Сан Францисконың татар яшьләре "Шәфәкъ" исемле татарча журнал чыгарды. Алар аны татарларның очрашуында тәкъдим итте. Сан Франциско татар оешмасы бу башлангычны куанып кабул итте һәм бу эшне башкаручыларга медианы яшәтергә кирәк дигән үгет-нәсихәт биргән.
Журналны әзерләүчеләр — Өмит Чапаноглы белән Һейли Акчура. Икесе дә татар, икесе дә Сан Франциско татарлары тормышында актив катнашучы яшь кызлар. Журнал ике телдә әзерләнгән: мәкаләләрнең бер өлеше татарча, әмма латин имласында тәкъдим ителгән, бер өлеше инглизчә. Журналы чыгаручылар татарча булуы туган телне яшәтү өчен кирәк дип аңлаттылар, ә инглиз теле ул, бәлки, татарлар белән кызыксынучы американнар булыр, аларга уку уңайлы булсын өчен инглизчә дә язылды, дип белдерделәр. Кызлар АКШ татарлары, аеруча яшьләр арасында да ана телне белүчеләр сирәк, белсәләр дә әдәби телдә уку аларга авыр, диләр.
Өмит Чапаноглы. Caн Франциско татары. 24 яшь. UC Irvine университетында бизнес-идарә һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Әтисе Япониядән күченеп килгән татар, әнисе Казаннан Диләрә Чапаноглы. Өмит ATA (Американ Төрки-Татар Ассоциациясе) җәмгыятендә сәркәтип, "Шәфәкъ" журналының баш мөхәррире.
Һейли Акчурин. Сан Францискода туган татар. 28 яшь. Ул график дизайн буенча бакалавр дәрәҗәсенә ия һәм соңгы сигез елда технология өлкәсендә проект-менеджер булып эшли. Әби-бабалары Япониянең Кобе шәһәрендә туып үскән, 1953 елда Калифорниянең Бёрлингейм шәһәренә күченгән. Һейли татар мохитендә тәрбияләнгән.
Азатлык Радиосы журналны күрде, актарып карады һәм бу матбаганы тормышка ашырган ике татар кызына берничә сорау бирде.
— Кызлар, "Шәфәкъ" журналының чыгуы котлы булсын! Бөтен дөнья мультимедиага күчеп бетте, чөнки кәгазь журналны гына түгел, электрон медиаларны да укучылар кими бара. Видео, аудио заманында сез АКШ-та журнал чыгаруга тотынгансыз. Ни өчен?
Өмит:
— Рәхмәт! Бер яктан әйе, видео заманы, әмма без бу очракта басма форматны махсус сайладык, чөнки ул тарихны саклый һәм киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Өлкән буынны да исәпкә алып эш иттек, алар да тотып укый алсын дидек. "Шәфәкъ" — таң һәм кояш баешы вакытындагы кызыл күк яктылыгы. Без аны да юкка сайламадык, дәвамлылык һәм буыннар бәйләнешен символы дип кабул итеп шулай дип атадык.
Һейли:
— Безгә аны чыгару мөһим иде, башта икеләндек, аннары нәкъ менә басма кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Басма медиа җитди ул, бу үзебезне дә сынап карарга менә дигән тәҗрибә мәйданы булды. Татар мәдәниятен, мирасын һәм традицияләрен сакларга, аңлатырга, таратырга кирәк диләр бит. Менә без булганны туплап, кәгазьгә теркәп барырга кирәк дидек. Иң кызыгы без бу журналга АКШ, Канада, Татарстан, Русия, Төркиядә татарлар турында яздык, төрле почмаклардагы авторларны җәлеп иттек. Кем татарча язды, кем инглизчә. Әмма һәр мәкалә кызык һәм мөһим. Тышлыкка нәрсә чыгарырга дип баш ваттык, бер яктан хәзер ясалма акыл белән бөтен нәрсәне ясап була. Әмма без бу юлдан китмәдек. АКШта яшәүче яшь татар рәссам эшен кулландык. Анда ханбикәбез Сөембикә, аның артында кояш баешындагы Казан кирмәне, Казансу җәелеп ята, ай, канатлы Ак барс… Безнеңчә, бик матур һәм мәгънәле килеп чыкты.
Өмит:
— Журналның беренче битендә мәрхүм әтием Җүнәйт Чапаноглының шигырен урнаштырдык. Ул исән чакта "Габдулла Тукай Америка татарларына ни әйтер иде?" дигән шигырь язган иде. Бу без АКШта тусак та, яшәсәк тә мәдәниятне һәм традицияләрне саклау көчен күрсәтә. Ул болай ди:
"Халык диңгезендә эреп югалмагыз,
Телегезне һәм динегезне сакларга тырышыгыз.
Татарлыгыгызны үстерегез, танытыгыз,
Аны Америка халкына горурлык белән күрсәтегез".
Әтием Токиода туган татар, аннары гаиләсе Төркиягә күченгән, соңрак АКШка килеп UC Berkeley университетында белем алган. Бер уйласаң, кеше Идел-Урал җирен күрмәгән, белмәгән, әмма йөрәге татар дип янган. Ул үз чыгышын, тамырларын бик кадерләгән: телебезне саклау мөһимлеген аңлаган, хәтта дусларына мәдәният, тарих һәм дин турында сөйләгән, сеңдерергә тырышкан. Аш мәҗлесләре, мәдәни чаралар аша булса да татарлыгын җиткергән.
