Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт?

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Азатлык Радиосы Путин сугышында Татарстан һәм Башкортстаннан китеп үлүчеләрнең нинди милләттән булуын фаразлап карады, моның өчен ономастик ысул кулланылды. Тулаем алганда ике республикадан расланган үлүчеләр саны 17 меңнән артып китте.

2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы елларда даими рәвештә ишетеп торачак: "НАТО Русия чикләренә якыная", "безгә башка юл калдырмадылар", "Киевтәге хакимият кануни түгел", "демилитаризация" һәм "денацификация" кирәк" һәм башка шундый ялган нарративлар.

Башта Путин һәм аның хакимияте моны бөтенләй сугыш дип атамый, "махсус хәрби операция" дигән ялган бер төшенчә кертелә. Сугыш сүзен кулланучыларга каршы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән репрессияләр башлана, бар илдә кырыс цензура кертелә, йөзләрчә мең кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Беркем дә, беренче чиратта Русия хакимияте үзе, һәм әлбәттә гади халык та сугышның болай озак дәвам итәчәген көтмәде дияргә була - Путин гомумән Русия гаскәренең "Киевны 3 көндә" яулап алуына ышана.

Бүген - 2026 елның 24 феврале, сугыш инде төп-төгәл 4 ел дәвам итә. Азатлык Радиосы бу сугыш һәм тәэсире турында даими язып тора, ә ул бөтен өлкәләрдә чагыла: икътисадта, сәясәттә, сәнәгатьтә, демографиядә, гади халык тормышында... Әмма аның иң зур нәтиҗәсе – ике яктан да өзелгән гомерләр. Русиянең бу сугышта югалтулары Икенче дөнья сугышыннан соң СССР һәм Русия катнашкан барлык сугышлардагы югалтуларны бергә кушканнан да күбрәк килеп чыга.

Тикшеренүчеләр һәм журналистлар даими әйтеп тора: сугышта милли республикалар, асаба халык вәкилләре аеруча зур зыян күрә. "Медиазона" җыя торган үлүчеләр исемлегендә беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан. Азатлык Радиосы җыйган саннар тагы да зуррак. Сугыш бигрәк тә азсанлы милли азчылыкларны, ди тикшерүчеләр.

Сугышның 4 еллыгына Азатлык Радиосы хисабында җыелган саннарны тәкъдим итәбез. Беренче тапкыр без җыелган исемнәрнең ономастик анализын ясап, Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең милләтләрен өйрәнеп карадык.

Ике республикадан: кимендә 17 мең югалту

Сугыш башыннан бирле Азатлык Радиосы "Сугышта үлүчеләр" дигән хисапны алып бара. Анда Башкортстан һәм Татарстаннан үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат җыела. Бу журналистларыбыз таба алган исемнәр генә, хакимият тарафыннан рәсми югалту саннары аталмагач, бу эшне медиа һәм бәйсез күзәтүчеләр башкарырга мәҗбүр.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

2026 елның 24 февраленә Азатлык хисабында 17013 исем тупланды.

Татарстаннан кимендә 7889 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 9124 үлгән хәрби исеме бар.

Гыйнвар башында гына Азатлык сугышта ике республикадан кимендә 15 мең хәрбинең үлгәнен хәбәр иткән иде. Ә менә бер ел элек, 2025 елның 24 февралендә исемлектә 8761 исем булган. Ягъни, Азатлык хисабына исемлекнең яртысы соңгы елда өстәлде.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан – Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Үлүчеләрнең милләте

Беренче тапкыр без ике республикадан һәлак булган сугышчыларның милли составын исем-фамилияләр буенча анализлап карадык. Моның өчен ономастик ысул кулланылды – ягъни кешеләрнең исемнәре һәм фамилияләре нинди милләткә, кайсы милли төркемгә караганын өйрәндек. Аерып карау өчен татар гадәте исемнәре һәм урыс гадәте исемнәре дигән төшенчәләр кертелде.

  • Моны ачык итеп әйтү мөһим: бу эш кешенең милләтен билгеләү түгел. Ономастик ысул кешенең исеме һәм фамилиясе урыс яки татар-башкорт исем традициясенә якынмы икәнен генә күрсәтә. Бу – фәкат фаразга нигезләнгән бәяләмә.
  • Анализ вакытында исемнәрнең формасы, фамилияләрнең килеп чыгышы, тел үзенчәлекләре исәпкә алынды. Урыс исеме + татар фамилиясе кебек катнаш очраклар аерым төркемгә кертелде, чөнки аларны төгәл билгеләү кыен.
  • Бу ысул зур мәгълүмат массивлары буенча гомуми тенденцияләрне күрергә мөмкинлек бирә, ләкин аерым кешенең милләтен билгеләү өчен кулланыла алмый.

Башкортстан очрагында исем-фамилияләрнең татармы-башкортмы икәнен билгеләү мөмкин түгел. Шуның өчен Башкортстан очрагында без "татар-башкорт" исемнәре дигән аерым категорияне булдырдык. Шуны да искәртү кирәк - беренче карашка урыс традициясендәге исемнәр артында ике республикадагы чуаш, мари, удмурт кебек халыкларның вәкилләре дә була ала.

Анализ нәтиҗәләре түбәндә китерелә:

Татарстан:

  • Татар гадәте исемнәре якынча – 3165 (40,1%)
  • Урыс гадәте исемнәре якынча – 4 153 (52,6%)
  • Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 571 (7,2%)

Башкортстан:

  • Татар-башкорт гадәте исемнәре якынча – 4588 (50,3%)
  • Урыс гадәте исемнәре якынча – 3572 (39,1%)
  • Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 964 (10,6%)

Ике республика бергә:

  • Татар-башкорт гадәте исемнәре якынча – 7753 (45,6%)
  • Урыс гадәте исемнәре якынча – 7725 (45,4%)
  • Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 1535 (9,0%)

Ономастик анализ ясаганда, без исемлектә теге яки бу исемнәрнең никадәр еш очравын да тикшердек.

Татарстанда иң еш очраган 5 урыс гадәтендәге исем: Александр (448 тапкыр), Сергей (403), Алексей (255), Андрей (251), Дмитрий (250). Иң еш очраган 5 татар исеме: Рамил (127), Марат (118), Радик (113), Илдар (112), Илнур (105).

Башкортстанда иң еш очраган урыс гадәте исемнәре нәкъ шундый ук, бары тик Андрей белән Дмитрий исемнәренең урыннары алмашынган. Иң еш очраган 5 татар-башкорт гадәтендәнк исемнәр исә: Артур (197), Илдар (150), Рөстәм (130), Ринат (120), Илнур (114).

Иң еш очраган фамилияләргә килгәндә, ике республикада да алар түбәндәгеләр: Иванов (88), Шакиров (78), Вәлиев (74), Васильев (63), Галимов (62).

Татарстан саннары

Һәр хисапта Азатлык республикалар буенча аерым саннарны да тәкъдим итә. Исемлеккә без сугышта һәлак булганнарның исем-фамилиясен генә түгел, ә туу һәм үлү даталары, кайсы районнан һәм шәһәр-авылдан булуы, сугышка ничек китүе (контракт, мобилизация һәм башкалар) кебек мәгълүматны да кертергә тырышабыз.

Бүген исемлектә Татарстаннан 7889 кеше бар. Аларның зур өлеше (1299) сугышка Казаннан киткән.

Районлап статистика түбәндәгечә:

  • Казан – кимендә 1299 кеше.
  • Чаллы – кимендә 824 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 521 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 379 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 327 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 301 кеше.

Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,15.

Яшь төркемнәренә караганда, без 45-54 яшь категориясен аерым саный башладык. Статистика болайрак:

  • 35-44 яшь: кимендә 2849 кеше (38,5%),
  • 25-34 яшь: кимендә 1803 кеше (24,3%),
  • 45-54 яшь: кимендә 1709 кеше (23,1%),
  • 18-24 яшь: кимендә 553 кеше (7,5%).
  • 55+ яшь: кимендә 491 кеше (6,6%).

Барлыгы 7405 кешенең яше турында мәгълүматны таба алдык.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да һәлак булучылар күп.

Башкортстан саннары

Башкортстаннан исемлектә хәзерге вакытта 9124 кеше бар.

Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 792 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 412 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 331 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 318 кеше.
  • Салават – кимендә 290 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 277 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 275 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 269 кеше.

Узган хисаплар белән чагыштырганда, Салават шәһәренең иң күп үлүчеләр исемлегенә чыгуы күренә. Бу безнең исемлеккә соңгы атналарда Салаваттан күбрәк кеше өстәлүенә бәйле. "Аспекты" басмасы шәһәр сайтларының берсендә бу шәһәрдән һәлак булучыларның зур исемлеген тапты. Анда моңарчы безнең исемлектә булмаган кешеләр исемнәре дә булды, Азатлык редакциясе аларны өстәде.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше әкерен генә арта баруын дәвам итә. Хәзер бу күрсәткеч — 39,46. Берничә ай элек ул 39,27 иде.

Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — шулай ук 35-44 яшьлекләр:

  • 35-44 яшь: кимендә 2645 кеше (35,6%),
  • 25-34 яшь: кимендә 1793 кеше (24,2%),
  • 45–54 яшь: кимендә 1670 кеше (22,5%),
  • 55+ яшь: кимендә 680 кеше (9,2%),
  • 18-24 яшь: кимендә 636 кеше (8,6%).

Республикадан 7424 кешенең яше турында мәгълүмат билгеле.

Иң күп үлүчеләр шулай ук — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG