Русия Украинага каршы алып барган сугышка Идел буе төбәкләреннән китеп, анда һәлак булучылар саны кимендә 50 меңнән артты. Бу хакта "Idel.Реалии" басмасы алып барган хисапта әйтелә. Исемлеккә Идел буе федераль бүлгесе һәм Әстерхан өлкәсе керә.
16 февраль көненә "Idel.Реалии" бу төбәкләрдән сугышта үлгән 50 002 кешенең исемен ачыклаган. Исемлекне басма ачык чыганаклардан җыя. Хакимият сугышта югалтулар санын яшерә, чын саннар шактый югарырак булырга мөмкин.
Идел буе төбәкләрен алсаң да, гомумән Русия күләмендә дә һәлак булучылар саны буенча Башкортстан беренче урында бара: сугыш республикадан кимендә 9 042 хәрбинең гомерен өзгән. Аннары Татарстан (кимендә 7 763 кеше) һәм Пермь крае (кимендә 5 277 исем) бара.
Төбәкләрдә һәлак булганнар саны:
- Башкортстан – 9 042 кеше;
- Татарстан – 7 763 кеше;
- Пермь крае – 5 277 кеше;
- Сарытау өлкәсе – 5 068 кеше;
- Самар өлкәсе – 3 364 кеше;
- Оренбур өлкәсе – 3 057 кеше;
- Киров өлкәсе – 2 762 кеше;
- Удмуртия – 2 731 кеше;
- Түбән Новгород өлкәсе – 2 628 кеше;
- Ульян өлкәсе – 1 810 кеше;
- Әстерхан өлкәсе – 1 685 кеше;
- Чуашстан – 1 634 кеше;
- Мари Иле – 1 263 кеше;
- Пенза өлкәсе – 1 253 кеше;
- Мордовия – 665 кеше.
"Медиазона" журналистлары BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме белән бергә 13 февральгә Украинадагы сугышта һәлак булган 177 433 русияленең исемен ачыклаган. Русиянең барлык төбәкләре арасында расланган югалтулар саны буенча лидер булып һаман да Башкортстан кала. Татарстан – икенче урында.
Татарстан һәм Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган сугышчылар исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Бу көннәрдә генә без Башкортстаннан сугышта кимендә 9 мең кешенең һәлак булуын язган идек.
Соңгы елда Башкортстаннан сугышта үлемнәрнең табылган саны ике тапкырга диярлек артты. Республикада унбер үлем очрагының берсе Уфага туры килә. Һәлак булучыларның урта яше – 39,44.
- Русия хакимияте сугышта һәлак булучылар санын ачыктан-ачык игълан итми. Саклану министрлыгы соңгы тапкыр югалтулар турында мобилизация башланган көнне – 2022 елның 21 сентябрендә – хисап биргән иде. Ул вакытта Сергей Шойгу белдерүенчә, югалтулар 5 937 кеше тәшкил иткән.
- Украинага каршы сугышның бер елы эчендә Русиянең югалтулары Икенче дөнья сугышыннан соң СССР һәм Русия катнашкан барлык сугышлардагы югалтуларны бергә кушканнан да күбрәк булган. Мәскәү дә, Киев та, гадәттә, Украинадагы сугыштагы үз югалтуларын ачыктан-ачык атамый, күбрәк каршы якның югалтулары турында сөйли. Журналистик тикшеренүләр һәлак булучылар санына бәйсез бәя бирүнең иң мөһим чыганакларының берсе булып кала.
- CSIS үзәгенең Саклану һәм иминлек департаменты башлыгы Сет Г. Джонс "Кремль һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куя" дип саный. CSIS чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум