Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 9 мең үлем турында билгеле

Күмертауда 37 яшьлек Самат Харисов белән хушлашу, 2026 елның гыйнвары
Күмертауда 37 яшьлек Самат Харисов белән хушлашу, 2026 елның гыйнвары

Соңгы елда Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек артты. Республикада унбер үлем очрагының берсе Уфага туры килә. Һәлак булучыларның урта яше – 39,44.

Ике атнадан Русиянең Украинага каршы сугыш башлануына 4 ел була. Сугышның иң аяныч нәтиҗәсе – ике яктан да кешеләр үлеме. Аеруча зур югалтуларны милли төбәкләр һәм милли азчылыклар кичерә.

Гыйнвар азагында сугышта Русия ягыннан үлүчеләрнең исемлеген җыйган "Би-би-си"ның урыс хезмәте белән "Медиазона" Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләренең күпләп үлүен белдергән. 23 гыйнварга барлыгы 165 661 хәрбинең үлемен расланса, аларның 465е – әлеге халык вәкилләре.

Халык саны нисбәтеннән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерде журналистлар. Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше.

Кечкенә милли азчылыклардан тыш, Русиядәге милли республикалар да зур зыян күрә. Азатлык Радиосы күп тапкыр хәбәр иткәнчә, абсолют санда иң күп үлүчеләр – Башкортстан белән Татарстаннан.

Сугыш башыннан бирле Азатлык Радиосы "Сугышта үлүчеләр" проектын алып бара. Анда без ике республикадан сугышка китеп үлгән сугышчылар исемнәрен туплыйбыз. Хакимият чын югалту саннарын яшергәнгә, бу мәгълүмат икеләтә әһәмияткә ия.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Башкортстаннан 9 меңнән артык сугышчы үлгән

10 февраль көнне Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә без 9004 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык.

Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде. Ягъни соңгы елда гына исемлек ике тапкырга диярлек артты.

Бу, әлбәттә, үлүчеләрнең соңгы елда һәлак булуын аңлатмый. Сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да шактый. Күп хәрби башта "хәбәрсез югалган" дип әйтелә, шактый соңрак кына аларның җәсәде алып кайтыла яки хәрби үлгән дип таныла.

Узган ай Азатлык Радиосы исемлектә нинди хәрбиләрнең кайсы елны үлүен санап карады. Безнең берничә тапкыр язган тезис дәлилләнә бара: ел саен сугышта үлгән кешеләр саны арта гына, һәм иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә.

Үлемнәр географиясе: районнар һәм шәһәрләр

Гадәттәгечә, без һәлак булучыларның кайсы районнан һәм шәһәрдән булуына аерым күз салабыз. Бу мәгълүмат нинди районнарның кешеләрне сугышка җибәрүдә аеруча актив эш итүен дә күрсәтергә мөмкин.

Табигый рәвештә, иң күп үлүчеләр Уфа каласыннан. Бүгенгә башкаладан кимендә 780 үлем турында билгеле. Республикада унбер үлем очрагының берсе Уфага туры килә.

Республикадан сугышта иң күп үлгәннәр кайсы районнан?

  • Уфа – кимендә 780 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 408 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 325 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 316 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 276 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 272 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 268 кеше.
  • Салават – кимендә 257 кеше.

Соңгы үзгәрешләргә килгәндә, Салават шәһәреннән үлүчеләр саны артты. Бу күрсәткеч белән ул Әбҗәлил районын "узып китте".

Шул ук вакытта, исемлектәге кайбер кешенең кайсы шәһәрдән яки районнан булуы билгеле түгел. Башкортстан буенча мондый кешеләр саны якынча 400.

Югалтулар саны белән беренче унлыктагы районнар һәм шәһәрләр барлык югалтуларның якынча 39%-ын тәшкил итә.

Яшь статистикасы

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 39,44. Бу күрсәткеч соңгы саннардан бераз арта бара.

Үлүчеләрнең уртача яше артуы – сугышта бүгенге көндә күбесенчә ихтыярилар (үз теләге белән Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр) үлүенә бәйле. Һәлак булган сугышчылар исемнәре арасында мобилизацияләнүчеләр исемнәре дә күренә, уртача 10 исемгә – 1-2 кеше. Әмма абсолют күпчелек – нәкъ ихтыярилар. Алар арасында исә күпчелекне 40-45тән олырак булган ирләр тәшкил итә.

Шул ук вакытта, безгә исемлектә үлгән кешеләрнең 7 351 очрагында гына яше билгеле. 1 653 очракта яшь турында мәгълүмат юк.

Башкортстанда иң зур үлем очрагы элеккечә 35-44 яшьлекләргә туры килә. Безнең гадәти исемлекктә без 55тән олырак кешеләрне дә аера башладык:

  • 35-44 яшь: кимендә 2610 кеше (35,6%),
  • 25-34 яшь: кимендә 1763 кеше (24,1%),
  • 45-54 яшь: кимендә 1653 кеше (22,4%),
  • 55+ яшь: кимендә 669 кеше (9,1%),
  • 18-24 яшь: кимендә 630 кеше (8,5%).

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

Күрше Татарстан

Татарстан буенча саннарны без аерым хисапта бирәчәкбез. Гомуми саннарга гына тукталыйк:

  • 11 февральгә Азатлык Радиосы хисабында Татарстаннан 7717 исем бар.
  • Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 39,09 (7238 кеше нигезендә, 479ның яше билгеле түгел).
  • Иң күп үлүчеләр (кимендә 2876 кеше) – 34-44 яшендә.
  • Казаннан кимендә 1250 үлем турында билгеле.

"Кремль һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куя"

АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк.

Сет Г. Джонс
Сет Г. Джонс

"Идел.Реалии" журналисты Рамазан Алпаут бу уңайдан CSIS үзәгенең Саклану һәм иминлек департаменты башлыгы Сет Г. Джонс белән сөйләште.

Аларның хисабында үлүчеләр санының журналистлар исәпләвеннән шактый күбрәк булуын ул дәүләт оешмалары бу саннарны тырышып яшерүе белән аңлата.

— Минемчә, төп мәсьәлә шунда: кайбер оешмалар бары тик рәсми рәвештә расланган үлем очракларын гына исәпкә ала. Алар Русиядәге зиратлардагы мәгълүматларга яки хастаханәләрдә расланган исемнәргә таяна. Әмма хәрби өлкәдә эшләгән, бәяләмәләр белән шөгыльләнгән кешеләр өчен аңлашылганча, дәүләт оешмалары тарафыннан бу саннарны яшерергә тырышуының күп сәбәпләре бар, — ди ул.

Аның сүзләренчә, үзәк мәгълүмат җыю өчен Польша һәм Балтыйк илләреннән алып Финляндиягә кадәр, шулай ук Британия, АКШ һәм башка илләрнең хакимиятләре һәм махсус хезмәтләре вәкилләре белән сөйләшүләр алып барган, "төрле мәгълүмат чыганакларын" файдаланган.

— Минемчә, кайбер бәяләмәләрнең артык түбән булуының сәбәбе дә, дөресен әйткәндә, Кремльнең һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куюында, — ди белгеч.

Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр санының башка төбәкләрдән пропорциональ рәвештә күбрәк булуын Джонс сәяси сәбәпләр белән аңлата.

Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә үлгән русиялеләр саны әллә ни зур түгел

— Күрәсең, Кремль сәяси яктан Мәскәү, Петербур кебек мөһим шәһәрләрдән кешеләрне югалтуга караганда, әлеге төбәкләрдән булган кешеләрне "кулланыла торган ресурс" итеп карарга күбрәк әзер.

Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә үлгән яки яраланган русияләр саны әллә ни зур түгел. Минемчә, бу – сәяси яктан бик сизгер мәсьәлә, — ди ул.

Әңгәмәне тулысынча инглиз телендә монда укырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG