Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алия" татарча акыллы колонканы ясау туктатылган


"Алия" колонкасы. Фото колонка ясаучыларның рәсми телеграм каналыннан.
"Алия" колонкасы. Фото колонка ясаучыларның рәсми телеграм каналыннан.

Моны IT ширкәтләрнең хезмәттәшлек итүдән баш тартуы белән аңлаталар.

"Алия" татарча акыллы динамигын ясау туктатылып тора. Бу хакта акыллы колонканы ясаучыларның берсе, КФУ студенты Артем Аксинин "Реальное время"га сөйләгән.

Шул ук вакытта "Алия"нең рәсми сайтында динамикны сатып алуга заказлар кабул ителүе язылган. Әмма ул төймәгә басканнан сайт бите ачылмый. Акыллы колонканың Telegram каналында да соңгы хәбәрләр 2023 елның 31 маена карый.

"Алия" акыллы динамик ясау идеясе 2023 елның язында КФУ карамагындагы Югары журналистика мәктәбенең бер төркем студентларында туды.

"Без Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты белән элемтәгә кердек. Анда татар теленең көчле дигитал базасы тупланган. Монда татар телен белешмә базасына системлаштыра алганнар. Әмма бу гына җитми. Җиһаз өчен программ язарга "баш мие" кирәк. Без русия IT ширкәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин фикер алышканнан соң алар баш тартты", дип сөйләгән Аксинин.

Хәзер студентлар проектны туктатып торырга булган.

Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты мөдире Ринат Гыйлмуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта "Яндекс" белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып барыла.

2023 ел ахырында Башкортстанда "Һомай" акыллы динамигы ясалды. Ул башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата.

2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.

Моннан тыш, институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын язды. Бу хезмәт YouTube-та булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татар

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG