Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр

Татар йортында чара
Татар йортында чара

Татар ашларын бергәләп ясап пешерү һәм аны сатып акча эшләү традиция инде 60 ел дәвам итә. Бу татар оешмасының йортын тәртиптә тоту өчен ярдәм итә.

Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар чараларын уздырырга тотылачак. Бу хакта Сан Фрациско татарларының оешмасы активисты Илхан Садри хәбәр итте.

— 1966 елда бинабызда ризыклар сатып, аларны теләгән кешеләргә сату эшен башладык. Менә инде 60 ел шул гадәт дәвам итә. Ул системга салынган. Җәмгыятьнең идарәсе бар, казнасы бар. Үзебез тапкан акчаны шунда салып барабыз. Кирәк чакта кулланабыз. Ул казна өчен җаваплы ышанычлы кешеләребез бар. Ул акча ничек кайчан тотыла — идарә хәл итә. Акчаның зур өлеше Сан Франциско татарлары җыела торган татар йортын тәртиптә тоту өчен тотыла. Бу — безнең бина, аны Америкага килгән беренче татарлар үзара җыелышып сатып алды. Аны карап торырга кирәк, — дип аңлатты Илхан Садри. — Менә быел идәннәрне алмаштырырга булдык, чиратта тәрәзәләрне ныгыту. Электр, газ, су, интернет чыгымнары бар. Иминият өчен дә түлибез. Барысына да бәяләр артты, чыгымнар күп. Оештырган чаралар да бар, аңа да акча кирәк. Менә шуның өчен елына бер тапкыр без татар ризыкларын сата торган ярминкәне оештырабыз. Үзебез әзерләгән татар ризыкларын сатабыз. Татарлар үзләре дә килә, безне белгән башка американнар да сатып ала.

Татар йортында милли ризыклар сату
Татар йортында милли ризыклар сату

Сан Франциско татарлары гадәттә итле пәрәмәчләр, өчпочмаклао әзерли. Аларны пешкән килеш тә, ярымфабрикат буларак та саталар. Моннан тыш пилмән дә, чәкчәк тә ясап сатканнар. Бу ризыклар сатып алучылар арасында иң популяр булып санала. Моннан тыш татарлар сатуга кәбестәле бөккән, эремчекле, шәфталу, кабак, алма бәлешләр дә, кекслар әзерләгән. Чәй әзерләнгән. Телегән кешеләргә шунда сатып алып ашап-эчеп алу мөмкинлеге булган.

Мәсәлән, итле пәрәмәчнең бер данә бәясе 4,50 долллар торган, кәбестәле бөккән — 2,50 доллар, кабак бәлеше кисәге — 6 доллар. Оештыручылар әйтүенчә, пешерелгән ризыкның барысы да сатылып беткән. Ярымфабрикатларның бер өлеше калган, әмма аларны татарлар үзләре сатып алып бетерә дип аңлатты.

Илхан Садри исәп-хисап ясый
Илхан Садри исәп-хисап ясый

— Монда иң күңеллесе — Сан Франциско татарларында өмә дигән күренеш сакланып калды. Без алдан сөйләшеп җыелабыз, мәсәлән, күмәкләшеп пилмән ясыйбыз яки чәкчәк пешерәбез. Монда өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, яшьләр дә бар. Безнең апалар арасында аш-су осталары күп, кемдер шәп итеп чәкчәк пешерә белә. Оркыя Сафаның чәкчәкләрен бөтенесе ярата. Менә ул кызларны өйрәтә. Аның кызы Адилә дә табынга ризыкны тәмле әзерли. Мондый җыеннарны оста оештыра. Диләрә Чапаноглы да активлык күрсәтә, балалары һәрвакыт янында, алар бер чараны да калдырмый. Бердән, безгә бу тагын бер тапкыр очрашу форсаты, үзара сөйләшәбез, эшлибез. Икенчедән, яшьләр эшкә өйрәнә, татар ризыкларын ничек әзерләнүенә төшенә. Анда бит төрле тарихлар да сөйләнә, өлкәннәр балачакларын сөйли, мәкальләр кыстыра, җырлыйлар. Гомумән балаларга бу — безнең ризык, бу — безнең йорт дигәнне сеңдерәләр. Күмәк эш тиз дә, матур да.

Аннары инде сату көнендә тагын очрашабыз. Безнең йортта мичләр дә, газ плитәләре дә, суыткычлар да, туңдыргычлар да бар. Аш бүлмәсендә мәш киләбез. Барысы да чиста, пөхтә, монысын татар апалары зур контрольдә тота, алар чистлыкны ярата, башкаларны да шуңа өйрәтә. Ял көне иртәннән кичкә кадәр татар йортыбызның ишекләре ачык, теләгән кеше килә, чәй эчә, сатып ала, таныш-белешләре белән очраша. Бу эштән керем дә керә, алга таба эшләрне алып барыр өчен менә дигән ярдәм. Башка чараларда да татарларны ашатабыз, сыйлыйбыз, ул да бит акча. Соранып йөрмибез, татар ризыкларын сатабыз, үзебез эшләп тапкан мал. Башка милләт кешеләре дә татар ризыклары үзенчәлекле дип әйтә. Яратып, сагынып киләләр.

Сан Францисконың татар җәмгыятендә яшьләр дә актив катнаша. Татар кызы Өмид Чапаноглы ел саен татар ашларын әзерләү өмәсендә дә, сату да актив катнаша.

— Без американнар булсак та без һәрзаман татар ашлары белән тукланабыз. Бу — әнием тырышлыгы. Ул токмачын да кисә белә, шулпалары да искиткеч, ялларда, бәйрәмнәрдә гел камыр ризыклары пешерә. Безне дә өйрәтте. Минем өчен дөньяда иң тәмле ризык ул татар ризыклары! Ул туклыклы да, бер яктан гади дә, икенче яктан дөнья киңлегеннән караганда, оригиналь дә, — дип фикерләре белән уртаклаша Өмид. — Америкадагы татарлар аз санлы, кытайлар яки итальяннар кебек санда булмасак та без оешып яшибез. Безне тел, мәдәният, дин һәм татар ашлары берләштерә. Кытайлар ничәмә ничә ел Америкада яшәсәләр дә үзләренчә яшиләр, үзләренчә ашыйлар. Без дә шулай. Кайчандыр татар ризыкларын сату идеясе килгән татарларга афәрин! Бу — шәп чара. Бердән, без үзебез очрашабыз, икенчедән, башка милләт кешеләренә үзебезнең татар ашларын танытабыз.

Безнең татар йортына, мәсәлән, минем американ дусларым килде. Алар итле өчпочмакларын ашады. Тел йотарлык тәмле дип мактадылар. Шуннан соң десертка чәкчәкне алдылар. Аны да тәмләп ашадылар, үзенчәлекле татлы ризык дип бәяләделәр.

Мин үзем бәләкәй чактан әниемә ияреп бу чарага киләм. Өмә дә катнашам, шушында бергәләп пәрәмәчләр ясарга өйрәндем. Хәзер бик тиз эшлибез. Бәйрәм көнне иң матур милли киемнәрне киеп килә, калфаклар, камзуллар, татар беләзекләр, алкалар. Американнар аңа да сокланып карыйлар аңа да. Мин бу көнне яратам, чөнки күңелле дә, тәмле дә. Татар ашлары күп, рәхәтләнеп төрлесеннән ашыйсың, чәй эчәсең!

Өмид Чапаноглы (уңда) сеңлесе Наилә белән
Өмид Чапаноглы (уңда) сеңлесе Наилә белән

Өмид Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, ул Сан Франциско татарлары турында газет чыгаруын әйтте. Әле Америка, Канада татарлары турында материаллар туплыйм, Ураза Гаетенә аның беренче саны чыгачак, диде. Ул җирле татарлар өчен дә, американнар өчен дә укырлык булсын өчен инглиз телендә әзерләнә, аны даими чыгарлык итеп ясыйсым килә, дип сөйләде Азатлыкка Өмид.

  • Калифорниядә яшәүче татарларның оешмасы 95 ел элек оешкан. Татарлар АКШның бу штатына башлыча 1970 елларда килә башлый. Биредәге мәхәллә Япония, Кытай, Кореядән килгән татарлардан оеша. Алар күпләп Сан Францисконың (Берлингейм) Burlingame бистәсендә яши.
  • Биредә Америка төрки-татар ассоциациясенең үз йорты бар, анда төрле татар чаралары уза. Татарлар ул йортны 1960 елда үз акчасына сатып ала һәм әлегәчә мәхәллә үз акчасына аны карап тота.
  • 2016 елда Сан-Франциско татарлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
  • Әлеге вакытта Калифорниянең Америка төрки-татар ассоциациясенең башлыгы - Туран Аппакай. Мәхәллә имамы - Даян Сафа.
  • Берничә ел элек Оркыя Сафа белән аның кызы Адилә Сафа татар ризыклары турында инглизчә китап нәшер итте. Анда төрле татар ризыклары тупланган, аларны әзерләү рецептлары тәфсилле язылган.
  • Сан Франциско татарлары ел саен Сабан туен оештыра. Татарлар җирләнгән мөселман зиратындагы каберләрне карап тора.
Сан Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG