Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуйдан – Һабантуйга. Башкорт корылтаеның асыл максаты нидә?


Бөтендөнья башкорт корылтае Сабантуй (Һабантуй) уздыру турында методик кулланма әзерләгән. "Idel.Реалии" күзәтүчесе Илнар Гарифуллин фикеренчә, бу кулланма – татарны башкортлаштыру сәясәтенең бер өлеше һәм ул татар районнарына да югарыдан әмер булып төшәчәк. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Русиянең генә түгел, дөньяның төрле почмакларында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләгәндә, Башкортстанда үзләренчә мөгез чыгарырга уйлаганнар да "Сабантуйлар оештыру һәм уздыру турында методик тәкъдимнәр" кулланмасы әзерләгәннәр. Бу кулланманы Бөтендөнья башкорт корылтае үзенең "Без – башкортлар" оешмасы химаясында әзерләгән.

Кулланманың кереш өлешендә татарның милли бәйрәме өчен чынлап та актуаль булган проблемнар саналган: "кайчандыр халык бәйрәме булган Сабантуй, милли төсмер-үзенчәлекләрен югалтып, формаль чарага әйләнә бара. Ирексездән, бәйрәм күпләп исерткеч эчемлекләр сатучы мәйдан буларак күзалдына килеп баса. Милли ашларны да җәмәгать туклану урыннарында киң таралган ризыклар алыштыра. Килгән халык бәйрәм чараларында катнашмый, ә ешрак пассив тамашачы буларак утырып кына тора..." Дөрес сүзгә җавап юк. Чынлап та, кыр эшләре тәмамлануга багышланган милли Сабантуй ниндидер күмәк күңел ачу чарасына гына охшый башлады. Аның элеккеге рухы, халык бәйрәме дигән асылы югала. Шунлыктан Сабантуйга карата кызыксыну да кими. Кешеләр анда кызыксынып түгел, ә күбрәк элеккедән калган гадәт белән генә йөри кебек.

Тик, Башкортстан республикасының мәдәни сәясәтенә хас булганча, методик кулланма дип аталучы тышкы ялтыравык эченә чираттагы "калтыравык" яшерелгән. Әйе, сүз янә җирле татарларны башкортлаштыру турында бара.

Бу методик кулланманы Башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова хуплап чыгыш ясады һәм үз чыгышында Сабантуйны "башкорт бәйрәме" дип атады. Исемендә үк игенчеләр туе (Сабан туе – сабаннан соң булган туй) икәнен кычкырып торган бу бәйрәм ничек терлекчелек белән шөгыльләнгән күчмә яки ярымкүчмә халыкның "милли" бәйрәме була аладыр – монысы сорау булып кала. Толерант буласың килә икән, аны кимендә татар-башкорт бәйрәме дип атарга була иде. Бу әле вак мәсьәлә, аны калдырып торыйк.

Сабантуйга тәкъдимнәр кулланмасын игътибар белән өйрәнсәң, кайбер маддәләрдә Башкорт корылтаеның асыл максатларын һәм яшерен күзаллауларын да күрергә мөмкин.

Саф татар районына да ниндидер башкорт ыруы исеме беркетелә

Мәсәлән, "бәйрәмнең өстенлекле чаралары" өлешендә болай диелгән: "Үзәк мәйданда куелган юрта ыру хакындагы мәгълүмат белән бизәлергә, аның эченә штандарт, ыру гербы, әләм һәм тамгалар куярга тәкъдим ителә". Ягъни саф татар районына да ниндидер башкорт ыруы исеме беркетелә һәм аның үзәк мәйданына шул ыру юртасы чыгарып бастырыла.

"Милли ашханә" мәйданы" турындагы 3.4.1. маддәсендә: "Милли ашханә" мәйданы" башкорт бизәкләре һәм башкорт милли төсләре белән бизәлгән булырга тиеш. "Милли ашханә" мәйданы" үзәгенә "Оcтабикәләр" дип аталган башкорт милли ашларын пешерергә өйрәтүче, аны татып карарга мөмкинлек бирүче мастер-класс зонасы урнаштырыла. "Башкорт ашханәсе" зонасында башкорт милли аш-суы күргәзмәсе һәм аны сату башкарыла", дип язылган.

Аңлашылганча, Сабантуйның барлык милли-мәдәни яссылыгы бары тик башкорт мәдәниятен яки алар тарафыннан башкорт мәдәнияте дип аталучы әйберне пропагандалауга корылган булырга тиеш. Ә республиканың көнбатышында һәм төньяк-көнчыгышында яшәүче татарларга хас булган татар мәдәнияте һәм бөтен дөньяда татар бәйрәме дип аталган Сабантуй атамасы белән нишләргә?

Бу җирләрдә татарлар яшәве, татар мәдәнияте һәм татар теле булуы турындагы мәгълүматны сөртергә тырышалар

Күптән түгел генә, Башкортстанның Бүздәк районында Татар милли-мәдәни үзәге "Бәлешфест" дип аталучы татар милли ашлары фестивале уздырган иде. "Башинформ" басмасы шунда да "татар" сүзен алып атып, "милли ашлар фестивале" дип кенә язып чыкты. Менә шул рәвешле алар, татарлар белән бәйле бөтен истәлек-хатирәләрне юкка чыгарып, бу җирләрдә татарлар яшәве, татар мәдәнияте һәм татар теле булуы турындагы мәгълүматны сөртергә тырышалар. Әйтерсең, ул җирдә татарлар бөтенләй юк.

Бөтендөнья башкорт корылтае һәм аның "Без — башкортлар" оешмасыннан башка, бу башкортлаштыру проектына моңарчы тавыш-тыны чыкмаган Башкортстанның масс-рестлинг федерациясен дә катнаштырганнар. Аның рәисе Раил Бикмаев ачыктан-ачык әйтте: "Ыру-нәсел – ул бердәм такым, күмәк көчтә – бердәмлек. Барлык бәйгеләр шушы рух белән сугарылган. Бу эчке бердәмлек һәр төркемдә бар һәм без аны ачарга, куәтләргә җыенабыз", диде. Ягъни болар төп максатлары "башкорт ыруларын" популярлаштыру булуын яшермиләр дә.

Методик кулланманың иң тәмле урыны – азагындагы исемлек. Милли ашлар, милли уеннар исемлеге түгел, ә Башкортстанның 54 районына бүлеп "таратылган" башкорт ырулары исемлеге. Янәсе бу башкорт җирләре, ә башка халыклар, шул исәптән бу җирләрдә мең ел яшәүче татарлар да – килмешәкләр...

Һичшиксез, Башкортлар корылтае Сабантуйның башкортлыгын дүрт күз белән күзәтәчәк: методик кулланмада язылганча, "Бөтендөнья башкорт корылтае нигезендә Сабантуй (Һабантуй) уздыру буенча консультацияләр үзәге ясау, Сабантуй (Һабантуй) бәйрәменең мәгънәсен һәм асылын күрсәтүче макетын әзерләү" дә каралган.

Монда берничә сорау туа: бюджет акчасын шушы юнәлештә сарыф итәргә тотынганчы, сез халыктан сорадыгызмы соң? Аларның салым акчасына сезнең бу ыруларны тагу халыкка кирәкме? Каяндыр килгән гостролер-пропагандистларның шушы рәвешле алар белән идарә итүен халык үзе телиме?

Димәк, бу методик кулланма югарыдан әмер рәвешендә бар районнарга җибәреләчәк

Иң мөһиме: бу методик кулланма ни өчендер Авыл хуҗалыгы эшләре буенча вице-премьер Илшат Фәйзрахманов имзасы белән расланган һәм Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин да аңа үз имзасын куйган. Димәк, бу Бөтендөнья башкорт корылтае кебек ниндидер иҗтимагый оешма тәкъдиме генә дә түгел, ә югарыдан килгән әмер. Димәк, бу методик кулланма югарыдан әмер рәвешендә бар районнарга җибәреләчәк һәм хакимият вертикалендә утыручы шул ук татар районнарының аны үтәүдән башка чарасы калмаячак. Шушы ук кулланманы укыгач, булачак җанисәп мәсьәләсенә дә ачыклык керә: бу башбаштаклык әле тиз генә туктамаячак, ә киресенчә, яңа көч белән дәвам итәчәк.

Шәхсән мин моңа аптырамыйм. Бөтендөнья башкорт корылтаеның соңгы елларда татарларны башкортлаштыру сәясәте белән шөгыльләнүен белми калган кеше юктыр. Бу очракта мин бу сәясәтнең яңадан-яңа өлкәләргә үтеп керүен күрәм. Монда ниндидер Ростислав Морзаголовларны эштән куу да ярдәм итмәячәк. Бу күз буяу гына. Мурзагулов беркайчан да әлеге сәясәтнең идеологы яки башкаручысы булмады. Ул аның бер коралы гына булды. Хәер, монда эш аерым шәхесләрдә дә түгел. Моны республика идеологиясе дип атарга була: Уфа максатчан төстә Башкорстанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын сәясәткә әйләндерә.

Бу татарофобиягә каршы тору чаралары турында уйланырга вакыт. Шундый очракта гади кеше нәрсә эшли ала? Татар оешмалары ниләр башкарырга мөмкин? Татарстан хакимияте ни кыла ала? Мөгаен, кимендә, ике тугандаш республика дуслашачак, монда бер куркыныч хәл дә юк дип кыланудан туктарга кирәктер.

Илнар Гарифуллин
тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG