Барлык дөньяның игътибары соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыштагы хәрби низагка юнәлгән булса да, Европада барган Русиянең Украинага каршы сугышы һаман дәвам итә. Аны тәмамлау омтылышлары әлегә уңышсыз бара, сугышның ахыры күренми.
9 март көнне Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшкән. Сөйләшү Иран һәм Якын Көнчыгыштагы сугыш турында барган. Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, Путин Трампка Ирандагы сугышны тәмамлау өчен "берничә тәкъдим" әйткән. Трамп үзе журналистларга Путин "Украинадагы сугышны тәмамласа, күбрәк ярдәм күрсәтә алыр" диде.
Русия, Украина һәм АКШ арасында өчьяклы сөйләшүләр дә әлегә Якын Көнчыгыштагы сугыш аркасында тукталып торды. Сугыш дәвам итә, табутлар элеккечә кайта.
10 март көнне Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 8 мең сугышчының үлемен раслады. Бу санны "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
11 мартка хисапта Татарстаннан кимендә 8031 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Сүз журналистлар таба алган, расланган үлемнәр турында гына бара, чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Бер ел элек, 2025 елның 5 мартында исемлектә Татарстаннан 4279 исем булган. Соңгы елда хисап ике тапкырга диярлек арткан булып чыга.
Кабатлап искәртәбез: бу үлүчеләрнең соңгы елда һәлак булуын аңлатмый. Сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да шактый. Күп хәрби башта "хәбәрсез югалган" дип әйтелә, шактый соңрак кына аларның җәсәде алып кайтыла яки хәрби үлгән дип таныла.
Үлгән сугышчылар географиясе
Харитадан күренгәнчә, төп үлемнәр башкала Казан һәм республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына туры килә. Иң күп үлгән хәрбиләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Казан – кимендә 1350 кеше.
- Чаллы – кимендә 833 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 533 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 382 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 337 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 310 кеше.
- Лениногорски районы – кимендә 214 кеше.
Бу 7 шәһәр-районнан үлемнәр саны бөтен республикадан үлемнәрнең якынча яртысын тәшкил итә.
Үлүчеләрнең урта яше – 39,17
Республикадан сугышта үлүчеләрнең урта яше якынча элекке күрсәткечтә тора: 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары.
Яшь категорияләренә караганда да, бу бик яхшы күренә. Иң күп зыян күргән демографик категорияләр: 35-44 һәм 25-34 яшь аралары:
- 35-44 яшь: кимендә 2902 кеше (38,52%),
- 25-34 яшь: кимендә 1829 кеше (24,28%),
- 45-54 яшь: кимендә 1736 кеше (23,05%),
- 18-24 яшь: кимендә 563 кеше (7,47%),
- 55+ яшь: кимендә 503 кеше (6,68%).
500гә якын кешенең яше турында мәгълүматны табып булмады.
Сугышта иң зур югалтуларны 1980нче елларда туучылар тәшкил итә.
Татарстан контрактчылар планын 110%-ка үти
Югалтуларга карамастан, Татарстан түрәләре сугышка күпләп кеше җибәрү белән мактана. Күптән түгел Чаллы шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов узган ел Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр планын Татарстан "110 процентка үтәде" дип белдергән. "Кешеләр Русиянең төрле төбәкләреннән килә, чөнки Татарстанда мотивация яхшы", – ди хәрби комиссар.
Соңгы елларда сугышта үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ контракт төзүчеләр тәшкил итә. Кешеләрне сугышка югары түләүләр белән җәлеп итәләр. Мәсәлән, быел гыйнвар башында гына Татарстан хакимияте хәрби контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр арттырды.
Чаллы хәрби комиссары сүзләренчә, быел Чаллыдан Украинага каршы сугышка якынча бер ярым мең контрактчы җибәрү планлаштырыла. Чаллыдан сугышка шәһәр халкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгән ирләр дә китә.
— Быел бездә план буенча 1,4 меңнән артык контрактчы булырга тиеш. Узган ел бу күрсәткеч тулысынча үтәлде – контракт хезмәтенә 1,4 меңнән артык кеше җәлеп ителде, — дигән Ильясов.
Шулай да, Азатлык хисабына Татарстанда туган яки күмелгән кешеләр генә исәпкә алына.
Узган ел ахырында Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинага каршы сугышта шәһәрдән якынча биш мең кеше катнаша дип белдергән иде.
Башкортстан
Азатлык хисабында бүгенге көндә Башкортстаннан 9206 кеше үлгән.
Иң күп үлүчеләр – башкала Уфадан (кимендә 795 кеше). Татарстаннан аермалы буларак, күпсанлы районнардан үлемнәр күләме зуррак. "Лидерларда" – Белорет (кимендә 415), Учалы (кимендә 333), Мәләвез (кимендә 278) районнары һәм Стәрлетамак шәһәре (кимендә 319).
Башкорстанда исә үлүчеләрнең уртача яше – 39,47. Бу Татарстаннан бераз гына күбрәк. Әмма үлемнәр демографиясе якынча шундый ук нәтиҗә күрсәтә: иң күп үлүчеләр: 35-44 яшь категориясендә.
Ике республиканы бергә алганда, сугышта үлүчеләрнең урта яше 39,32не тәшкил итә.
Гомумрусия саннары
Азатлык хисабына охшаш исемлекне "Медиазона" проекты да алып бара. Ул ачык чыганаклардан Русия буйлап югалтуларны барлый. Бүгенге көндә аларның хисабында 201 051 кеше бар.
Төбәкләргә караганда, иң күп үлүчеләр – Башкортстан белән Татарстаннан. "Медиазона" саннары Азатлык тапканнардан бераз кечкенәрәк. Журналистлар Башкортстаннан 8818, Татарстаннан 7405 хәрби үлемен раслый алды.
Шулай да, "Медиазона" базасында үлгән хәрбиләрнең статусы (сугышка ни рәвешле китүләре) турында тулырак мәгълүмат тупланган. Әлеге исемлеккә күрә, Башкортстаннан үлгән кимендә 987 хәрби, Татарстаннан үлгән кимендә 941 хәрби – мобилизациягә эләккән булганнар.
Шул ук вакытта, Башкортстаннан үлгән кимендә 4529 хәрби, Татарстаннан үлгән кимендә 2688 хәрби – ихтыярилар, ягъни Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр. Һәм үлгән мобилизацияләнүчеләр, һәм үлгән ихтиярилар саны белән Башкортстан белән Татарстан Русия буйлап беренче ике урында бара.
Моннан тыш сугышка төрмәдән китүчеләр ягыннан да ике республика алдынгы рәтләргә кергән, ләкин беренче урында түгел. Башкортстаннан үлүчеләрнең кимендә 772се сугышка кадәр төрмәдә утырган. Республика бу күрсәткеч белән Екатеринбурдан соң икенче урында бара.
Ә менә Татарстан алтынчы урында гына бара. Монда төрмәдән сугышка китеп, анда үлүчеләр саны – кимендә 628.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум