Быел "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелмәде

Аның урынына Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан министрлыклары рейтингын әзерләде. Моннан тыш үз эшчәнлегендә татар телен кулланучы оешмалар бүләкләнде.

26 апрель, Татарстанда туган тел көне билгеләнгәндә, гадәттәгечә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылмады. Аның урынына акцияне оештыручылар Татарстан министрлыкларның ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү-күрсәтмәвен тикшерүче рейтинг-исемлек тәкъдим итте.

Дөнья татар яшьләре форумы үткәргән тикшеренү дүрт критерий нигезендә башкарылды: ике дәүләт теленең рәсми сайтларда кулланылышы, язма мөрәҗәгатьләргә җавап бирү-бирмәве, телефон аша мөрәҗәгать иткәндә җавап бирү һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат бирү.

Яшьләр форумы үз эшчәнлегендә татар телен даими кулланган өч министрлыкны билгеләде: Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы. Алар яшьләр җибәргән мөрәҗәгатьләргә һәм шалтыратуларга татарча җавап бирде, социаль челтәрләрдә дә эшчәнлекне татарча алып бара.

Шул ук вакытта, рейтингта иң начар позицияләрне Татарстанның икътисад министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары алды. Акция оештыручылары бу дәүләт оешмаларын татар телен күбрәк кулланырга өндәде.

Моның белән беррәттән, татар телен актив кулланган аерым оешмалар да билгеләнде. Быел бу исемлектә ЮВТ АЭРО һава ширкәте, Казан халыкара һава аланы, Мәскәү базары һәм Түбәтәй оешмасы аталды.

ЮВТ АЭРО һава ширкәте үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый. Казан һава аланы игъланнарында татар телен куллана, инфраструктура татар телендә ясалган. Мәскәү базарында да бөтен язулар, күрсәткечләр татар телендә дә бар. Күп кенә сатучылар да татарча сөйләшә диелә. Түбәтәйгә рәхмәт сүзе татар мәдәниятен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен әйтелде.

Аерым рәхмәт татар дизайнеры, күп проектлар авторы Илдар Әюповка да тапшырылды. Ул башкарган проектлар арасында татар клавиатурасы, телне өйрәнү өчен интерактив сайтлар, балалар өчен кушымталар, мультфильмнар аталды.

  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырылып килде. 2026 елда ул беренче тапкыр бирелмәде.
  • Әлеге антипремия татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата иде оештыручылар.
  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!