Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә?

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады. Бу якларда яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла.

Израил Тәһранга һөҗүм ясавын дәвам итә. Иран үз чиратында АКШның Якын Көнчыгыш илләрендә урнашкан хәрби ныгытмаларын утка тота. Бу ялларда Иранның дрон калдыклары төшеп Дубайда бер кеше һәлак булды. Шартлатылган дрон калдыклары машина өстенә килеп төшү аркасында аның йөртүчесе үлгән.

Шимбә көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән илнең саклану системнары Ираннан җибәрелгән 15 ракет һәм 119 дронны тотып калуын әйтте. Узган атнаны Дубай, Әбу-Даби, Шарҗа шәһәрләренә ялга килүчеләр дә кайта алмыйча интекте. Һава аланнары ябылды, очкычларның очуы туктатылды. Кичә, 8 мартта, Уфага Дубайдан туристларның бер өлеше кайтарылды. Сүз якынча 180 кеше турында бара. Әмма Әмирлекләрдә Уфадан ялга очкан меңнән артык турист калган. Эвакуация дәвам итәчәк дип ышандыра Башкортстан түрәләре.

Якын Көнчыгыш илләрен алсаң, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре татар-башкортлар иң күп яшәгән дәүләт. Алар якынча 10 мең кешене тәшкил итә. 11 мартта Дубайда 150 кешелек татарча авыз ачу планлаштырыла. Ул узармы — билгесез. Шулай ук Дөнья татар конгрессы җирле татарлар белән 4 апрель Дубайда чираттагы Сабантуйга җыелырга тиеш. Бу чара сугыш барганда ничек узачак? Шулай ук билгесез.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән соң сан ягыннан икенче урында Согуд Гәрәбстаны килә. Анда якынча 1500 татар-башкорт яши. Катарда исә 500ләп татар бар. Бу илдә дә АКШның хәрби базалары урнашкан. Анда кайбер шәһәрләрдә һава аланнары әлегәчә эшләми. Бу илнең көнчыгышына кагыла. Мәдинә, Җиддә шәһәрләрендә һава аланы ябылмады, очкычлар оча.

Төп сугыш Иран белән Израил арасында барса да, Якын Көнчыгыш илләре утлы табага бастырган кебек яши. Киеренкелек дәвам итә. Бу уңайдан без төрле илләрдә яшәүче татарларның бу сугышны ничек кичерүләрен, нәрсәдән куркулары турында сораштык.

Дубайда яшәүче татар хатыны (исемен иминлек йөзеннән язмыйбыз - ред.) башта курку көчле иде, хәзер бераз ияләшеп барабыз, дип сөйләде. Ике бала тәрбияли, ике баласы да өйдә, уку онлайнда бара, бу режим озакка сузылыр дип фикер йөртә ул.

Танышларым арасында Русиягә кайтып китәргә теләүчеләр шактый

— Башта курку көчле иде, дроннарны бәреп төшергән вакытта безнең йортта да тәрәзәләр, диварлар көчле селкенде. Балалар нык курыкты, мин алар өчен курыктым. Татарстандагы әни-әтигә әйтмәдек, туганнарга да аларга берни ычкындырмаска сорадым. Өч көннән соң хәбәрләр аларга да килеп җитте. Балаларны ияртеп кайтып китәр идем дип уйладым, әмма беренче көннәрне очкычлар очмады, әле дә билет алу авыр. Әмма бу хәлләргә ничектер күнегелә бара кебек. Тик борчылу бар барыбер.

Дубай иң тыныч, иң имин, русиялеләр өчен гел ял итү, күңел ачу җире кебек кабул ителә иде. Бер дә аэропортлар ябылыр, шәһәр өстеннән дроннар очып йөрер дип күз алдына килми иде. Бер танышымның йорты нәкъ АКШның хәрби ныгытмасыга карап тора. Алар ике-өч көн йокламады. Без дә бер-ике тапкыр йортның идән астына төштек. "Кисәтү чемоданын" җыйдым, әнә, ишек төбендә утыра.

Дәүләтнең медиасы тынычлык саклагыз, барысы да әйбәт дип тынычландыра ул, дроннар да бәреп төшерелә дияләр. Әмма барыбер бер кеше һәлак булды. Социаль челтәрләргә, аралашу төркемнәргә күз салсаң, кешеләрдә курку бар. Мәсәлән, танышларым арасында Русиягә кайтып китәргә теләүчеләр шактый. Фатирларны сатарга кирәк дип әйтүчеләр бар. Кемдер фатирлар арзанаячак дип яза. Әмма кешеләрнең иң курыкканы — кибетләрдә ризык бетү мөмкинлеге. Иран бугазны ябып куйса, ризык китерү кыенлашачак. Шуңа ризык алып куярга кирәк. Кем белгән дөнья хәлен.

Мәктәпләр онлайн укый, аларның каникуллары булырга тиеш иде, кичектерелә. Мин бу хәлләр әле дәвам итәр дип уйлыйм. Апрель аенда да төгәлләнмәс бу эшләр. Иран чигенмәячәк. Ә болай тормыш дәвам итә. Кешеләр эшкә йөри, спортзаллар эшли, кибетләр, сәүдә үзәкләре ачык. Ураза тоталар, авыз ачарга йөриләр, ирләр тәравихка да бара, — дип сөйләде ул.

БУ ТЕМАГА: Израил Тәһрандагы нефть саклагычларына һөҗүм ясаган

Согуд Гәрәбстанында яшәүче татар гаиләсе дроннарны бәреп төшерүләр һәр көнне ишетелә дип сөйләде Азатлыкка, әмма иң курыкканыбыз ул су корылмасына зыян салмаулары, дип аңлатты.

Гел нидер оча, гел нидер шартлатыла

— Безгә Рамазан аена Татарстаннан әти-әниләр килергә тиеш, билетлар да алынган иде. Әмма Иранда сугыш башланды һәм аннары безгә очышлар да туктатылды. Беренчедән, юллар ябылды, икенчедән, әти-әниләрне мондый хәлләр барганда тыныч йөрәк белән кунак итеп булмас иде. Хәерлесе дидек. Нидер шартлаганда гел куркыныч. Аеруча ике кызыбыз нык курыкты, бер яктан без дә, дөресен әйткәндә, шомландык, үзебезне кулга аласы бар, балаларга да аңлатырга, аларны тынычландырырга кирәк. Бу бик авыр әйбер икән. Курку катыш аптырау иде миндә. Рамазан ае һәрвакыт матур, күңелле уза иде бит, менә тынычлыкны бозу бик җиңел икән. Шок кичердек. Ирандагы хәлләр дә, бездәгесе дә башка сыймаслык хәл.

Ияләшәбез. Без илнең көнчыгышында яшибез, саклану системнары (ПВО) һәрвакыт, көн саен эшли. Гел нидер оча, гел нидер шартлатыла. Ишетеп, тоеп торабыз. Безнең шәһәрдә экспатлар күп. Европа илләреннән, АКШтан булучылар кире туган якларына китте. Русиядән, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан кебек илләрдән монда эшләүче кешеләр кузгалмады. Күзәтәләр, үлчиләр, ни булачак дип фаразларга тырышалар. Балаларның каникуллары башланачак, кем китәсе килә, йә Җиддәгә, йә Мәдинәгә барырга туры килә, әлегә шундагы һава аланнары гына эшли. Ә безгә ул 8-10 сәгатьлек юл.

Хастаханәләр, кафе-рестораннар, кибетләр эшли. Мәктәпләр онлайн форматта эшли. Ковид вакытында кебек һәм тагын да куркынычрак.

Согуд Гәрәбстаны үзен тәэмин итә. Аның диңгезгә чыгышы да бар. Ризыксыз калу куркынычы юк, менә сусыз калмасак ярар иде дип борчылабыз. Дроннар су корылмасын шартлатмасыннар гына дип телибез, — диде ул Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: Financial Times: Ормуз бугазы аша узучы корабларга иминиятләштерү түләве 12 тапкырга арткан

Оманның Маскат шәһәрендә дә аз булса да татарлар бар. Араларында күптән яшәүчеләр дә, белем алырга килүчеләр дә очрый. Согуд Гәрәбстаны белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән аермалы монда күпкә тынычрак, әмма Иран дроннары бу илгә дә очып килде.

Бу — тормыш, дөньяның теләсә кайсы почмагында һәрвакыт нәрсәдер булырга мөмкин

— Мин Маскатта яшим. Низагның тәүге көннәрендә бернинди дә киеркенлек сизелмәде, тыныч булды. Тормыш дәвам итте, урамнарда тәртипсезлекләр булмады, халык арасында "паника" бирелүне күрмәдем. Үзем борчылдым. Гомумән чит ил студентлары арасында яңалыкларны тикшерү, ни булып бетәр бу хәлләр дип пошаманга калу булды. Без укуны тәмамлый алачакбызмы, әллә планлаштырганнан алда илдән китәргә туры киләчәкме дигән сорау торды. Калдык, укуны дәвам иттерәбез.

Бу төбәкнең иминлеге турында курку яки шикләнү юк. Иминлек саклана. Борчылганым — шул стажировка тәмамланырмы һәм туганнарымның хәле, аларның минем өчен ут йотуын теләмим. Ләкин мин дә, туганнарым да бу хәлләрне тыныч кабул иттек. Бу — тормыш, дөньяның теләсә кайсы почмагында һәрвакыт нәрсәдер булырга мөмкин.

Дөресен әйткәндә, хәлнең азык-төлек кытлыгына кадәр җитәчәк дигән хис юк. Оманда тормыш җайлы бара, хәтта Рамазан ае рухы сакланды, кешеләр барысына өмет һәм оптимизм белән карый, тиздән тынычлык урнашачыгына ышанып яшиләр, — дип уй-кичерешләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.

  • АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы 28 февральдә башланды. Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә илнең югары рухание аятулла Али Хаменеи үтерелде, шулай ук Иранның хәрби һәм атом корылмаларына зыян китерелде.
  • Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!