Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Без милләтнең саны дөрес түгел икәнен беләбез"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Без болай да артта калдык инде, диде президент.

Татарстан президенты татар милләтенең саны дөрес күрсәтелмәвен белдерде. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов татар телле радио җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

"Милләтнең саны дөрес булсын. Без аның дөрес түгел икәнен беләбез бит. Син дә миннән яхшырак беләсең аны. Бу эштә сезнең көч, аны алып бару бик кирәк. Шуңа күрә ниндидер формасын табып, Марат Готович (Марат Әхмәтов – Татарстан президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе - ред.) сезгә шушы мәсьәләдә аерым җыелып сөйләшергә, аерым програм кирәк. Без җыелып сөйләшәбез дә, нәрсә турында сөйләшкәнне онытабыз. Бу бүгенге эш беренче чиратта булырга тиеш. Халык белән эшләргә, җиткерергә. Без болай да артта калдык инде", диде ул.

Очрашу барышында ул татар телле радиоларны бер юнәлештә эшләргә чакырды. "Тәртип" һәм "Китап" радиосы студияләре белән танышты. Рөстәм Миңнехановка татар телле радиоларны бер кушымтага тупларга җыенуларын сөйләделәр.

Соңгы тапкыр Рөстәм Миңнеханов татарлар саны кимемәячәгенә ышаныч белдергән иде. "Быел безнең өчен дәрәҗәбезнең, эшебезнең нәтиҗәсе булачак. Сентябрьдә халык санын алу үткәннән соң күрербез. Әлбәттә, татар халкы кимемәде. Бу эшне матур итеп оештырырга тиеш", дип чыгыш ясаган иде ул IX Русия татар авыл эшмәкәрләре җыенында.

Ел башында президенттан Башкортстанда алып барылган милли сәясәт турында сораштылар. "Башкортлар белән талашмаячакбыз. Әйе, безнең тарафтан да, алар ягыннан да омтылышлар бар. Безнең яктан да, алар ягыннан да зирәклек җитәр дип уйлыйм", дип җавап биргән иде Миңнеханов.

Русиядә халык исәбен алу 2021 елның сентябрендә узарга тиеш. Җанисәп белән бәйле каршылыклы мәсьәләләр бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюгә зарланулар артты. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынлыкта татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Бу төбәктә яшәүчеләр татарча түгел, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә дигән сүзләрне кулланышка кертеп җибәрделәр. Хакимият оешмалары да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков чираттагы җанисәп алдыннан татарларны берничә төркемгә бүлеп, аерым санарга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG