Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуйны бүген дә идеологик корал буларак кулланалар"


Казан Сабантуе, 2019 ел

Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Сабантуйны Совет берлеге үз файдасына ничек кулланган булса, бүгенге хакимият тә аны идеологик һәм сәяси корал буларак файдалана дип исәпли. Милли бәйрәмдә "Бердәм Русия" фиркасе плакатларын күрү гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Бу атнада Татарстанда Сабантуй бәйрәмнәре гөрләячәк. Татарның милли бәйрәме районнарда 12-13 июньдә, Казанда 26 июньдә узачак. Узган ел пандемия сәбәпле Сабантуйлар онлайн рәвештә үткәрелсә, быел халыкның бәйрәм итәргә мөмкинлеге булачак дигән сүз. Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Федераль Сабантуй уздыруны тыйдылар. Шул ук вакытта кайбер авылларда, мәсәлән, Апас районының Әлмәндәр авылында бәйрәм үткәрергә акча табылмаган дигән хәбәр таралды.

Башкортстанда исә быел Сабантуйлар яңа регламент белән узар дип көтелә. Киңәшләр җыентыгында әйтелгәнчә, Сабантуйда башкорт ыруларының аерым тирмәләре куелырга тиеш, алар һәрберсе үз ыру бизәкләре белән бизәлергә тиеш диелә. Көрәштән кала, "аударыш", "ылак" кебек милли ярышлар да кертергә киңәш ителә.

Сабантуйны сәяси көчләр үз идеологик коралы буларак кулланырга тырыша, дип саный фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова. Милли бәйрәм бер гасыр эчендә ничек үзгәргән? Сабантуйны бозучы нинди яңалыклар кертелә? Сәяси корал буларак кулланганда Сабантуйның асылы юкка чыкмыймы? Галимә шул хакта Азатлыкка сөйләде.

— Фәнзилә ханым, бүген Сабантуй бәйрәме ничек сакланып калган? Ул үз асылын югалтмыймы?

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

— Сабантуй бетүгә таба юл алды димәс идем. Хәзер һәр авыл үзенең Сабантуен үткәрергә тырыша. Бу авылда эшмәкәрләр барлыкка килү белән бәйле. Татарстанда күп авыллар инвесторлар кулында. Алар берара дүрт авылга бер, сигез авылга бер бәйрәм үткәрә иде. Хәзер акрынлап җыйнак авылларда да Сабантуйны үткәрә башладылар.

Сабантуйны үткәрү вакытын билгеләсәк, ул чәчү белән бәйле. Ләкин колхозлашу вакытында шәхси милек буларак җирләр алынгач, Тәңрегә бүләк бирү, табигатькә ышану кебек йолалар юкка чыккан. Колхоз малы – мал түгел, дигән фикер башка кергән. Агротехник технологияләр кулланыла башлый, җирләрне башкача сөрергә керешәләр. Әмма игеннең мул булуыннан халыкның тормышы үзгәрми иде. Совет заманында аның йола эчтәлеге берникадәр кимеде. Ләкин Сабантуй халыкның эчке энергиясен, күмәкләшеп аралаша торган иң зур бәйрәмнәренең берсе булып калды. Шул кадәр Яңа елга да сөенмибездер. Эх, безнең авылның Сабантуе ничек шәп, тегеләрнең авылына фәлән артист килгән икән, дигән авыллар арасында ярыш күзәтелә. Берара бүләк җыюның хасияте кимегән иде, хәзер балалар, шәһәрдән кайтучы балалар да зур бүләкләр күтәреп килә. Менә шушындый күренеш күрәбез.

Бүләк җыю
Бүләк җыю

— Ләкин район Сабантуе авылда узучы бәйрәмнәрдән шактый аерыла.

Традицион бәйгеләр төшеп калып, шактый мәгънәсез уеннар алга чыкты

— Район Сабантуенда төп күрсәткечне катнашучылар санына карап билгелиләр. Район башлыкларында безнең мәйданга 50 мең кеше сыя, дигән шапырыну бар. Сабантуйның инфраструктурасын булдырырга тырышу – уңай күренеш, чөнки замана үзгәрү белән милли бәйрәм дә яңара. Ләкин аның уңай һәм тискәре яклары бар. Район Сабантуйларында традицион бәйгеләр төшеп калып, корпоратив бәйрәмнәрдә үткәрә торган шактый мәгънәсез, кызып алганнан соң энергияне чыгарыр өчен уйнала торган уеннар алга чыкты. Чаңгыларда йөгерү, бер метрлы аяк киеме киеп ярышулар дисеңме.

Кул белән тере балык тоту ярышы
Кул белән тере балык тоту ярышы

Ә менә колгага менүне алыйк. Анда хәзер иминлек чараларын саклап профессионаллар менә. Ул кыяфәт чыгарып, шул кадәр тиз генә үткәрелә торган бәйге булып калды. Бу безне борчый. Бүген булмаса, әлеге бәйге иртәгә төшеп калырга мөмкин. Иң очына менеп җитү дигән мәҗбүрият куелырга тиеш түгел. Башта балалар, аннан үсмерләр менәргә тиеш. Кайбер районнарда капчык сугышлары 7-8 минут эчендә төгәлләнә. Аның янында модератор булырга, олимпия системы белән үткәрелергә тиеш дип саныйм.

Җайдакларны әзерләү бәйгесе булган. Аны кыздырып торучы алып баручысы булса, ул менә дигән комарлы, дәртле бәйге булыр иде. Гер күтәрүдә дә профессионаллар катнаша. Хәзер армрестлинглар үтеп керде, бер урында волейбол уйныйлар.

Капчык сугышы
Капчык сугышы

Моның төп сәбәбе – Сабантуйның концерт өлешенә районның мәдәният идарәсе, бәйгеләр өчен спорт комитеты җавап бирүендә. Ләкин Сабантуй бәйгеләре – спорт төрләре түгел, алар формалашып җитмәгән. Ул спорт комитеты карамагында булырга тиеш түгел. Аны заманча, шоу-меннар белән үткәрергә кирәк. Мәсәлән, Питрауда көрәшне Җәвит Шакиров алып бара. Ул шул кадәр халыкны кыздырып тота, ләззәт алып карыйсың. Дөрес, ставка куймыйсың, ләкин ул бик яхшы кыздыра.

Мине тагын борчыган мәсьәлә – районнарның Сабантуй үткәрер өчен тоткан акчалары. Бюджетның иң зур өлеше район башлыгына кунакка килүчеләр өчен тотыла. Узган ел Сабантуй узмады, ләкин 2019 елда кунакларга 5 мең сумлык бүләк бирү, бәйрәм беткәнчегә кадәр кунак итү, өстәлләрне тулы тоту – бу Сабантуй өчен бүленгән район бюджетының шактый зур өлешен алып тора. Татар ул кунакчыл, ләкин чамасы булырга тиеш. Сабантуйга килгәнсең икән, син тамаша кылырга тиешсең. Бүген бик сирәк район башлыклары гына көрәшне карый. Марат Әхмәтов көрәшне ахыргача күзәтә. Ул килсә генә район башлыклары көрәшкә кала.

Казан Сабантуенда көрәш, 2019 ел
Казан Сабантуенда көрәш, 2019 ел

Авылларга килгәндә, алар төрле. 100 хуҗалыклы җыйнак кына авыл икән, анда күп дигәндә 600 кеше җыелырга мөмкин. Андый бәйрәмнәрдә көрәшләр булмый. Әгәр көрәшчесе юк икән, ләкин Сабантуй үткәрергә тели икән, үткәрсен. Ул бит татарның эмоциональ бәйрәме. Әле генә кодагый булган кеше Сабантуйда үзенең киленен күрсәтә. Әле генә әби булган ханым үзенең оныгын алып чыга. Татар башка бер бәйрәмдә дә үзенең эчке дөньясы белән уртаклашмый. Чыгарылыш укучылары җыела, сыйныфташлар очраша, армиядән кайтучылар килә. Сабантуй колга белән генә билгеләнә дип әйтмәс идем. Менәме, юкмы – колганы куялар. Кечкенә авылларда чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы бәйгеләре искиткеч популяр. Бәйгенең ямен шуннан табалар. Һәр авыл Сабантуйны ничек тели, шулай үткәрергә хокуклы.

Кешенең көнкүреше үзгәргәндә, Сабантуе ничек үзгәрмәсен? Аны консервацияләп булмый. Чабаталар кигән яулыклы апаларны бастырып куябызмы? Андый Сабантуйны күреп тә булмый. Әгәр халык рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаша икән, мәйдан әйләнәсен тутырып басып тора икән, нишләп без аны чын бәйрәм дип санамаска тиеш? Бу – чын Сабантуй. Чын бәйрәмне билгеләүнең бердән-бер категориясе – халык үзен бәйрәмнең чын хуҗасы итеп тоюы, үз күңелен күрүе.

Казан Сабантуе, 2019 ел
Казан Сабантуе, 2019 ел

— Сабантуй чәчү алдыннан үткәрелә торган булган. Аны үткәрү вакыты кайчан үзгәрә башлаган?

30нчы елларда Совет хакимияте Сабантуйны, халык йолаларын коммунистлар идеологиясенә бора башлый

— Сабантуй – сөрән алды бәйрәме. Аны 26-28 апрель тирәләре үткәргәннәр. Хәзер табигать берникадәр үзгәреш кичерә. Татарстанның көньяк районнары чәчүләрне 3-4 майларда ук төгәлли. Ләкин бер кызыгы бар – 30нчы елларда Совет хакимияте Сабантуйны, халык йолаларын, фольклорны коммунистлар идеологиясенә бора башлый һәм әлеге бәйрәм идеологик коралга әйләнә. Колхозлашу башлана, тракторлар барлыкка килә. Көрәш батырын кыр батырына алмаштыралар.

Сабантуйның үзгәрүе 100 ел элек башланган дип әйтә алабыз. Узган гасырның 60нчы елларында коммунистлар партиясенең идеология бүлеге Сабантуйны тулысынча үз контроленә ала. Махсус директивалар эшләнә, обкомның карарлары чыга һәм Сабантуйны кыр эшләре беткәч үткәрә башлыйлар. Моның төп сәбәбе – кыр батырын алга чыгару. Хәзер бәйрәмне үткәрергә өч көн бирелсә, ә 60нчы елларда атналар буе үткәрергә рөхсәт ителгән. Бер авыл икенче авылга кунакка йөрсен өчен эшләнгән бу. Ә Октябрь инкыйлабына кадәр кайсы авылда җир кайчан җитешә, шул вакытта бәйрәм иткәннәр. Көньяк-көнчыгыш районнарда җир ике атна алданрак җитешә, димәк, анда Сабантуй алданрак үткән. Минзәлә якларында җирләр зур, атлар күп, шуңа да анда беренче урында көрәш түгел, ат чабышы торган. Дөрес, Казан артында ат чабышы булган, ләкин шул кадәр дәрәҗәдә түгел.

Ат чабышы
Ат чабышы

— Сабантуй бүген дә хакимиятнең идеологик коралы буларак кулланыламы?

— Мәсәлән, "Бердәм Русия" фиркасенең плакатлары Сабантуйларда еш күренә. Бу – идеологияме, юкмы – үзегез хәл итегез. Без андый күренешне быел да күзәтәчәкбез, чөнки Русия думасына сайлау узачак. Бәлки, бу үтемле технологиядер. Ниндидер бүләкләр бирерләр.

Совет хакимияте аны хезмәт бәйрәменә әйләндерде. Без әле дә аннан котыла алганыбыз юк. Күп районнарда Сабантуй алдыннан авыл җирлекләре парады уза. Мин аны бәйрәмгә мөнәсәбәте юк дип исәплим. Котлау сүзләре әйттерәләр. Кайвакыт аптырап та куясың. Татар бәйрәме булуына карамастан, районда руслар яши икән, әйдәп баручы тел – рус теле була. Анда 30 процент та татар теле ишетелми. Актанышта, Балтачта, Арчада бәйрәмнәр татар телле әле.

Сабантуй турында көндәлекләр дә укыган бар. Ләкин бәйрәмдә муллаларның чыгып, дога кылулары булмаган. Мин дә аларны кирәкле эш дип уйламыйм. Сабантуйга ниндидер идеология кертергә омтылу бар.

— Гомумән, Октябрь инкыйлабына кадәр булган Сабантуй хәзергесеннән ни дәрәҗәдә аерыла?

— Әлбәттә, ул бик үзгәргән. ХIХ гасыр ахыры ХХ йөз башында шәһәр Сабантуйлары үткәрелгән. 1908 елда Казанда узган Сабантуй өч көн буе барган, чөнки көрәш батырын өч көн буе билгеләгәннәр. Алар аерым авырлыкта көрәшмәгән. Кем кемне ега, шул җиңә. Олимпия системы булган. Хафиз исемле көрәшче турында сокланып укыдым мин. Ул 126 көндәшен ега.

Төп үзгәрешләргә килгәндә, аның вакыты үзгәргән, йолалары төшеп калган, бәйрәм функциясе сакланып калган. Көянтә белән су ташулар, йомырка кабып, капчык киеп йөгерүләр ХIХ йөз башында күңел ачар өчен барлыкка килә. Әмма Сабантуй шул кадәр нык үзгәргән дип әйтмәс идем.

— Башкортстан хакимияте районнарда Сабантуен үткәрү хакында методик тәкъдимнәр әзерләп, китапчык чыгарды. Анда һәр районның ыру-кабиләләре турында сөйләү, шул хакта китап күргәзмәсе булдыру, ярышларда такым атамаларын ыру-кабиләр исеме белән атарга тәкъдим ителгән. Башкортстан Сабантуйны идеология буларак куллана булып чыгамы?

— Совет берлеге Сабантуйны ничек идеологик корал буларак кулланса, башкортлар да шулай эшли. Быел ул җанисәпкә дә бәйледер. Без – борыңгырак халык, без – күп, Башкортстанда кемне генә кырып карасаң да, ул – башкорт, дигән фикерне ассызыклау өчен эшләнә торган эш. Бу да – идеология. Сабантуйны, башкортлар – бөек һәм борыңгы халык, дип әйтү өчен кулланалар. Бәлки, алар күзлегеннән дөрес эшлиләрдер.

Башкортстанда Сабантуе, 2019 ел
Башкортстанда Сабантуе, 2019 ел

— Сабантуй халыкчан бәйрәм булудан туктамыймы?

— Без тотабыз да узган гасырның 70-80нче еллар башындагы Сабантуйны идеаллаштырабыз. Ләкин ул бит ТАССРда коммунистлар фиркасенең иң зур әһәмият бирелергә тиешле бәйрәмнәренең берсе була. Төп сүзне фирка секретаре әйтә иде, райком кешеләре килә иде. Мин аны халыкчан дип билгеләмим. Ул чорда методичка артыннан методичка чыккан. Әмма халык Сабантуйга фирка секретаре кушканга дип бармый иде. Хәзер дә Сабантуй – корал, ләкин халык үзен ничек тели, шулай тота ала икән – яхшы.

— Дөнья татар конгрессы федераль Сабантуйлар үткәрү белән мавыга. Бу җыеннарга нинди бәя бирә аласыз?

— Федераль Сабантуе бөтенләй башка максатка буйсындырылган бәйрәм. Аның бурычы – татар исән, татар бердәм, дип әйтүне ассызыклау. Ык Сабантуе, Европа Сабантуе, федераль авыл Сабантуе – татарны таныту максаты белән эшләнелә. Рөстәм Миңнеханов янында басып торырга губернаторлар килә бит. Татарстан анда икътисади програм белән килеп керә, кайдадыр мәктәп ачу турында сүз кузгатыла. Еш кына ел ярым эчендә адымнар ясала башлый. Без фәлән акча тотыла дип сүгәбез. Кайвакыт ул нәтиҗәсен бирә. Федераль Сабантуй – эмоциональ бәйрәм түгел, ул татарлыкны күрсәтү. Башка бер милләт тә төрле төбәкләрдә үз бәйрәмен зурлап билгеләп үтми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG