Ясалма интеллект ярдәмендә башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы динамигына рәсми рәвештә мари теле кертелде. Бу хакта динамикның рәсми каналында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә мари телендәге теле базасы тулыландырылды. Көйләүләрдә аралашу телен сайлап була, диелә хәбәрдә. Хәзерге вакытта динамик башкортча, урысча һәм мари телен аңлый.
"Һомай" колонкасы мари телендә сорауларны яхшы аңлый ала. Җавап бирү дә мари телендә көйләнгән. Әмма мари теле турында урысча булган сорауларга да динамик мари телендә җавап бирәчәк, ди авторлар. Моны алар туган телне көндәлек тормышка кертү һәм телне камилләштерү өчен шәп мөмкинлек дип атый.
Элегрәк динамикка мари теле сынау рәвешендә кертелгән иде. Ул бары тик кайбер җиһазларда гына эшләп килде.
— Башкорт теле өчен ясалган барлык мөмкинлекләр хәзер мари теле өчен дә ачык. Телләрнең технологик нигезе бер, хәзер алар бергә үсәчәк һәм камилләшәчәк. Яңа мөмкинлекләр бөтен телләргә ачылачак, — ди Һомай авторлары.
Азатлык Радиосы элегрәк башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасы турында язган иде. Ясалма интеллект нигезендә эшләүче акыллы динамик башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата. Аның ярдәмендә башкорт телен дә өйрәнеп була, ди бу проект авторлары.
- 2024 елның гыйнварында Азатлык Радиосына биргән әңгәмәдә "Һомай" авторы, IT-белгече Айгиз Кунафин аларга мариларның мөрәҗәгать итүләре, проект белән кызыксынуларын сөйләгән иде. "Тагын бер тел вәкилләре мөрәҗәгать итте, аларны әле әйтеп тормыйм, башта мари телен өстәү юнәлешендә эшләрбез", дигән иде ул.
- Шул ук вакытта, Кунафин сүзләренчә, татар IT-белгечләреннән андый кызыксыну әле булмады, мөрәҗәгать итүче дә булмады.
- Татарстанда КФУ студентлары "Алия" дип аталган татарча акыллы динамик проектын башлап җибәргәннәр иде. Әмма быелның февралендә проект тукталып торды. Моны IT ширкәтләрнең хезмәттәшлек итүдән баш тартуы белән аңлаттылар.
- 2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!