Самар өлкә мәхкәмәсе башкорт активисты 46 яшьлек Руслан Габбасовны читтән торып 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
Мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтанып РБК хәбәр итүенчә, Габбасовны күп кеше катнашында тәртипсезлекләр оештыруда, теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда һәм ят агент эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепле дип тапканнар.
Тикшерү фикеренчә, Габбасов 2024 елның гыйнварында социаль челтәрләр аша Баймакта тәртипсезлекләр оештырган һәм координацияләгән дип хәбәр итә РИА Новости. Ул вакытта башкорт активисты Фаил Алчыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына дистәләрчә кеше җыелды һәм полиция белән бәрелешләр чыкты.
Габбасовка карата чыгарылган хөкем карары аны Русиядә тоткарлаудан соң яки илгә депортацияләнгәннән соң гамәлгә керәчәк. 14 ел иректән мәхрүм итүдән тыш, Габбасовка тугыз ел интернет сайтлар алып бару тыелган. Шулай ук мәхкәмә аңа 1 миллион сумнан артык штраф салган.
Башкорт активисты Руслан Габбасов Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидерларының берсе 2021 елда илдән китәргә мәҗбүр булды, Литвада сәяси сыену алды. Ул эмиграциядә актив сәяси эшчәнлек алып бара. Габбасов башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистлары белән Азат милләтләр лигасы төзүдә катнашты.
Интернетта актив яза, Телеграм канал алып бара, Русиянең Украинага сугышын тәнкыйтьли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!