Ул миңа, игезәк абыем Нурига һәм Наилә сеңлемә өйдә татарча сөйләшүнең мөһимлеген матур итеп аңлата иде. Өйдә бары тик татарча сөйләштек, татар якшәмбе мәктәбенә йөрдек. Ул шулай ук татар ризыкларын пешерү мөһим, үзебезчә ашарга кирәклеген әйтә иде, бисмилла белән ашарга өйрәтте, безнең өйдә әни һәрвакыт пәрәмәч, өчпочмак, пилмән кебек милли ризыклар пешерде, безне дә өйрәтте. Бергәләп татарча мультфильмнар карадык, татарча җырлар җырладык, китап укыдык, шигырьләр ятладык. Без гел аның белән, әни белән безнең Сан Франциско татарларының чараларында бергә булдык, бигрәк тә Сабантуйларда катнашулар истә калган, ул аның татарча тәрбиясе булган. Ел саен әти-әнием Татарстаннан артистларны чакыра иде һәм Сабантуй чын мәгънәсендә могҗизалы бер бәйрәмгә әверелә иде. Җыр, шигырь, биюләр, татлы сүзләр, истәлекләр, дога кылулар…
Әти-әнием татар гаиләләрен, яшьләрне, өлкәннәрне берләштерү өчен зур тырышлык куйды: Сабантуйлар, Ураза, Корбан бәйрәмнәре зурлап уздырылды, якшәмбе мәктәбе эшләп торды, татар рәсемле сүзлекләр, дәреслекләр чыкты, әнием җитәкләгән хор булдырылды. Әтием берничә ел Сан Франциско татарлары җәмгыятенең президенты да булды, әгъзасы буларак да актив эшләде.
Әтием дә, әнием дә минем өчен үрнәк. Илһамланам, милләтем өчен нидер эшлисем килә. Мин дә татар җәмгыятенең идарәсенә кушылдым һәм яшь буын вәкиле буларак, чаралар оештыруда, бигрәк тә Сабантуйларда актив катнашам. Менә Һейли белән тагын бер эш башладык татарча, инглизчә журнал кебек проектны булдырдык, аны үстерәсебез килә.
— Җирле татарлар журналны ничек кабул итте? Америка татарлары элек тә газет-журнал чыгарган бит.
Өмит:
— Без журналны Бёрлингеймда Рамазан бәйрәмендә тәкъдим иттек һәм ул көнне үк диярлек барлык данәләр сатылып бетте. Элек әтием Җүнәйт Чапаноглу идарәдә эшләгәндә айлык газетлар чыгарды һәм аларны ATTA әгъзаларына җибәрә иде. Анда узган чаралар турында хисаплар урнаштырылды, татар оешмасының эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әнием Диләрә Чапаноглу Надия Мөштәри белән бергә татар телен өйрәтү өчен рәсемле сүзлекләр ясады.
Бүгенге көндә Сан Франциско татарларының яңа буыны активлаша башлады. Бу безгә дә, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә ошый. Өлкән буын үз тәҗрибәсен тапшырырга тели, без журнал коры хисап кына булмасын дидек, анда үткәннәр турында да укырга мөмкинлек булсын, хәзерге тормыш турында да мәгълүмат булсын дидек. Укырга кызык булуы кирәк. Шуңа да Илхан Садриның мәкаләсе дә бар, ул Сан Францискога килеп урнашкан татарларның тарихы, татарлар җәмгыяте ничек оешканы, ничек йорт сатып алганнарын, татар теленә, дингә өйрәтү ничек булдырылуы хакында язды. Ә ул бик күп белә, аңардагы мәгълүмат бик күп, аның хәтере, белеме үзе хәзинә тулган сандык!
Америкада яшәүче галимә Чулпан Хисмәтова татарларның күн мозаикасы турында фәнни-популяр мәкалә язды. Бик шәп чыкты ул. Миңа калса, анда татарлар үзләренә күп ачышлар ясаячак. Американнар кулына безнең журнал килеп эләгә икән, җентекле итеп кем ул татарлар дигән мәкалә яздык. Ислам турында да аңлаттык. Әдәби әсәрләр, язучулар белән танышырга теләүчеләргә Әмирхан Еникины таныттык. Аның турында яздык, әсәреннән өзек тәкъдим иттек. Канадада эшләп ятучы, әмма АКШ, Төркия, Европа илләре, Татарстан, Русия балаларын берләштергән Alima Academy мәктәбе турында да мәкалә бар. Безнең карашка, бик кызык эчтәлекле һәм файдалы булды ул.
— Журнал нинди даимилек белән чыгачак һәм ул сатыламы, таратыламы?
Һейли:
— Без журналны Рамазан бәйрәменә өлгертергә дип ныклы максат куйган идек. Көн-төн утырдык, эшләдек, иртәләрен дә, кичләрен дә редакцияләдек. Авторлар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнар белән тыгыз эшләдек. Шөкер, өлгерттек.
Бу күп көч таләп итә. Без аны һәр ай чыгарырбыз дип уйлаган идек, әмма көчебез җитмәс кебек, шуңа һәр Ураза бәйрәменә саллы, эчтәлекле журнал чыгарсак, әйбәт булыр иде дигән нәтиҗәгә килдек. Бу беренче чиратта безгә, татарларга кызык журнал. Әмма АКШта кешеләр кызыксынучан, күпмилләтле илдә бер-береңне тану, өйрәнү гадәте бар, шуңа да кимендә безнең тирәдә яшәүчеләрнең татар мәдәнияте белән кызыксынуы зур, алар бит безне белә. Кешеләргә шәхси тарихлар, традицияләр, ризыклар кызык, динебез, бәйрәмнәребез кызык.
Әйе, журнал сатыла, кереме зур түгел, ул киләсе проектларны үстерүгә тотылачак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум