Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасстан Татарстан һәм Башкортстанга килүчеләр кем җилкәсенә төшәчәк?


Донбасстан эвакуацияләнүчеләр
Донбасстан эвакуацияләнүчеләр

Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"("ЛНР") җитәкчеләре үз халкын Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты. Янәсе Украина хәрбиләре аларны гаскәр белән бастырырга җыена. Донбасс кешеләрен Русиягә эвакуацияләү 18 февраль башланды. Русиянең берничә төбәге, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә әзерлек белдерде.

Рөстәм Миңнехановның эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә кушуы турында аның сүзчесе Лилия Галимова 19 февральдә журналистларга җиткерде.

"Татарстан 24" каналы хәбәр итүенчә, республикага Донецки һәм Луһанскидан бер мең кеше килә. Тик бу соңгы сан түгел, чөнки Донецки башлыгы Денис Пушилин үз республикасыннан гына Русиягә 100 меңләп кешенең эвакуацияләнәчәген әйткән иде. Путин бирегә килгән эвакуацияләнүчеләрнең һәркайсына 10 мең сумлык акчалата ярдәм дә булачагын әйтте.

Аларның Татарстанга килүче бер өлеше Ростов өлкәсеннән Казанга поездда кузгалган. Эвакуацияләнгәннәр Татарстандагы "Васильевский", "Ливадия", "Жемчужина" шифаханәләренә урнаштырылачак. Тукландыру һәм яшәтү бушка булыр дип фаразлана. Сүз уңаеннан, ял итәргә килүчеләр өчен "Ливадия" шифаханәсендәге стандарт бүлмәнең бер тәүлеге бер кешегә 2720 сум тора.

Чаллыдагы "КамАЗ" ширкәтенең мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Олег Афанасьев та Донбасс һәм Луһанскидан килүчеләргә ярдәм итәчәкләрен әйтте. "Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге" җитәкчесе Азат Гайнетдинов та "Приют человека" хәйрия оешмасының аларны кабул итәргә әзерлеген белдерде.

Татарстанда Русиягә килүчеләргә һуманитар ярдәм дә җыя башладылар, ул март башында фура белән Татарстаннан Ростовка җибәреләчәк. "Бердәм Русия" башкарма комитетының төбәк башлыгы Марат Сәмигуллин "Реальное время"га белдерүенчә, алар ярдәм сорап төрле ширкәтләргә 20ләп хат язган.

"Кемнәндер көнкүреш химия әйберләре, кемнәндер суыткычлар, кайдандыр кондитер әйберләре, кайдандыр туалет кәгазьләре, кайдандыр йокы өчен кирәк-яраклар һәм башканы сорыйбыз" дигән Сәмигуллин. Ширкәтләргә ярдәм сорап язылган хатта 70кә якын төрле кирәк-ярак белән исемлек тә бар. Оешмалар шушы исемлек буенча ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук якын арада акча җыю да планлаштырыла. Ул акчага да кирәк-яраклар сатып алыначак һәм һуманитар ярдәмгә кушылачак. Һәр депутатка көнлек хезмәт хакын фирканең төбәк башкарма комитеты хисабына юлларга "киңәш" ителгән инде.

Татарстанның эвакуацияләнүчеләрне кабул итүе турындагы яңалыкларның астындагы фикер алышулардан күренә: халык эвакуацияләнүчеләрне республикада кабул итүгә каршы. Күбесе 2014-2016 елларда булган эвакуация вакытында Донбасстан Татарстанга килеп урнашучыларның тавыш чыгарып, гауга ясап йөрүе, эшкә урнашмавы, социаль пособиеләр таләп итүе һәм башка вакыйгаларны искә ала. Эвакуацияләнүчеләр килә башлагач кына куар-кодларны гамәлдән чыгару мәсьәләсе белән беррәттән, "ә алар вакцинация ясатканмы соң", дигән сораулар куела.

2016 елда качаклар белән булган гаугалы вакыйгалар хакында Азатлык та язган иде. Ул чакта да "КамАз" ширкәте ярдәм итәргә әзерлеген хәбәр итеп, үз эшчеләре тулай торагына эвакуацияләнүчеләрне вакытлыча кабул итте. Шул тулай торакка һәм башка урыннарга урнаштырылган хатын-кызлар үзләренә каралган вакыт төгәлләнгәннән соң да башка урынга күченергә теләмичә, матбугат вәкилләрен Милена кунакханәсе конференцияләр залына җыеп зарларын сөйләде. Эшкә урнашып бүлмә яки башка торак өчен түләргә дә теләмәделәр. "Рус мәдәнияте җәмгыяте" җитәкчесе Михаил Щеглов аларны яклап чыгыш ясады. Ахыр чиктә, алар Татарстан хакимиятен урысларга каршы эшчәнлек алып баруда гаепләделәр, ә аларның хатына җавап бирмәгән Русия хакимияте гаепсез булып чыкты.

Тарихчы галим Дамир Исхаков әйтүенчә, 2014-2016 елларда бирегә эвакуацияләнүчеләр Русиядәге яшәү шартларын яхшырак дип уйлап килгән булган, әмма яшәп китә алмаганнар. Ә менә икътисади яктан бу безнең халыкка авыр бер йөккә әйләнергә мөмкин.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Донбасста бик куркыныч вазгыять туды, аны хәзер тулаем аерырга җыеналар. Сугыш булу мөмкинлеге сәбәпле, халыкның бер өлешен вакытлыча Русиянең төрле өлкәләренә таратып торачаклар. Минемчә, алар монда калырга теләмәсләр. Узганында да алар Русиядәге тормышны яхшырак дип уйлап килгән иде, килеп карагач бик шатланмадылар, кире кайтып киттеләр. Әйе, аларны хәзер ашатырга, урнаштырырга кирәк. Әлбәттә, бу бюджет хисабына эшләнәчәк.

Мәскәү, бәлки, акча бирер. "Үзегез карагыз" дип, бирмәскә дә мөмкин, бу авырлыкларның безнең җилкәгә төшүе дә ихтимал, — ди Исхаков.

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин да алар Русиядәге асыл вазгыятьне күргәч кире кайтып китү җаен караячак дигән фикердә. Әмма ул бу вакыйгаларның бик зур икътисади кыенлыклар тудырачагын, халыкның тормышы матди яктан тагын да авыррак булачагын да фаразлый.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

— Безгә 2014 елда качаклар килгән иде, ә болар качак түгел – болар берләшеп күчеп килүчеләр. Хәтерлисезме, теге чакта күпме кеше Татарстанга күчеп килгән иде. Кемнәрдер туганнарында, кемдер төрле урнаштыру урыннарында яшәде. Алар монда интеграцияләнә алмады. Минем ерак туганнарым да күчеп кайткан иде, 3-6 ай тордылар да кире Донбасска китеп бардылар. Бу юлы эвакуацияләнүчеләрне төрле шифаханәләргә урнаштырырга җыеналар. Ә бу бик күп кешенең, пенсионерларның, инвалидларның планлы дәвалануы булмый калачак дигәнне аңлата.

Мин Татарстанга бер мең кешенең килеп ике-өч ай торып китүеннән икътисади яктан зур зыян булыр дип уйламыйм, әмма Донбасстагы сугыш сәбәпле без һичшиксез зыян күрәчәкбез. Беренчедән, ул сугыш сәбәпле Русиягә карата төрле санкцияләр кертеләчәк – монысы бер зыян, ә сугыш беткәч, ул Донбассны торгызырга, төзекләндерергә кирәк булачак – монысы да безнең җилкәгә төшәчәк.

Менә карап торам, 2014 елда Кырым безнеке дип кычкырып йөрүчеләр дә инде фикерләрен үзгәртте. Халыкның елдан-ел хәерчеләнүен, андагы эшләр сәбәпле күргән зыянны аңлаучылар артты. Бу эшләр кешеләргә яхшы булсын өчен түгел, ә илдәге проблемнарны чишүдән качу өчен эшләнә, — ди Таһир Дәүләтшин.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы"ннан эвакуацияләнгән ике меңләп кешенең Башкортстанга 22 февральдә үк килеп җитәргә тиешлеген хәбәр итте.

"Луһански һәм Донецки республикаларында яшәүчеләр - безнең туган кешеләр. Әлбәттә, Башкортстан аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бездә эвакуация өчен оператив штаб булдырылды, аны премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җитәкли. Башкортстан халкы Донбасста хәрби хәрәкәтләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм кан бирү тәкъдимен белдерә башлады", дип язды Башкортстан башлыгы социаль челтәрләрдә.

Хәбиров Донбасстан килгәннәргә ярдәмгә каршы торучыларны "әхлакый ахмаклар" дип атады. Әлеге сүзләргә каршы социаль челтәрләрдә ачулы постлар чыкты.

Башкортстаннан икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Донбасстан килүчеләрне кабул итү өстәмә чыгымнарга китерәчәк дип исәпли.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

— Ике мең кешене урнаштыру өчен шифаханәләр, тулай тораклар файдаланылачак. Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тулай торакларда яшәүче кемнәрнеңдер чыгарылу ихтималын хәбәр итте. Болар яхшы күренеш түгел. Икътисади яктан да аларны карау, ашату өчен чыгымнар булачак. Республика казнасы ул чыгымнарны күтәрә ала, чөнки казнага гадәттән тыш хәлләр өчен резерв акчалар салынган. Шулай ук республика башлыгының резервлары да бар. Шуңа донбасслыларны кабул итү республика халкының кесәсенә сизелерлек зыян салмас дип уйлыйм.

Башкортстанда Урта Азиядән килгән дистәләрчә мең кеше яши. Дөрес, алар үзләрен үзләре ашата. Аларның зыяны юк. Ләкин эвакуацияләнүчеләрне алар белән чагыштырып булмый. Алар республикага керем түгел, ә чыгым китерә", — ди Гатауллин.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков Донбасстан килүчеләрнең барысы да урыс булмаска да мөмкин, ди.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

— Тарихи Добасста татарлар да күп яши. Мин республикага киләчәк халыкның барсы да урыс булачак дип уйламыйм. Анда төрле милләтләр, шул исәптән украиннар булуы да мөмкин. Ике мең кеше килүе безнең демографиягә зур үзгәрешләр ясамаячак. Аларның күпчелеге кире кайтып китәчәк. 2014 елны Башкортстанга меңгә якын качак килгән иде, алар барсы да кире кайтып китте. Андагы һава торышы бездәгедән күпкә әйбәт. Бездәге һава торышы да аларны канәгатьләндерми, эш урыннары да юк.

Икътисади яктан республика аларны кабул итүдән бөлгенлеккә төшмәячәк. Чөнки алар озакка килми. Бу вакытлыча гына.

Белүемчә, Башкортстан халкы арасында каршылар да бар. Эшсез калган, коммуналь түләүләргә, ашарга, киемгә акча җиткерәлмәгән кешеләр, әлбәттә, моңа каршы. Балаларны ашатырга акча җитми. Диабет балаларга помпа алырга Башкортстан казнасында акча юк.

Сәясәт катлаулы һәм пычрак нәрсә. Иң мөһиме – сугыш булмасын. Сәясәтчеләрнең акылы илне сугышка алып кермәүдә күренә. Сугыш башланса, бу сәясәтчеләрнең зур хатасы һәм ахмаклыгы булачак. Ул очракта аларның хакы бер тиен, — ди Габдрафыйков.

  • Башкортстанның барлык районнарында диярлек һуманитар ярдәм җыю оештырылды.
  • Русиянең кайбер төбәкләрдә шулай ук халыктан акча җыю башланды. Краснодар краендагы Ейски районының медицина оешмалары вәкилләре бер көнлек хезмәт хакын "ирекле-мәҗбүри" җыюлары турында хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG