Telegram тәмам томаланса, нәрсә калачак?

Иллюстратив фото

Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный. Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык.

Русия Украинага каршы баскын сугышны башлау белән кануннар кырыслана гына барды. Сугышка каршы сүз әйттермәс өчен Русия гаскәрләрен дискридитацияләү дигән канун чыгардылар, "фейклар" тараталар дип административ һәм җинаять эшләре кузгатыла башлады, меңләгән кешеләр хөкемгә тартылды. Штрафлар белән котылучылар да бар, төрмәгә утыртылганнар да күп. Кешеләр социаль челтәрләрдәге фикер өчен зинданнарга ябылды, хөкемдарның вәкаләтләре артты, хәзер ул теләсә, кешене 15 елга кадәр иректән мәхрүм итә ала. Белгечләр моны, хәрби цензура дип атый. Медиа сугышны дәүләт кушкаканча гына яктыртырга тиеш. Үзгә фикер тыела. Моның белән генә чикләнмәде, халыкны авызлыклауның төрле ысуллары барлыкка килеп кенә тора.

Мәсәлән, Русия хакимияте бер-беартлы социаль челтәрләрне тыю, ябу, томалау белән шөгыльләнә башлады. Русиядә YouTube, WhatsApp эшләми, Instagram, Facebook платформалары экстремистик дип игълан ителде. Әлегә Русия хакимияте тәмам буып үтермәгән бер Telegram гына калды. Әмма аның да көннәре санаулы була ала.

Ел башында Роскомнадзор җитәкчелеге Telegram эшен "эзлекле рәвештә чикләү" эшләре булачак дип белдерде. Сәбәбе — мессенджер һаман да Русия кануннарын үтәми. Бу — хакимият фикере. Аннары, имеш, 1 апрельдән Роскомнадзор сервисны Instagram, Facebook кебек "тулысынча томалый" башлаячак дигән фикерләр тарала башлады. Моны хакимияткә якын медиалар, Telegram каналлар язды. РБК белән The Bell да үз чыганакларга таянып, Русия хакимияте Telegram-ны блоклау турында "соңгы карар" кабул иткән дип язды.

Бу хакта интернеттагы иминлек, андагы цензураны өйрәнүче белгечләрнең фикерләре төрле. Кемдер, моны Русия хакимиятенең барысын да MAX месседжерына куып кертүгә бәйле тырышу гына, үзенә күрә PR адым, тулысынча барыбер Telegram-ны томалап булмаячак дип саный, кемдер Павел Дуровның социаль челтәрен Instagram, Facebook язмышы көтә дип фаразлый. Әмма тегеләре дә, болары да һәрвакыт начар сценарийга әзер булырга кирәк, дип саный.

Русия хакимиятенә оппозициядә торучы сәясәтче, эшмәкәр Андрей Пивоваров фикеренчә, Telegram-ны блоклау бөтенләй дә булмаска мөмкин.

Барлык кулланучыларны Max мессенджерына күчерергә теләүләре аңлашыла

— Мәскәү Кремле сүзенә тулысынча колак салырга ашыкмас идем. Без инде моңа кадәр дә "менә-менә блоклыйбыз" дигән вәгъдәләрне ишеттек. Павел Дуровка карата җинаять эше дә ачтылар. Болар барысы да кешеләрдә "хәзер нидер булачак" дигән көтү халәтен тудыруга охшаган. Барлык кулланучыларны Max мессенджерына күчерергә теләүләре аңлашыла. Өстәвенә Max-ның бер өлеше Путинның туганыныкы булып чыкты, бу мәгълүмат ачыклангач, аны халыкка ни өчен шулкадәр кыстаганнары аңлашыла, — диде ул Idel.Реалиига.

Max мессенджеры VK интернет-холдингына керә (бу — элеккеге Mail.ru Group). Аны холдингның "Коммуникационная платформа" дигән бүлекчәсе эшли, ул 2024 елның сентябрендә булдырылган. Проект дәүләт ярдәмендә, шул исәптән Русиянең дигитал үсеш министрлыгы ярдәме белән, "илкүләм мессенджер" буларак тәкъдим ителә. Журналист тикшерүендә әйтелгәнчә, Max-тагы өлешнең берсе Путинның туганы — Михаил Шеломов контролендә.

Шулай да Пивоваров фикеренчә, "иң начар сценарийга барыбер әзер булырга кирәк".

БУ ТЕМАГА: WhatsApp һәм Telegram томалана башладымы?

Интернеттагы иминлек белгече, Интернетны яклау җәмгыяте җитәкчесе Михаил Климарев Telegram-ны тулысынча блоклау ихтималы шактый зур, дигән фикердә.

— Томалыйлармы? Һичшиксез, блоклыйлар дип әйтеп булмый, ләкин барысы да була ала. Системның үз эчендә дә яшерен көрәш бара. Telegram — пропагандистлар өчен мөһим корал, анда үзенең соры икътисад системы җайга салынган, бу акча белән бәйле. Блокировкага каршы торучы җитди кешеләр дә бар, хәтта Русиянең махсус операциясен (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый - ред.) яклаучылар арасында да. Өстәвенә, куәт оешмалары кешеләре һәм түрәләр үзләре дә аны актив куллана. Кайсыдыр полицейскийның коррупция, акча турында Max-та сөйләшүләр алып барганын күз алдына да китереп булмый, — ди ул.— Монда төп эш Путин тирәсендәге "якын кешеләр"нең үз максатларында, беренче чиратта Ковальчукларның икътисади кызыксынуында. Алар, башка акционерлар белән бергә, Max белән бәйле. Аларга кешеләр дә, сугыш та, Украина белән чиктә урнашкан өлкәләрдәге кешеләр дә (ә алар оператив мәгълүмат алыр өчен Telegram-ны куллана) мөһим түгел. Максат — теләсә нинди юл белән Max-ны алга этәрү, монда административ ресурсны кулланалар, барысын да аны үз телефоннарына урнаштырырга мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә Telegram-ны блоклау аларга файдалы. Гомумән, хәл катлаулы, ләкин минемчә Telegram, томаланачак, моның ихтималы бик зур.

2021 елның декабрендә Sogaz (Юрий Ковальчук белән бәйле) "МФ Технологии" акционерлык җәмгыятенең 45% өлешен сатып алды. Әлеге компания VK холдингындагы хиссәләрнең 57,3 процентын контрольдә тота. Бу килешү нәтиҗәсендә Ковальчукка һәм "Газпромбанк" оешмаларына якын көчләр VK-ны үз контроленә алды. Соңрак нәкъ шул ширкәт 2025 елда Max мессенджерын эшләтеп җибәрде.

Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыена?

Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин Telegram платформасын актив куллана. Берничә ел дәвамында аны укучылары, караучылары тупланган, ул аларны аңлы, фикерли торган аудитория дип атый. Аны караучылар күпчелеге Telegram-ны куллана. Айсин Telegram-ны мәгълүматны җитез җиткерер өчен уңайлы мәйданчык дип саный, фикерләрне кыска итеп тә язып та, видео, аудио белән җиткереп була, ди ул. Telegram-га керү тәмам ябылса, кешеләрнең бер өлеше югалачак, ди ул.

— Хакимият Telegram-нан шүрли, чөнки Русиядә ул күңел ачу, шалтыратып хәл-әһвәл белешү урыны түгел. Анда үзгә мәгълүмат алырга теләүче, дөньяда ниләр булып ятканын белергә, алга таба ниләр булыр дип фаразларга тырышучылар утыра. Сәясәт турында сөйләшә торган урын ул. Хакимият үзе бәйсез матбугатны, сүз иреген буып үтерде, әмма аның белән кешеләрдә пропагандадан тыш мәгълүмат эзләү теләген юкка чыгара алмады, — дип сөйли Айсин. — Әйе, аудиториянең бер өлеше төшеп калачак, алар арасында өлкән буын кешеләре булыр дип фаразлыйм, алар VPN кулланырга, яки сатып алырга күнекмәгән. Кемдер, чыннан да, аны бер сүндереп, бер кабызып утырырга арый. Әмма дөньясы шундый, хәзер кирәкле мәгълүматны эзләп табасы, аны анализларга да өйрәнергә кирәк.

Русиядән Телеграмга керү мөмкинлеге югалса, кызганыч булачак. Мине, Татар шурасы каналын карап, укып баручылар шактый. Телеграм сәяси платформа, бәйсез иде. Анда эшләү дә уңайлы. Шуңа без аудиторияне югалтмас өчен VPN ясадык, мәгълүматсыз калырга теләмәгән кешеләр аны кулланыр дип ышынам.

Әмма Телеграм капкалары ябыла икән, Instagram-ны кулланачакбыз. Хакимият аны да экстремистик дип атады, әмма кешеләр куллана. Хакимият аны попса урыны дип саный, матур фото, көлкеле видеолар урыны дип кабул итә. Әмма соңгы вакытта без анда да активрак эшли башладык, кайбер видеолар 5 млн карау җыйды. Кеше Instagram-ны күңел ачыр өчен куллана дип уйлыйбыз, әмма безнең караулар башканы исбат итә. Бөтен дөнья YouTube-та ризык пешерү рецептларын, кер юю машинасын ничек рәтләргә видеоларын карый, бары тик Русиядә генә ул сәясәт турында сөйләүче урынга әйләнде. Үзенә күрә феномен. Хакимият бөтен медианы кулына төшереп аны пропагандага әйләндермәсә, болай булмас иде.

БУ ТЕМАГА: Татар инстаграмы: блогерларның керемнәре кимегәнме?

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасовның да үз Telegram каналы бар. Аның да аудиториясе зур һәм ул алар белән даими аралаша. Габбасов фикеренчә, Русия хакимияте ничек кенә тырышмасын Советлар Берлегендәге кебек чит ил радиоларын томалаган кебек максатына ирешә алмаячак, дигитал заманда төрле урау юллары ачыла. Путин режимы тотал контрольгә һәм пропаганда медиасына буйсындыруга ирешә алмаячак, дигән фикердә ул.

Урта буын да, яшьләр дә ишек ябыла икән, урап булса да керү юлын табачак

— Әйе, СССР вакытында чит ил радиоларын томалар өчен төрлесен кулланганнар, әмма телегән кеше Азатлык Радиосын да, Би-Би-Си Радиосын да тота алган. Русия империясиясе вакытында ук Балтыйк илләре җирләрендәге кешеләргә үз туган телләрендә сөйләшергә тыйганнар, уку-укыту булмаган. Латыш, литвалар, эстоннар онытканнармы телләрен? Юк. Путин режимы интернетсыз дөньяны күрмәгән буынга нәрсә тәкъдим итәргә тели соң? Мах? "Бюджетник"лар кулланыр, әмма яшьләр дә, башкалар да VPN-ның нәрсә икәнен, аны ничек кулланырга кирәклеген белә. Башкортстанның бер депутаты әлеге дә баягы СССР заманнарын сагынып, газетларны кайтарырга, аларны көчәйтергә кирәк, ялган мәгълүмат таралмаячак дигән фикер әйтте. Ахмак фикере бит, XXI гасырда интернетны кәгазь газетлар ничек алыштыра алсын? Бу әйдәгез машиналарны кулланмыйк, атта, арбаларда йөрик дигән сүз кебек. Интернетсыз яши алмаган буыннар барлыкка килде. Урта буын да, яшьләр дә ишек ябыла икән, урап булса да керү юлын табачак. Дигитал заманда яшибез. Бер VPN-ны ябарлар, тагын яңа унысы барлыкка киләчәк, — диде Габбасов Азатлыкка. — Телеграмны ябачаклар дип махсус әзерләнмим, борчылмыйм да. Телеграмны тулысынса үтерәләр икән, YouTube-та эшләүне дәвам иттерәчәкбез. Ул да ябыла икән, аннары уйларбыз. Бәлки, радио ачарбыз, подкастларга күчәрбез. Әлегә эшлибез.

БУ ТЕМАГА: Русия блогерлары 80 процентка кадәр керемен югалткан

Телеграмда кием-салым сатучылар да, витаминнар, БАДлап сатучылар да бар. Күңел ачу өлкәсендә эшләүче блогерлар да Instagram-нан күчеп Телеграмны да ирексез куллана башладылар. Анда аудиторияне җыю авыр, башка, үзгә алгоритмнар куллану кирәк. Блогерлар яңа гына Телеграмга өйрәнеп кенә бетте, хәзер аны да ябалар, дип зарлана.

Русиядәге стилист, инфлюенсер Азатлык Радиосына Русия хакимияте кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген кысу белән генә шөгыльләнә, дип сөйләде.

— Безне башта Instagram-нан куып чыгардылар, ябыла, аны кулланырга ярамый, бу - экстремистик платформа дип куркыттылар. Бик авыр булса да Телеграмга күчтек. Бу еллар буена җентекләп аудиторияне җыйган блогерлар эшне яңадан башлау белән тиң иде. Кемдер Телеграмга күчмәде, сезне Instagram-да карауны дәвам итәчәкбез, кемдер Instagram бездә ачылмый, Телеграм гына калсын ди. Шуңа блогерлар Instagram-ны да ташламады, Телеграмны да алып барырга мәҗбүр булды. Эш өстәлде генә. Әле реклам кануннары да өстәлде. Ике платформада да эшләү принциплары төрле, бу бик күп көч, вакыт таләп итә. Инде өйрәнеп кенә беттек, кешеләрне Телеграмны карарга өйрәтеп кенә бетердек, анысын да ябабыз диләр. Арыдым. Нигә тыныч кына кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек бирмиләр соң? Ни диим? Хакимият ни әйтсә, шуңа буйсынырга туры килә. Әмма бу хәлләр нык арыта һәм ачуны китерә, — диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!