From the Republics: Русия хакимияте фронтка кешеләрне "тыл хезмәте" хәйләсе белән җәлеп итә

Иллюстратив фото

Журналистлар Татарстан һәм Башкортстанда игъланнар мәйданчыгында йөзләгән шундый вакансия тапты.

Русия хакимияте Украинага каршы сугышка кешеләрне төрле ысуллар белән җәлеп итүне дәвам итә, шул исәптән "тыл хезмәте" турында игъланнар да кулланыла. Бу хакта "From the Republics" басмасы чыгарган тикшеренүдә әйтелә.

Кешеләргә гадәти эш контрактлары тәкъдим ителә: "Сүз Русия Украинадан басып алган территорияләр турында бара. сакчылар", "Мариупольдә пешекчеләр", "Луһанскида слесарьләр". Сүз хәрби хәрәкәт белән бәйле булмаган эш урыннары турында барса да, чынлыкта мондый контракт имзалаганда, фронтка җибәрелү ихтималы югары диелә.

Рәмис Сафин

Язмада Татарстаннан сугышта үлгән Рәмис Сафин тарихы китерелә. Яңа Чишмә районында яшәгән Сафин Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалый. Документларда ул "пешекче" дип теркәлгән. Әмма Татарстан хөкүмәте сайтында аның сугыш кырыннан яраланган хәрбиләрне чыгаруы, беренче медицина ярдәме күрсәтүе әйтелә.

2024 елның февралендә контракт имзалаган Сафин инде бер айдан, 27 мартта һәлак булган. "From the Republics" ул контрактны пешекче булып имзаласа да, армия идарәсе тарафыннан алгы сызыкка юнәлдерелә дип фаразлый.

Мондый очракларның ешаюын Русия ватандашларына армиягә һәм сугышка бармау белән ярдәм итүче фонд. фонды хезмәткәре Иван Чувиляев та раслый. "Кешегә сивил эш урыны тәкъдим ителә, ул ризалаша һәм "эш контрактын" имзалый. Әмма кеше Саклану министрлыгы карамагына эләгә, һәм ул кешене, ничек кирәк дип саный, шулай куллана", ди ул.

Армиягә шулай җәлеп итү ысулы популярлыгы Русия төбәкләрендә эшсезлек артуына да бәйле. Мондый игъланнар HeadHunter, хәтта Авито сайтларында очрый, ди Чувиляев.

— Безнең Казанда шундый очрак булды: кеше вакансия адресына барыр алдыннан Яндекс.Хариталарда нинди урынга барасын карады. Бу хәрби часть булуы ачыкланды. Аның табигый соравы туды: нигә мин хәрби частька пешекче булып урнашып йөрим соң? — дип сөйләде басмага фонд вәкиле.

From the Republics басмасы Татарстан һәм Башкортстанда игъланнар мәйданчыгында йөзләгән шундый вакансия тапты. Шундый бер "слесарь" вакансиясе буенча шалтыраткач, эш тәкъдим итүче эшнең фронтның икенче-өченче сызыкларында булачагына ышандырды. Шул ук вакытта, ул белгечлеккә бәйле бер сорау да бирмичә, сәламәтлек һәм хәрби тәҗрибә турында сорашты.

Басма өйрәнгән мәгълүматларга карап, "тыл"га җәлеп ителүче кешеләрне штурмнарга кимендә 2024 елдан башлап җибәрә башлаганнар дигән нәтиҗәгә килде.

  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.
  • Хакимият сугышта үлүчеләр санын яшерә. Азатлык Радиосы ачык чыганакларга нигезләнеп, сугышта Татарстаннан кимендә 8031, Башкортстаннан кимендә 9206 кешенең һәлак булганын ачыклады. Чын югалту саннары күпкә зуррак булырга мөмкин.
  • Ике республикадан сугышта үлүчеләрнең урта яше 39,32не тәшкил итә. Соңгы елларда сугышта үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ контракт төзүчеләр тәшкил итә. Хакимият халыкны сугышка югары түләүләр белән җәлеп итә.
  • Быел гыйнвар башында гына Татарстан хакимияте хәрби контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр арттырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!