"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем эстәү басмасы. Журнал төсле, ул 30 биттән тора. Биредә балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буяулар урын алган. Аны чыгаручылар — "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова, Гөлназ Дениз. Алар бу басма татар балаларының буш вакытын файдалы итү, татар телен өйрәнү һәм ныгыту, татар мәдәнияте, тарихы, әдәбияты белән таныштыру өчен ясалды, дип аңлата. Журналда авыр телдә язылган берни юк, адаптив текстлар ясалган, һәрбер текст, әкият тел өйрәнүче балага яраклаштырылган.
"Ялт-Йолт" балалар журналы тышлыгы
Журналда ике каһарман бар: берсе — керпе баласы, икенчесе —төлке баласы. Берсенең исеме Ялт, икенсенең — Йолт. Алар икесе дә шук һәм наян, әмма маҗаралар һәм белем эстәргә яраталар.
Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган. Бу санда укучыларга аның тормышы, мирасы белән тынышыр өчен материаллар урнаштырылган. Бу санда балалар аның тормышы һәм мирасы белән якыннан таныша алачак. Басма елына ике тапкыр чыгачак. Әлегә тиражы күп түгел, ул 50 данә булып басылган, аны "Amazon" платформасыннан алып була.
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбен оештыручысы һәм җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка әйтүенчә, башта ничек сатылуын карап карыйбыз, аннары тиражын арттырып та булачак.
— Бу — тулысынча безнең мәктәптә эшләүче энтузиаст педагогларның иҗат, хезмәт җимеше. Без бу идея белән ике ел янып йөрдек, әмма ни көч, ни вакыт җитмәде. Әмма Диләрә Гарафова белән Гөлназ Диниз эшне башлап, ахырына кадәр җиткерде. Диләрә Торонтода Гөлназ Антальяда яши, верстка, дизайнны башкарган Йосыф Сәләхетдинов Монреальдә яши. Әлеге җурналның бөтен эчтәлеге академиядә тупланып барган материаллардан тора.
Узган уку елы Каюм Насыйрига багышланган иде. Һәрбер сыйныфта бу шәхес ел буена төрле яклап өйрәнелде. Төрле укытучылар балаларга күп креатив биремнәр, презентацияләр әзерләде — шуларны башкаларга да күрсәтәсе килде, кешеләр куллансын, өйрәнсен дидек.
Журналның тагын бер зур максаты — ул мохит булдыру, аралашу челтәрен ясау, киләчәктә басмада балаларның иҗатларын, рәсемнәрен өй эшләрен дә бастырырга телибез. Журналны бала кулына алгач, кара әле телне мин генә өйрәнмим икән, әнә Австралиядә дә, Канадада да, Төркиядә дә, Германиядә дә өйрәнәлә дигән фикер туу кирәк. Бәлки, балалар арасында үзара хат алышу башланыр. Шәп булыр иде.
Журналны Канадада бастырдык. Ничек таралыр — белмим. Татарлар сатып алырга теләрме — карарбыз. Бәлки, бу беренче һәм соңгысы булыр, ә, бәлки, аны сатып алып бетерерләр дә без тагын илһамланып эшләрбез! Аның бәясе 30 канада доллары, аны чыгару, нәшер итү чыгымнары бик зур булды. Журнал нәшер итү бик кыйммәткә төшә. Шуңа шундый бәя.
Журнал 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен эшләнде, ләкин әти-әниләргә дә кызыклы булачак. Аны бергәләп укырга, фикер алышырга, биремнәр эшләргә һәм татар телендә күңелле вакыт үткәрергә мөмкин.
Мин озак еллар дәвамында иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак моңа инандым: беркемнән дә берни көтмичә тотасы да эшлисе. Үзебезгә мәгърифәт проектларын оештырырга, син түгел, башкалар аны эшли икән, сүз яки акча белән ярдәм итү. Бернинди грантлар да көтәсе түгел, Татарстан ярдәм итәр, бүләкләр җибәрер әле дип тә утырасы түгел. Үзебезгә кирәк бит ул. Менә безнең мәктәптә укучы балаларга журнал, китаплар кирәк, без аны үзебез булдырабыз.
Бу журналы яратып эшләдек. Исемне дә махсус "Ялт-Йолт" дип сайладык. Бу кайчандыр Габдулла Тукай үзенең әсәрләрен бастырган тарихи татар басмасы. Бу исемдәге журнал Казанда 1910-1918 елларда нәшер ителгән, рәсемле, сатиралы, популяр басма булган. Бер гасырдан соң шул ук исемдә, татарча журнал Канадада чыксын әле!? Үзебез дә ышанып бетә алмыйбыз бу хәлгә, — дип сөйләде Азатлыкка Алимә Саләхетдинова.
БУ ТЕМАГА:
Сан Францисконың татар яшьләре татарча журнал чыгара башлады- "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе 2018 елда Канадада оешты. Аңа нигез салучы — Монреаль шәһәрендә яшәүче активист Алимә Саләхетдинова. Әлеге вакытта бу мәктәптә 150 бала белем ала. Укучылар АКШ, Канада, Төркия, Франция, Германия, Чехия, Финляндия, Казакъстан, Татарстан, Мәскәү якларыннан. Балаларга 17 педагог дәрес бирә. Алар атна азагында укый. "Alima Academy" онлайн татар мәктәбендә шулай ук әти-әниләр өчен татар тарихы, дин буенча лекторийлар уздырыла. Шулай ук мәктәп каршында татарча әдәби клублар эшли.
- Моннан тыш "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе ике ел рәттән Канадада, АКШта "Tatar Alan" проектын тормышка ашырды. 2026 елда Сан-Францискода татар яшүсмерләре өчен "Winter Carrier Camp" укуы оештырылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!