Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сабантуйларында башкорт тирмәләре куярга, башкорт уеннары уйнарга тәкъдим ителә


Башкортстанда Сабантуй, архив фотосы
Башкортстанда Сабантуй, архив фотосы

Башкорт корылтае республикада сабантуйларны ничек уздыру турында киңәшләр җыентыгы чыгарган.

Башкортстанда сабантуйларны хәмер эчеп, ит кыздырып уздыру гадәтеннән баш тартырга чакырдылар. Бу турыда Дөнья башкорт корылтае чыгарган киңәшләр тупламасында әйтелә. Сабантуйларның соңгы вакытта миллилеген югалтып баруы, формаль чарага әверелә башлавы искәртелә.

Дөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аетколова башкрт милли бәйрәме "тамырларга кайту, гореф-гадәтләрне хөрмәтләү, үз ыруыңны барлау" чарасы булырга тиеш дигән. Беренче чиратта, алар хәмерсез булырга тиеш диелә. Моның урынына җирле ризыклар һәм эчемлекләр татып карап була торган тирмәләр куелырга тиеш дигән Корылтай вәкиле.

Методик җыентыкта әйтелгәнчә, сабантуйда башкорт ыруларының аерым тирмәләре дә куелырга тиеш, алар һәрберсе үз ыру бизәкләре белән бизәлергә тиеш диелә. Көрәштән кала, "аударыш", "ылак" кебек милли ярышлар да кертергә киңәш ителә.

"Төбәкне өйрәнүчеләрнең шаҗәрә үрнәкләре белән танышып була торган аерым мәйданчыклар булырга тиеш, чөнки төбәкне өйрәнүчеләребез һәр районда бар" дигән Аитколова.

"Ягъни без Сабантуй форматын эчтәлек ягыннан тулысынча үзгәртергә тәкъдим итәбез. Быел әлбәттә бөтен районнарда кертеп булмас, ләкин берничәсендә шундый үрнәк сабантуйлар ясарга тырышып карарбыз. Ә киләсе елда быелгы тәҗрибәне исәпкә алып башкорт халкының күптәннән килә торган бәйрәме сабантуйны яңадан торгызырбыз. Корылтай экспертлары мондый бәйрәм оештырырга теләүчеләрнең барысына да киңәшләр белән ярдәм итәчәк" дигән Аитколова.

Май ахырында Башкортостан хакимияте Сабантуй бәйрәме вакытында хәмер эчемлекләр сатуны тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG