Accessibility links

Instagram кулланучы 80 миллион русияле дәүләт кушкан социаль челтәрләргә күчәме


Instagram кулланучы 80 миллион русияле дәүләт кушкан социаль челтәрләргә күчәме
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:49 0:00

14 мартта Роскомнадзор Instagram-ны томалады. Хакимият халыкка Вконтакте һәм Одноклассникага күчәргә тәкъдим итә. Блогерлар аптырашта. Нишләргә? Вконтакте һәм Одноклассники – үткәнгә кайту, Telegram – кайбер блоглар өчен туры килми. “Татарча подкаст”ның чираттагы чыгарылышы шушы темага багышланды.

Ниләр хакында сөйләштек:

- Instagram томалануы, 80 миллион кулланучының аптырашта калу.
- Telegram-га 40 миллилион кеше килгән, алар анда калачакмы?
- Журналист Рәмис Латыйпов халыкның Вконтактега ни өчен кайтырга теләмәве турында язды, ә без аны укыдык.
- Инстастайл – нәрсә иде ул?
- ВКонтакте музыкаль платформаларга альтернатива була аламы?
- ВКонтактеның уңай яклары
- ВКонтактеда иминлек мәсьәләләре
- Томаланган төркемнәр, оппозициянең Вконтактега үтеп керә алмавы.
- Блогерлар өчен Telegram килешәме?
- Telegram төрле үле каналлар зиратына әйләнеп калырга мөмкин
- Матбугат.ру хуҗасы фикере
- Безнең тормышны күзәтү өчен генә социаль челтәрләрдә теркәлгән туганнар турында
- Telegram а акча эшләү мөмкинлекләре бар (блогер Илья Варламов мисалы)
- Татар социаль челтәрләре турында хыял ("Татар иле", Telem...)
- Татар телендә язучы ботлар һәм бизнеска ярдәм итүче файдалы ботлар.
- Кытайда социаль челтәрләр томаланган, яшиләр бит әле дигән фикер белән килешергәме?
XS
SM
MD
LG