Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Сабантуйда хәмер эчемлекләр сатуны тыйды


Оештыручыларга коронавирустан саклану чараларын да үтәргә кушылган.

Башкортостан хакимияте Сабантуй бәйрәме вакытында хәмер эчемлекләр сатуны тыйды. Республика башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына бу хакта күрсәтмә бирде.

"Сабантуйлар, кайда гына үткәрсәгез дә, аек булырга тиешләр. Бәйрәм көнендә хәмер сату тыелсын. Кемдер безгә ачулана, кемдер көлә, ләкин без бик дөрес эш итәбез. Кешеләр анда исерек йөзләргә карарга түгел, ә балалар белән бәйрәм итәргә килә", дип китерә Хәбиров сүзләрен җирле мәгълүмат чаралары.

2020 елда коронавирус сәбәпле Сабантуй уздыруны тыйдылар. Быел бәйрәм 4 июньнән 10 июльгә кадәр узачак. Оештыручыларга COVID-19дан саклану чараларын үтәргә кушылган. Элегрәк Башкортстаннның берничә районы коронавирус таралып китү сәбәпле, Сабантуй бәйрәмнәре уздырудан баш тарткан иде.

Быел Нижневартовскида ниятләнгән Федераль Сабантуй да коронавирус таралу куркынычы сәбәпле узмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG