Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимур Мохтаров: "Хыялым – Башкорт милли университеты булдыру"


Тимур Мохтаров

Дөнья башкортлары корылтаенда тел, мәгариф мәсьәләләре төп урыннарның берсен алып торыр дип көтелә. Җыен алдыннан мәгариф белгече Тимур Мохтаров белән туган телләрдә белем алу торышы турында сөйләшеп алдык.

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае уза. Шушы уңайдан Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерү координация шурасы рәисе Тимур Мохтаров Азатлыкка фикерләре белән бүлеште. Тимур Мохтаров татар проблемнарына да битараф булмаган галим. Ул туган телдә (фән буларак түгел) белем алу торышы турында инфограм да тәкъдим итте.

– Башкорт телен дәүләт теле буларак укыта башлаганда ул чактагы республика президенты Мортаза Рәхимов: "Башкорт телен камил белү максаты белән түгел, ә аралашыр дәрәҗәдә өйрәтергә" кирәклеген әйткән иде. Моның белән мәгариф җитәкчеләре дә килеште. Ә бит татар башкортча укымый да башкорт кешесе белән аралаша ала. Минемчә, татар укучыларын югары сыйныфларда берничә ел "Татар-башкорт телләренең лексик аерымлыклары" дигән фән кертеп өйрәтү дә җитәр иде. Ул вакытта татарлар арасында башкорт телен өйрәнүгә каршылар азрак булыр иде. Шуның белән башкорт телен яклау да җиңелрәк булыр иде түгелме?

Башкортлар нинидидер дәрәҗәдә татар телен, татар балалары башкорт телен белергә тиеш

– Башкортлар нинидидер дәрәҗәдә татар телен, татар балалары башкорт телен белергә тиеш дип исәплим. Татар балалары туган телен белә икән, алар башкорт телен арым програм буенча өйрәнергә мөмкин. Бу уңайдан төрле програмнар була ала. Мәсәлән, башкортча бөтенләй аңламаган урыс балалары, яки урыслашкан татар балаларына бер програм буенча, әйбәтрәк белгәннәргә икенче програм буенча өйрәнү мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Татар балалары милли гимназияләрдә, мәктәпләрдә белем ала икән, сез әйткән юл, ягъни ике телнең лексик аерымлыкларын гына да укыту җитәр иде дип уйлыйм. Алар ниндидер махсус курс рәвешендә өйрәнә алыр иде. Төрле вариант була ала. Мин сезнең белән килешәм.

– Билгеле булуынча, республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүчеләрне башкорт галимнәре татар телле башкортлар дип, татар галимнәре татарлар дип исәпли. Ул төбәкләрдә татарлар һәм татар телле башкортлар бар икән, алар арасында чик ни рәвешле үткәрелергә тиеш?

Үзаңы башкорт булып, теле урыс, яки татар булган авыллар да шактый

– Иң башта тарихи, аннан заманча караш булырга тиеш. Мин беләм: күп кенә типтәр, мишәр авыллары булган. Аларда башкорт халкы яшәмәгән. Без ул авылларны тарихи яктан башкорт авыллары дип әйтә алмыйбыз. Мин ул авыл халкын татарлашкан башкортлар дип исәпләмим. Ләкин, әлбәттә, катнаш авыллар да бар. Аларда башкорт очы, татар очлары бар. Менә мондый авылларда ике милләт арасында чик үткәрү шактый авыр. Иң яхшысы – аларның фикерен белешү. Ләкин аларның башкортча да, татарча да укырга риза булмый, урысчаны сайлаулары да ихтимал. Андый авыллар бар. Үзаңы башкорт булып, теле урыс, яки татар булган авыллар да шактый. Аларның башкорт телен укырга теләмәүләре мөмкин. Мин андагы мәсьәләне Уфа, яки Казан галимнәре түгел, халык үзе хәл итәргә тиеш дип исәплим. Җирле үзидарәләр эшләргә тиеш.

Туган телдә (фән буларак түгел) белем алу торышы. Тимур Мохтаров инфограмы
Туган телдә (фән буларак түгел) белем алу торышы. Тимур Мохтаров инфограмы

– Республикада укыту теле буларак татар телен сайлаучылар башкортларга караганда бик аз. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Туган телдән Бердәм дәүләт имтиханы булмагач урыс теле өстенлек итә

– 1969-1987 елларда Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Мидхәт Шакиров татар, башкорт мәктәпләрен урыс мәктәпләре итеп күчерү сәясәте алып барган, дип фараз итәм. Аларда фән буларак башкорт теле дә кертелгән. Халыкның татар өлеше бу сәясәт белән килешергә мәҗбүр булган. Башкорт мәктәпләренә бу сәясәт азрак кагылган, бәлки бу белгечләрнең ерак районнарга барырга теләмәүләренә дә бәйле булгандыр. Мин төньяк һәм көнбатыш мәктәпләренең урыслашуының, аннары туган тел буларак урыс телен сайлау сәбәпләрен шуннан күрәм. Үзгәртеп корулар башлангач та ул мәктәпләр татарча укытуга кире кайтмады. Башкорт мәктәпләре исә соңгы 10-15 елда җайлап кына урысчага күчә бара. Бердәм дәүләт имтиханнарына була башкорт, татар балалары туган тел буларак урыс телен сайлый. Төп проблема шунда. Башкорт һәм татар телен туган тел буларак сайлау бөтенләй кысрыкланырга мөмкин. Туган телдән Бердәм дәүләт имтиханы булмагач, югары уку йортларында укытылмагач, урыс теле өстенлек итә. Бу сәясәтне үзгәртү өчен Бердәм дәүләт имтиханы, аттестация, ягъни федераль кануннар үзгәрергә тиеш.

– Татар-башкорт галимнәре, зыялылары милли мәсьәләләрдә уртак утырыш уздырып, каршылыкларны чишә аламы?

– Мин Уфада, Казанда андый килешүгә ирешү мөмкин түгел дип исәплим. Ниндидер чит территориядә генә ихтимал.

– Дөнья башкортлары корылтае якынлаша. Сез башкорт телен саклау һәм үстерү буенча анннан нинди нәтиҗәләр көтәсез?

Бары тик социаль челтәрләрдә генә өмет күрәм

– Мин иҗтимагый оешмаларга бик өмет багламыйм. Элекке кебек әгъзалыкка, тәртипкә ия булу авыр. Ә менә социаль челтәрләрдә төркемнәргә берләшеп эш итү ихтимал. Аларда берләшергә, фикер тупларга мөмкин. Мәсәлән, башкорт телен яклап урам җыеннары узганда халыкны ниндидер оешмадан бигрәк, социаль челтәрләр туплады. Дәүләт органнары иҗтимагый оешмалар белән көрәшүдә тәҗрибәле. Оешмаларны бик тиз тарката башлыйлар. Мин бары тик социаль челтәрләрдә генә өмет күрәм.

– Киләчәккә нинди өмет-хыялларыгыз бар?

Милли университетта Гаяз Исхакыйны да, Мәрҗанине дә, Вәлидине дә, башка классикларны да теләп укыр идем

– Минем республикада Милли университет ачу хыялым бар. Анда борынгы төрки халыкларның классик әдәбиятын да өйрәнеп булсын иде. Башкорт телен дә, татар телен дә өйрәнү, урта гасырдагы тугандаш халыкларның телләрен, тарихын, башкортлар да, татар студентлары да бер програм буенча укый алыр иде. Мин андый университетта, мәсәлән, Гаяз Исхакыйны да, Мәрҗанине дә, Вәлидине дә, башка классикларны да теләп укыр идем. Идел-Урал төбәгендәге халыкларның уртак мирасын теләп өйрәнер идем.

фикерләр (13)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG