Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубаньда табиблар Донбасстан китерелгәннәр өчен хезмәт хакының бер өлешен алуга зарлана


Бер көнлек хезмәт хакларын "ирекле-мәҗбүри" җыюларына Ейски районының медицина оешмасы хезмәткәрләре канәгатьсезлек белдерә.

Краснодар краендагы Ейски районының медицина оешмалары вәкилләре, Украинада Русия яклы фетнәчеләр контролендәге Луһански һәм Донецки җирләреннән китерелгәннәр өчен, бер көнлек хезмәт хакын "ирекле-мәҗбүри" җыюлары турында хәбәр итте. Бу хакта Кавказ.Реалии-га "Яблоко" фиркасенең җирле бүлекчәсе рәисе һәм район шурасының элеккеге депутаты Александр Коровайный сөйләгән.

Коровайный сүзләренчә, аңа райондагы медицина оешмаларының берсендәге хезмәткәрләрнең аралашу чатына сылтама җибәргәннәр. Чатта кешеләр "бернигә дә җитми торган 15 мең сум хезмәт хакы алсак та, эвакуацияләнгәннәргә дә акча бирергә кирәк әле", дип зарлана, дигән Коровайный. Аның әйтүенчә, бер көнлек хезмәт хакын күчерү карары җитәкчелектән килгән, "әмма раслау рәвешендә булган, кешеләргә сайлау мөмкинлеге калдырмаганнар".

Коровайный искәртүенчә, Краснодар краеның күпчелек халкы эвакуацияләнгәннәр белән үзенең азык-төлеген һәм әйберләрен бүлешергә, кайберләре аларны үзләренә кабул итәргә әзер, әмма бу хакимият таләбе белән мәҗбүриләп тагылырга тиеш түгел. "Нишләптер безнең олигархлар эвакуацияләнгәннәргә ярдәм өчен акча бирергә ашыкмый. Аның каравы иң аз керемлеләрдән тиеннәрен җыялар", дигән сәясәтче.

Качакларга акча җыю кирәклеге турындагы хәбәр Ейски мәктәпләренең укытучылары арасында да тарала.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Украинаның Русия хакимияте ярдәмендә эш итүче фетнәчеләр контролендәге җирләреннән китерелгән кешеләрне кабул итәргә әзер булуларын Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең хакимиятләре дә белдерә, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Социаль челтәрләрдә канәгатьсезлек белдергән җирле кешеләрнең коментарлары барлыкка килгән. "Үзебез хәерчелектә яшибез", дип язган Амур өлкәсендә яшәүче хатын-кыз. Еврей автоном өлкәсе губернаторының фәрманына бер ир: "Аңладым, каза хәлендәге йортны җимерү сәбәпле, миңа килергә тиешле фатир эвакуацияләнгәннәргә китәчәк", дип фикер белдергән.

Байкал арты крае губернаторы Александр Осипов, Донбасстан эвакуацияләнүчеләргә эш тәкъдим итүне һәм аларга яшәү урыны белән булышуны сорап, төбәктәге оешмаларга мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта ул Instagram-дагы сәхифәсендә язган.

Мурмански, Архангель, Калининград һәм Ленинград өлкәләре хакимиятләре дә 300-400әр кеше кабул итәргә әзерлек белдерде.

Татарстан һәм Башкортстан да Донбасстан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә җыена.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" (ДНР) һәм "Луһански халык республикасы"ннан (ЛНР) эвакуацияләнгән ике меңләп кешенең Башкортстанга 22 февральдә үк килеп җитәргә тиешлеген хәбәр итте.

ДНР һәм ЛНР башлыклары 18 февральдә халыкны Русиягә эвакуацияләүне игълан итте. Алар моны Киевның Донбасска һөҗүм башларга ниятләве белән аңлатты. Украина хакимиятләре моны кире кага.

Бүген, 21 февральдә Русия гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын үтәүче Александр Чуприян Русия төбәкләренә Донбасстан 61 мең кеше китерелүен хәбәр итте, бу хакта ТАСС яза. Аның сүзләренчә, эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итүче беренче нокта булган Ростов өлкәсеннән Русиянең башка төбәкләренә тугыз поезд җибәрелгән. Һәр эвакуацияләнгән кешегә президент Владимир Путин фәрманы белән унар мең сум түләячәкләр.

Эвакуация аркасында Русиянең алты төбәге гадәттән тыш хәл режимы кертте, болар – Ростов, Воронеж, Курски, Пенза, Сарытау һәм Волгоград өлкәләре. Тагын берничә төбәктә югары әзерлек режимы кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG