Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан кимендә 18 мең сугышчы үлгән. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проекты күрсәтә.
Украинада һәлак булган татарстаннар һәм башкортстаннар исемлеген Азатлык 2022 елның февраленнән алып бара. Хисапка Башкортстан һәм Татарстаннан үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат җыела. Бу журналистларыбыз таба алган исемнәр генә, хакимият тарафыннан рәсми югалту саннары аталмагач, бу эшне медиа һәм бәйсез күзәтүчеләр башкарырга мәҗбүр.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
2026 елның 15 апреленә Азатлык хисабында 18 021 исем тупланды.
Татарстаннан кимендә 8484 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 9537 үлгән хәрби исеме бар.
Февраль азагында Азатлык сугышта ике республикадан кимендә 17 мең хәрбинең үлгәнен хәбәр иткән иде. Ә менә бер ел элек, 2025 елның 17 апрелендә үлүчеләр саны 10 меңнән арткан. Димәк, соңгы бер елда исемлеккә 8 меңләп кеше өстәлде.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан – Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Татарстан саннары
Бүген исемлектә Татарстаннан 8484 кеше бар. Аларның зур өлеше (1425) сугышка Казаннан киткән.
Районлап статистика түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 1425 кеше.
- Чаллы – кимендә 895 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 565 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 408 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 369 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 326 кеше.
Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,30.
Яшь төркемнәренә караганда, без 45-54 яшь категориясен аерым саный башладык. Статистика болайрак:
- 35-44 яшь: кимендә 3059 кеше (38,37%),
- 25-34 яшь: кимендә 1911 кеше (23,97%),
- 45-54 яшь: кимендә 1876 кеше (23,53%),
- 18-24 яшь: кимендә 586 кеше (7,35%).
- 55+ яшь: кимендә 541 кеше (6,79%).
Барлыгы 7973 кешенең яше турында мәгълүматны таба алдык.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да һәлак булучылар күп.
Башкортстан саннары
Башкортстаннан исемлектә хәзерге вакытта 9537 кеше бар.
Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 819 кеше.
- Белорет районы – кимендә 434 кеше.
- Учалы районы – кимендә 346 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 319 кеше.
- Салават – кимендә 301 кеше.
- Баймак районы – кимендә 288 кеше.
- Туймазы районы – кимендә 286 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 285 кеше.
Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше – 39,47.
Яшь статистикасы түбәндәгечә:
- 35-44 яшь: кимендә 2705 кеше (35,69%),
- 25-34 яшь: кимендә 1828 кеше (24,12%),
- 45-54 яшь: кимендә 1702 кеше (23,53%),
- 18-24 яшь: кимендә 647 кеше (22,46%).
- 55+ яшь: кимендә 697 кеше (9,20%).
Барлыгы 7579 кешенең яше турында мәгълүматны таба алдык.
Урта яшь әкерен булса да, күтәрелә бара. Соңгы айларда 50 яшьтән олырак кешеләрнең һәлак булуы турында хәбәрләре ешайды. Бу саннар – соңгы берничә елда Русиядә, шул исәптән милли республикаларда да, агрессив рәвештә ихтыяриларны җыю, сугышка зур түләүләр вәгъдә итеп җибәрү нәтиҗәсе.
Үлүчеләр турында мәгълүмат җыю кыенлаша бара
Моңарчы Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булганнар турында мәгълүмат җыючы "Чужая война" проекты үз эшен туктатты. Аноним булган проект авторлары илдә туганнарына басым булганын хәбәр итте.
— Безнең канал администрациясе Русиядән читтә, бу безгә ачык сөйләргә мөмкинлек бирде. Әмма Русия махсус хезмәтләре күптәннән безгә ау алып бара. Хәзерге вакытта республикада калган безнең туганнар һәм якыннарга басым барлык мөмкин булган кысалардан чыкты. Без кадерле кешеләрнең иминлеген куркыныч астына куя алмыйбыз, эшебезне дәвам итә алмыйбыз, — дип аңлатты проект авторлары.
"Чужая война" сугышка үлгән Башкортстан кешеләренең исемлеген 2022 елның көзеннән алып бара иде. Элек мәгълүмат сайтта да чыгып барган, әмма ул Русиядә томаланган.
Проектның ябылуы сугышта үлүчеләрнең санын һәм алар турында статистик мәгълүматны җыюны катлауландыра. Азатлык Радиосы да бу базага еш мөрәҗәгать итте, андагы мәгълүматлар сугышта үлүчеләрнең яше, туган районы, кайбер өстәмә мәгълүматны төгәлләштерергә ярдәм итә иде. Шуңа карамастан, Азатлык Радиосы барлык ачык чыганаклардан бу мәгълүматны җыюны дәвам итәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!