Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Миңнуллин: Башкортстанда безгә каршы рәсми галимнәр түгел, сәясәт технологлары эшли


Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Татарстандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире фикеренчә, Башкортстанда вазгыять үзгәрә, башкорт галимнәре төньяк-көнбатышта өйрәнүләр алып бара.

Башкортстандагы тикшерүләргә бәйле татар галимнәренә каршы рәсми институтлар чыкмый, моның белән политтехнологлар, блогерлар шөгыльләнә, диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин Казанда Башкортстан татарлары тарихын өйрәнүгә багышланшан матбугат очрашуында. Аннан Башкортстан татарларына багышланган хезмәтләрне башкорт галимнәре таныймы дип сорадылар.

"Башкортстанда фәннәр академиясе системында, рәсми институтларда эшләгән лингвистларның, фольклорчыларның безгә каршы фикер әйтүен күрә алмыйсыз. Безнең андагы хезмәттәшләр анда катнашмый. Монда сәясәт технологлары, болгерлар ниндидер юнәлештә фәнни хезмәтләрне укып, үзләре аңларга теләгәнчә аңлап язалар", диде Миңнуллин. Ул татар галимнәре Башкортстан рәсми татар дип танылган авылларда эшли, ә Башкортстан галимнәре моңарчы күбрәк башкорт авылларын өйрәнде, әмма соңгы вакытта вазгыять үзгәрә башлады ди.

"Төньяк-көнбатышта өйрәнүләр бара. Әйтик, без дә анда халык авыз иҗатын өйрәнәбез, башкорт галимнәре дә үзләренчә тикшереп, үзләренчә язарга мөмкин. Ләкин бу тикшеренүләр паспортлаштырыла. Һәрбер кечкенә генә мәгълүматның жанры, паспорты, кайсы елны һәм кем тарафыннан язып алынуы, теле сакланган. Кемдер әлеге мәсьәләдә телен үзгәртеп, паспорттагы мәгълүматны үзгәртә икән, бу инде фальсификация дип атала", диде ул.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Башкортстан татарлары турында фәнни хезмәтләре дөнья күрде. Аерым алганда, "Башкортстан татарлары фольклоры" китабының 3 томлыгы басылган. "Милли мәдәни мирасыбыз" китабының ике сериясе Башкортстанның Стәрлебаш татарларына багышланган. Венер Усмановның "Башкортстан татар эпиграфик һәйкәлләре" хезмәте чыккан. Дөрья Рамазанованың 1984 елда дөнья күргән "Башкорстанның көньяк-көнбатышында татар сөйләшенең формалашуы" китабы кабат басылып чыккан. Шулай ук Риф Мөхәммәтҗанов "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты", Радик Сибгатовның "Башкортстан татарлары" хезмәтләре яңадан дөнья күргән.

Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлаша. Анда башкорт ырулары исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла. Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG