Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростислав Морзаголов Башкортстан Җәмәгать пулаты рәислегеннән китүе турында белдерде


Ростислав Морзаголов
Ростислав Морзаголов

Морзаголов "эш эзлим" дип социаль челтәрдә язып чыкты.

Башкорстанның Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китүен белдерде. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте. "Булды, чиста намус белән иреккә! Хакимият һәм сәясәт миңа туры килми" дип язган Морзаголов.

Башкортстан Җәмәгать пулатында Морзаголовтан эшеннән китү турында гариза кергәнен раслаганнар. Аның пулатта әгъза булып калу ихтималы, аның урынына кем намзәте тәкъдим ителәсе турында әлегә фикер алышулар булмады, диелә.

Ростислав Морзаголов Башкортстан Җәмәгать пулаты җитәкчесе итеп узган елның 15 декабрендә сайланды.

Аннан алда Морзаголов Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе иде. Ул гомумән республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. 18 августта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашу вакытында активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG