Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар инстаграмы: блогерларның керемнәре кимегәнме?


Instagram челтәренең Русиядә тыелуына бер ел узды. Платформаның илдә блоклану аркасында инфлюэнсерларның, ягъни социаль челтәрдәге фикер "лидер"ларының кереме кимегән иде. Әмма "Meta" ширкәтенә караган Instagram РФ хакимиятләре тарафыннан экстремист дип табылса да, күпләр бу социаль челтәрдән баш тартмады, аны куллануны дәвам итә. Моны кайбер татар блогерлары да раслый.

2022 елның 21 мартында Русиядә Instagram тыелганнан соң, әлеге платформада акча эшләүче җырчылар һәм башка "йолдызлар" көнбатыш партнерларын, реклам бирүчеләрне югалтты. Кайбер эре ширкәтләр реклам бюджетларын өлешчә Telegram һәм "ВКонтакте" кебек челтәрләргә күчерде. Дәүләт медиалары, мәдәният оешмалары Instagramнан "киткән" иде, әмма соңгы айларда әлеге челтәргә "әйләнеп кайтучылар" да шактый. Мәсәлән, 2022 елның мартыннан бирле "дәшми торган" Камал театры, "Ватаным Татарстан" газеты аккаунтлары янә җанланды. Һәм андыйлар бихисап.

Татар-башкорт инстаграмы хәзер нинди хәлдә? Башкорт һәм татар телләрендәге контент авторлары ни белән яши, аларга соңгы елдагы үзгәрешләр ничек тәэсир итте? Азатлык Идел-Урал инфлюэнсерлары белән сөйләште.

ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНА, 74,5 МЕҢ ЯЗЫЛУЧЫСЫ БАР

Җырчы һәм блогер Лилия Хәйруллина язылучыларны җәлеп итү мәсьәләсе хәзер кабат тотрыклы хәлгә килде, ди.

— "Meta" томалангач та, активлык кимегән иде, чөнки кешеләр Instagramга керә алмый башлады. Әмма соңрак кешеләр VPN урнаштырып яңадан керә башладылар. Хәзер язылучыларымның активлыгы элеккечә дисәм дә ялгыш булмас. Ул бит аудиториядән дә тора. Олырак кешеләргә, мәсәлән, Instagram аның кадәр кирәк түгел — андыйлар VPN урнаштыру мәшәкатьләренә кереп тормыйча, кире кайтмадылар. Ә менә яшьләр, урта яшьтәгеләр — янә минем белән. Аларга бу платформасыз яшәүне күз алдына китерү авыр, чөнки ул һәр яктан шулкадәр уңайлы! Күпләр әле дә актив рәвештә Instagramда утыра.

— Реклам бирүчеләр саны үзгәрдеме?

Әгәр ул тикшерелмәгән, шикле икән — андый ширкәтләрне үземдә чыгармыйм

— Реклам бирүчеләр саны шул ук калды дисәм дә хата булмас, чөнки реклам барыбер кирәк: иң күп кеше утыра торган интернет-мәйданнарның берсе бит ул. Мин үзем башка платформаларны да кулланам: медиа кешесе булгач, бөтен җирдә дә булырга кирәк — һәрбер социаль челтәрдә дә. Шулай ук, телевидениедә, радиода булырга тырышам. "ВКонтакте"да да төркемем бар, Telegramда да каналым бар. Тик аларны Instagramны кебек бик актив һәм актуаль рәвештә алыр барырга өлгермим — мин бит үзем алып барырга тырышам. Әлбәттә, булышчыларым да бар, әмма башка социаль мәйданчыклар — икенче, өченче һәм башка урыннарда.

— Алай булгач, керемегез элекке дәрәҗәгә кайтты инде?

— Әйе, артык үзгәрешләр юк. Бартерга килгәндә, нәрсә тәкъдим итүләреннән тора — үземә кирәкле әйбер булса, элек тә ризалаша идем, хәзер дә шулай. Ә коммерция нигезендә булса — һәр рекламны да алмыйм. Әгәр ул тикшерелмәгән, шикле икән — андый ширкәтләрне үземдә чыгармыйм.

— Көндәшләргә килгәндә, алар кимегән дип әйтергә җирлек бармы?

— Конкуренция ягыннан блогер икән — элек челтәрдә ничек утырса, хәзер дә шулай утыра. Мөмкинлекләр бар бит! Бу акча эшләүдән дә түгел — бу бит кешенең яшәү рәвеше, ул шулай яшәргә күнеккән. Тормышта дуслар белән ничек күрешәсең, социаль челтәрләрдәге дуслар белән дә — дистанциядә булса да — шулай аралашырга күнегәсең.

РӘФИС АТАКАЗ, 37,2 МЕҢ ЯЗЫЛУЧЫСЫ БАР

— "Meta" томаланганнан соң, язылучылар саны кимемәде, алар ничек язылган, шулай калды, ә менә активлык кимеде — лентамны карау, хикәяләремне карап баручылар саны азайды. Бер ел шулайрак булып торгач, 2022 елның азагына платформа үзенең элекке хәленә кайта башлады: язылучыларның активлыгы күтәрелде. Хәзер инде халык ярдәмчел әсбаплар куллана башлагач, бөтенесе керә башладылар. Беренче мәлдә, әлбәттә, халыкка кереп карау, VPN кушу авыр иде. Шуңа күрә минем язылучылар саны кимемәде, киресенчә, үсә бара. Кереп караучылар саны да үсә — язылучылар саны утыз мең, кереп караучылар саны йөз меңгә җитә.

— Ә реклам бирүчеләр?

Мин беркайчан да бартер, хезмәт белән эшләмим, чөнки шундый бер сәер ягым бар: рекламнан кергән акчаны мохтаҗларга, авыру балаларга күчерәм

— Реклам бирүчеләр дә беренче мәлдә аптырашта иде: караучы булмагач, әллә ни реклам бирмиләр иде. Хәзер реклам да — язылучылар VPN аша кайтканнан бирле — үз хәленә кайтты.

Әмма шәхсән миңа килгәндә, мин рекламны бик аз, сайлап кына алам. Үземнең сәхифәмне реклам белән тутырып, халыкны ялыктырасым килми. Бүтән блогерларга охшатып, хикәяләргә берничә тәрәзә реклам куярга теләмим —бик сирәк кенә куям. Күп блогерлар рекламга күчте — элек вайннар төшерү белән шөгыльләнгәннәр дә ул башлангыч юлларыннан читкә китте.

— Рекламнан кергән керемегез дә элекке дәрәҗәгә кайттымы?

— VPN кергәнче, реклам күбрәк акчалата иде. Мин реклам алганда, реклам бирүченең сәхифәсенә кереп карыйм: нәрсә тәкъдим итә, ничә язылучысы, ничә публикациясе бар, хикәяләрен ничек алып бара — шуңа карап эшчәнлегеннән чыгып бәя куя идем. Бер ара реклам туктап торды, ә хәзер яңадан тәкъдим итәләр, әмма күбрәк бартер яки хезмәт тәкъдим итәләр. Мин исә беркайчан да бартер, хезмәт белән эшләмим, чөнки шундый бер сәер ягым бар: рекламнан кергән акчаны мохтаҗларга, авыру балаларга күчерәм. Шуңа күрә миңа рекламнан акчалата килүе бартердан яки хезмәттәшлектән мөһимрәк, чөнки реклам акчасы тагын кемгәдер ярдәм итәргә тиеш — минем шәхси кесәгә түгел.

— Instagramнан кала тагын нинди платформалар кулланасыз?

— Башка платформаларны кулланмыйм, андый бит-сәхифәләр алып бармыйм, Telegram-каналларга ажиотаж булган чорда да андый нәрсәләр оештырмадым. Бүгенгә бар Instagram — бетсә, димәк, бетә. Моңа кадәр Instagramсыз яшәдек — бетеп китсә, аңардан башка да яшәрбез. Без — бик тә тиз өйрәнә торган халык: бүтән нәрсәләр уйлап чыгарсалар, бүтән нәрсәгә кушылырбыз.

— Сезнеңчә, татар блогерлары арасында чын инфлюэнсерлар, фикер "лидер"лары бармы?

Татар блогерлары арасында фикер "лидер"лары юк дип уйлыйм, үземне дә андый кешегә санамыйм

— Татар блогерлары арасында фикер "лидер"лары юк дип уйлыйм, үземне дә андый кешегә санамыйм. Әлеге дә баягы хәлләрдән соң, нәрсәдәндер куркып, күп нәрсә турында сөйләмиләр. Моңа кадәр булган эшчәнлекләрен карасаң, бу хәлләргә кадәр алар бик тә кыю иделәр, нәрсәдер сөйли иделәр... Бераз булса да бар иде шундыйлар. Хәзер бу вазгыятьтә бер елдан артык яшибез бит инде — бу әйберне туктаттылар. Үзләре туктаттымы, кемдер тәкъдим иттеме — белмим.

Фикер йөртү, бүгенге вазгыятькә карата фикер белдерү — татар блогерлары арасында бу темага кагылган бер генә әйбер дә күргәнем юк. Мәсәлән, безнең рәис исемен алыштырдылар, тел, Конституция турында бер генә блогер да үзенең сәхифәсендә бу мәсьәләләргә карата бер генә фикер дә җиткерми. Үзенең генә фикерен түгел, хәтта бер генә материал куйганын да күргәнем булмады. Ә инде нәрсә ашарга, нәрсә кияргә дигән тормыш идеяләрен мин фикер дип санамыйм — бу гади генә үз сәхифәңне алып бару.

Безнең рәис исемен алыштырдылар, тел, Конституция турында бер генә блогер да үзенең сәхифәсендә бу мәсьәләләргә карата бер генә фикер дә җиткерми

Бүгенге көн кадагына кадаган проблемнарны яктыртмаган сәхифәләр — буш сәхифә дип кенә уйлыйм. Блог башлаган бер-ике елда минем дә дин һәм сәясәт темасына кагылмаска дигән принцип бар иде, чөнки анда кагылыр өчен аның белгече булырга кирәк. Үзең белмәгән әйбер турында сөйләү дә куркыныч, чөнки сине бит кеше тыңлый, синең фикергә колак сала — "Ул шулай әйтте", дип сине аргумент итеп китерергә генә тора. Шуңа күрә мин бик сакланып кына, аудиториягә "Шулаймы икән, сез ничек уйлыйсыз?" дип әйтергә тырышам. "Минем фикерем шулай, бу гына дөрес" дип түгел, сез ничек уйлыйсыз, сездә нинди фикерләр бар дип, төрле яктан фикерләр көтәм — үз фикеремне такмыйм.

Татар блогингында дөньяви мәсьәләләргә фикер белдерүчеләр бик аз.

Instagram кулланучы 80 миллион русияле дәүләт кушкан социаль челтәрләргә күчәме
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:49 0:00

DORIANA KENAZ, 94,6 МЕҢ ЯЗЫЛУЧЫСЫ БАР

Аккаунты урыс телендә булса да, кайбер видеоларда әбисе белән башкортча сөйләшүе белән интернет кулланучыларда популярлык казанган Doriana Kenaz Instagram томаланганга карап язылучылар саны үзгәрмәде, ди.

Соңгы видеодан соң бер атнада 400 кеше килде

— Блог минем өчен акча эшләү чыганагы түгел, рекламга заказларны сирәк алам. Реклам бирүчеләр саны үзгәрмәде, өч ел дәвамында эшләп килгән берничә реклам бирүчем бар һәм бу миңа җитә. Башка платформаларда утырмыйм, вакытым да юк.

Блогтан кергән керемнең күләме үзгәрмәде. Минем контент уникаль, ягъни, башка блогерлардан аермалы буларак, мин аны сирәк алып барам һәм илһам килгәндә генә постлар чыгарам, шуңа күрә блогерлыктагы конкуренция хакында берни әйтә алмыйм. Блогер түгел, артист буларак яшим мин. Яңа язылучылар да өстәлә тора: мәсәлән, соңгы видеодан соң бер атнада 400 кеше килде.

АЙДАР ГАБИДУЛЛИН, 35 МЕҢ ЯЗЫЛУЧЫСЫ БАР

Кайчандыр Instagramда үзенчәлекле мишәр сөйләмен популярлаштырган ("Не шали, мишарин") вайнер Айдар Габидуллин хәзер кешеләргә бу челтәрне куллану катлаулы дип саный:

— Дөресен әйткәндә, VPNны да, калганнарны да кулланмый бугай кеше. Язылучылар саны артса да, бик әкрен генә арта, ә караучылар саны кимеде, шуңа күрә башка платформаларны караштыргалыйбыз. Ә болай коры статистиканы әйткәндә, караучылар саны да, лайклар да икеләтә кимеде, язылучылар саны да икеләтә әкренрәк арта. Әле бит хәзер рекламга да бирергә ярамый: "Meta"ның үзенең таргет рекламын кулланырга ярамый, шуңа күрә төрле блогерлар аша рекламлау юлы гына кала. Ә ул блогерлар кайвакыт статистикаларын дөрес күрсәтми. Гомумән, Татарстанда яхшы реклам бирүчеләр бик аз. Андыйлар элек тә бик күп түгел иде, хәзер дә аз. Үзем колбаса җитештерәм, массаж ясыйм кебек вак-төякләр булгалады, ә менә күпләп акчалата реклам сатып алучылар юк.

— Алайса кергән акча кимеде инде?

Татарстанда яхшы реклам бирүчеләр бик аз. Андыйлар элек тә бик күп түгел иде, хәзер дә аз.

— Юк инде ул (көлә). Үзебезнең медиалыкны башка төрле юл белән акчага әйләндерәбез.

— Башка челтәрләрне кулланып карадыгызмы?

— Башка платформаларны кулланып карадым, әмма аңа кулым җитмәде. Вакыт кирәк ич: шул ук "ВКонтакте" әлегә бик уңайсыз, анда видеоларны ничегрәк йөкләргә, ничек статистиканы карарга икәне аңлашылмый. Telegram җайлы, ләкин шулай ук аңлашылып бетми — ничек кешеләрне анда күпләп җәлеп итәргә? Тик аны эшләргә кирәк.

— Көндәшләрегез ничек яши?

— Көндәшләр ничек бар иде — шулай бар, ничек юк иде — шулай юк. Хәзер аңлатып узам. Һәрбер блогер үзенчә: кемдер — вайннар, кемдер лайфстайл төшерә, кемдер парик киеп өендә генә яздыра, кемдер интервьюлар ала, кемдер — эстрада йолдызы... Андыйларны тулысынча блогер дип тә әйтеп булмый инде. Бу кешеләр Instagramнан чыгып киттеләр дип әйтә алмыйм. Әйе, бу челтәрдә язылучылар җыйган кайбер алып баручылар, кеше җәлеп итү кыенлашу белән, вакыт әрәм итеп тормыйм дип, аккаунтларын бетерде, "ВКонтакте"дагы сәхифәләрен генә калдырды. Тик шулай да, конкурентлар саны нык кимеде дип әйтә алмыйм.

Instagram

Instagram социаль челтәре 2010 елдан бирле эшли. 2012 елда аны Facebook Inc. компаниясе (хәзер ул Meta дип атала) сатып алды.

2020 елның маенда (MediaScope мәгълүматына күрә) әлеге платформа Русиядә 8нче иң популяр сайт булган.

2022 елның 11 мартында Русия баш прокуратурасы таләбе нигезендә Роскомнадзор Русиядә Instagramга керү мөмкинлеген чикләде. 14 марттан Instagramга Русиядән керү мөмкинлеге тулысынча юк ителде, ә платформа үзе "тыелган" сайтларның бердәм реестрына кертелде. Шул ук елның 21 мартыннан әлеге социаль челтәр Русия территориясендә рәсми рәвештә тыелган.

Тыелуга карамастан, Русиядә күп кенә кулланучылар Instagramны куллануын дәвам итә — моның өчен алар VPN (виртуаль шәхси челтәр) урнаштыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG