов алып барды. Чыгышын ул ике халык арасындагы дуслыкны искә алудан башлады.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Безнең татар-башкорт халыклары бик якын, юкка гына ут күрше дип аталмыйлар. Энциклопедияләрдә, белешмәләрдә татар-башкорт язучысы, галиме, дин әһеле дип язылган шәхесләребез күп. Чөнки тарихыбыз, мирасыбыз уртак. Мәсәлән, Риза Фәхретдинне нигә ике якка тарткаларга? Ни өчен ул ике халыкның уртак шәхесе була алмый? Соңгы еллардагы бүлгәләү омтылышында сәясәт ята. Халыкларны аеру, берсенә-берсен каршы кую — һичшиксез, уңай күренеш түгел.

Татарлар бар ил буенча сибелгән. Бүген Русиядә татарлар яшәгән җирләр аларның тарихи төбәкләре, чөнки Алтын Урда дәүләте бүгенге Русиянең күп кенә өлешен алып торган. Себердән алып Кырымга кадәр татарларның тарихи җирләре. Шул исәптән Башкортстан татарлары да килмешәк түгел, чукындырудан качып килүчеләрдән тыш та биредә алар яшәгән. Бу — алаларның тарихи җирләре", диде Марат Гыйбатдинов.

Уфа галиме Илдар Габдрафыйков дөньяда милләтләрнең бүленү мисалларын китерде.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Башкортстан — безнең кече ватаныбыз. Урал буендагы татарлар монда формалашкан. Бу — аларның ватаны. Милләтне дәүләт, төбәк чикләре бүлү күренеше бар. Мәсәлән, Италия төньягында австриялеләр яши. Швейцариядә алман телендә сөйләшүчеләр күп. Алар кайда яшәүләренә карамастан, шул урынны ватаннары дип саный. Биредә инкыйлабка кадәр бүленеш бөтенләй булмаган.

1920нче елларда республикаларга бүленгәч, милләтләргә бүленү дә башланды. 1926 елгы җанисәптә башкортларның 45 проценты татар телен туган теле дип санаган. Каршылыклар булмаган", диде ул.

Уфада яшәүче блогер Галия Миргалиева җанисәптә ничек язуларына карамастан, төньяк-көнбатыш диалекты дип атауларга игътибар итми, тыныч кына яшәүне дәвам итәргә чакырды. Аныңча ул хәрәмләшүләрнең зыяны юк. Бу уңайдан социолог Рушан Галләмов моның хаталы фикер булуын әйтте.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

"Теге яки бу халыкның мәдәни-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү аларның санына карап эшләнә. Ягъни җанисәп нәтиҗәләре буенча эшләнә. Җанисәп узгач, күпме башкорт, шул санга карап аларның ихтыяҗларына акча бүленә. Хәтта социологик тикшеренү нәтиҗәләре дә игътибарга алынмый.

Төньяк-көнбатыш төбәк татар белән башкортны берләштерү үрнәге булырга тиеш

Бу — татарлар формалашкан төбәк. Белүегезчә, татарлар башкортларга караганда иртәрәк формалашкан. Уфа инкыйлабка кадәр Казан кебек үк татар шәһәре булган. Бәлки Казаннан да зуррак булгандыр. Совет чорында да шулай булды. Уфада күпчелекне төньяк-көнбатыш төбәктән чыгучылар тәшкил итте. Татар һәм башкорт арасында каршылыклар булмады. Галимнәр, социологлар, журналистлар, блогерлар хакимияткә безне берләштерү турында күбрәк уйларга киңәш итәргә тиеш. Безне берләштерү, бер социаль җәмгыять итү турында уйласыннар иде. Башкортстан эчендә генә түгел, Татарстан белән дә. Миф чыгару сәясәте Татарстан һәм Башкортстанны гына каршы куймый, ул төрки халыклар арасында да каршылыклар тудыра.

Карабах каршылыгы ике зур халык: әрмән һәм азәрбайҗаннарны бүлү нәтиҗәсендә туган. Безнең төньяк-көнбатыш төбәк, киресенчә, ике халыкны берләштерү үрнәге булырга тиеш. Бу — безнең уртак төбәк", диде Рушан Галләмов.

Чарада башка мәсьәләләр дә телгә алынды. Эльза Мәүлимшина тарихи Уфаның, аеруча, татарлар белән бәйле урыннарның юкка чыга баруына борчылуын белдерде. Ун ел элек Башкортстан телевидениесендә татарча "Райхан" тапшырулары алып барган, бүген шул исемдәге клубны җитәкләгән Халисә Мөхәммәдиева Башкортстан телевидениесендә һаман татарча тапшырулар булмауны атады. Татарча китап чыгару бетеп баруга борчылучылар булды.

"Миллиард татар" проектын алып баручы Арслан Минвәлиев үзенең дә татарчасы кимеп баруын телгә алды:

"Минем балам телевизор карамый, ул телефон аша ютуб каналында Тик-Токта утыра. Мин гәзит укымыйм, интернетта утырам, "Яңа Гасыр" каналын да карамыйм, китап укый алмыйм. Балалар өчен күбрәк социаль челтәрләрдә татар телле проектлар булдырырга кирәк, Мәсәлән, Татмедианың ютубтагы Junior проектлары кебек", диде.

"Яңа Гасыр" каналының Башкортстандагы хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова телне өйрәтүдә кызыксындыру чараларының да нәтиҗәле булуы турында сөйләде.

Миләүшә Латыйпова
Миләүшә Латыйпова

"Мин мәктәптә тележурналистика, блогерлык түгәрәге алып барам. Татар гимназиясендә татарлар да, урыслар да укый. Балалар татарча да, урысча да әдәби китаплар укымый. Мин аларны кызыксындыру өчен татарча фильм төшерергә тәкъдим иттем. Һарри Поттер мотивлары буенча. Төп образны Шүрәле иттем. Алар шүрәленең кем булуы, әсәрне кем язуы белән кызыксына башладылар. Вата-җимерә татарча тырыштылар. Татарчалары бик авыр булды. Урыс балалары да миңа килеп татарча текстны бирүемне сорадылар, ятларга ышандырдылар. Балаларны кызыксындырып була. Димәк, без контентны кызык итү өчен дә җитди эш алып барырга тиешбез", диде Миләүшә Латыйпова.

Чарада татар теленең киләчәгенә өметсез чыгышлар булса да, Марат Гыйбатдинов оптимизмга чакырды:

"Без тоталитар дәүләттә яшәмибез. Безнең дәүләттә гаиләгә, яткан урынга килеп кысылмыйлар. Гаиләңдә хатының, балаң белән шул телдә сөйләш, югыйсә без сиңа шундый чаралар күрәчәкбез дип күрсәтмә бирмиләр, куркытмыйлар. Үз гаиләбездә үзебез хуҗа. Гаиләдә гореф-гадәтләрне, телне сакласак, тышкы факторлар җимерткеч булмаячак", диде ул.

Марат Гыйбатдинов җанисәп узгач бар нәрсә дә үз урынына кайтыр дип исәпли. Рушан Галләмов җанисәп нәтиҗәләре татар файдасына булмас дип борчыла. Шулай чарада һәркем үз фикерендә калды. Түгәрәк өстәлне оештыручыларның берсе – "Миллиард татар" проектында эшләүче Тимур Рәхмәтуллин Азатлыкка мондый форматта утырышның тәүге тапкыр узуын билгеләп, киләчәктә башкорт-татар галимнәре белән берлектә түгәрәк өстәл дә уздырып карау омтылышы турында әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG