Уфа мэрының тоткарлануы: "Күрсәтмә Мәскәүдән төшкән"

Ратмир Мәүлиев

Мәхкәмә тоткарланган Уфа мэры Ратмир Мәүлиевне ике айга сак астында калдырды. Белгечләр Мәскәү Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның такымын көчсезләндерергә телиләр дип саный.

28 апрель көнне Уфа мэры Ратмир Мәүлиевнең эш урынына килеп кергәннәр һәм эш кабинетыннан богау салып алып чыгып киткәннәр. Моны сурәтләгән видеоларны куәт структураларына якын Telegram каналлар таратты. Соңыннан Мәүлиевнең урынбасарлары — Рөстәм Хаҗиев белән Агарагим Кагиргаджиевта тентүләр узды. Моннан тыш, Уфа хакимиятенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Рушат Фазлыәхмәтов (29 апрель кичендә мәхкәмә аны СИЗОга җибәрде) һәм шәһәр шурасы депутаты, "Агыйдел" кунакханәсе мөдире Алексей Силин тоткарлануы хәбәр ителде.

Мәхкәмә шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды. Ул 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторында утырачак. Мәүлиев белән бергә тоткарланган Рушат Фазлыәхмәтов һәм Алексей Силин да 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрелде.

БУ ТЕМАГА:

Уфа хакимияте Украинага каршы сугышучы хәрбиләр аллеясен торгызырга җыена

Ратмир Мәүлиевнең эше "Радуга" шифаханәсенең җир кишәрлеген сату белән бәйле. Тикшерүчеләр мәгълүматынча, гаепләнүчеләр шәһәрдәге бер шифаханә җирендә мәйданы 1,3 мең дүрткел метрдан артык булган җир кишәрлеген "канунсыз рәвештә бүлеп алган". Тикшерүчеләр фикеренчә, 2025 елда Уфа башлыгы, үз вәкаләтләреннән файдаланып, төзелеш ширкәте вәкиленнән "ярдәм күрсәтү" өчен милек рәвешендә ришвәт таләп иткән.

Ратмир Мәүлиевнең адвокаты Булат Зиакаев белдергәнчә, аның яклаучысы гаебен танымый. Ул кайбер төзүчеләр үч алу нияте белән мэрга яла яга дип әйткән. Сәбәбе — декабрьдән бирле мэриянең җир алмашу килешүләр дөрес булмаган дип мәхкәмәдә исбатларга тырышуы дип белдергән.

Уфа һәм Башкортстан хакимиятләре тоткарлауны тыныч кына кабул итте. Мэриядә "хокукый бәяне тикшерү һәм мәхкәмә генә бирә ала" дип белдерде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәте дә әлеге хәл турында хәбәрдар булуын белдерде һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча объектив бәя биреләчәген ассызыклады.

Төбәкләрне өйрәнүче сәясәт белгече (исемен иминлек сәбәпле атамыйбыз - ред.) бу вакыйганы көтелмәгән, диде. Аның сүзләренчә, Уфа мэриясендә ришвәтчелек очраклары булса да, Мәүлиев моңарчы аннан читтә кала иде.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык Радиосы аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.

Башкортстандагы җәмәгать эшлеклеләренең берсе (исемен иминлек сәбәпләре белән атамыйбыз - ред.) Ратмир Мәүлиевнң акча эшләү максаты белән үз уенын башлап җибәргән дип саный. Мәүлиевнең Уфа мэры итеп билгеләнүендә аның әтисе — Рафил Мәүлиевнең Татарстан элитасы һәм Мәскәүдәге Татарстан кланы белән бәйләнешләре тәэсир итте, дигән фикер белдерде ул.

Аның эше нигезендә күрсәтмәне, һичшиксез, Мәскәүдән биргәннәр

— Уфада Мәүлиев Нефтекамскидан үзе белән түрәләр ияртеп килде, алардан шактый көчле төркем булдырды — шәһәр хакимиятен даими рәвештә шулар белән тулыландырып торды, — ди активист. — Моннан тыш, аны яклап килгән Нефтекамскидагы Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бүлеге башлыгы Уфага күчерелде һәм Башкортстан куәт структураларында бер юнәлешне җитәкли башлады. Мәүлиев үз төркеме белән, мөгаен, озак вакытка төрмәгә утыртылачак. Аның эше нигезендә күрсәтмәне, һичшиксез, Мәскәүдән төшергәннәр. Җирле хакимият тә, җирле ФСБ идарәсе дә аңа ярдәм итә алмаячак.

Һәрхәлдә, бу — Радий Хәбировның тез астына китереп сугу. Аның якыннары бер-бер артлы кулга алына, һәм ул, асылда, терәксез кала.

БУ ТЕМАГА:

Уфада бизнес-үзәк төзү өчен Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган аллеяне сүткәннәр

Сәясәт белгече Руслан Айсин Уфа мэрының кулга алыну сәбәпле, Хәбировның да, аны билгеләгән һәм координацияләгән кешеләрнең дә позицияләре кискен какшаган, дигән фикердә.

"Аспекты-Башкортостан" басмасы мөхәррире Руслан Валиев үзенең эфирында Мәүлиевка гомумән уңай каравын, әмма аның "Украинага каршы Русия һөҗүмен яклап, үз абруен төшерүен" әйтте.

— Соңгы елларда Мәүлиев күп мәсьәләләрдә безнең яраткан персонажларның берсе иде, — дип билгеләгән журналист. — Без аңа симпатия, хөрмәт белән карый идек, чөнки ул — күп кенә түрәләрдән аермалы буларак — тере, адекват, кыю булып күренде. Халык арасына чыга, кешеләр белән аралаша иде. Әмма ул, һичшиксез, [Украинага каршы] җинаятьчел сугышны яклап, үзенең абруен төшерде, исемненә тап төшерде, — диде ул.

Валиев шулай ук "Мәүлиев чыннан да коррупциягә катнашканмы — моңа йөз процент ышанып бетмим" диде.

— Безнең илдә систем шундый итеп корылган: түрә карар кабул иткәндә канунны бозмыйча кала алмый, һәм аңа каршы һәрвакыт компромат табыла, — дип әйткән ул.

Вәлиев та Уфа башлыгының кулга алынуы Башкортстан башлыгының абруен төшерә, дип саный. "Мәскәү Кремлендәгеләргә Радий Хәбировны кыска богауда тоту кирәк, — дип саный ул.

Читтәге Башкорт комитеты әгъзасы, активист Руслан Габбасов Уфа башлыгын кулга алу бары тик үзара хакимият дилбегәсен бүлешү дип кабул итә.

Мөгаен, Мәүлиев кланнар арасындагы көрәш корбаны булгандыр

— Дөресен әйткәндә, Ратмир Мәүлиевне кулга алу артында бары тик акча, хакимият бүлешү ята, минем өчен башка версияләр юк.

Республика керемнәре дә, аның башкаласы Уфаныкы да кими, Хәбиров тирәсендә төрле йогынты ясау төркемнәре арасында даими көрәш бара. Шуңа күрә, мөгаен, Мәүлиев кланнар арасындагы көрәш корбаны булгандыр.

Ул үз гаебен танымый, аны нахакка гаеплиләр дип саный. Бик мөмкин. Бәлки, аны республикада тирән урнашкан "әрмән мафиясе" читләштерергә тырышадыр.

Белешмә:

Ратмир Мәүлиев 1986 елның 14 августында Нефтекамски шәһәрендә туа. 2011 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, "юриспруденция" белгечлеге буенча диплом ала, шул ук елны Мәскәү халыкара югары бизнес мәктәбендә яңадан әзерлек үтә. Шулай ук Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетын да тәмамлый.

2008 елдан ул бизнес белән шөгыльләнә: башта Башкортстанның Борай районында "Мир" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе була, ә 2011 елда Нефтекамсидагы "Медведь" спорт комплексы хуҗасы була. Соңрак "ТерраМобил" автомобиль сату ширкәтен идарә итә, "Абсолют" төркеме, "Терра-Строй" һәм башка ширкәтләрнең уртак хуҗаларының берсе була.

Ратмир Мәүлиевның әтисе — эшмәкәр Рафил Мәүлиев — Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында билгеле эшмәкәр. Ул элек Агыйдел шәһәрендә эчке эшләр бүлеге башлыгы, аннары Башкортстан эчке эшләр министры Рафаил Диваев ярдәмчесе, Нефтекамск шәһәр шурасы депутаты булган. 2011 елда ул аеруча зур күләмдә махинацияләр ясауда шикләнелде һәм ялган документлар ясаула шикләнелде.

2015 елда Ратмир Мәүлиев муниципаль хезмәткә күчә: 2016 елның апреленә кадәр Татарстанның Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып инфраструктура үсеше өчен җавап бирә, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкара. 2016 елда Әлмәт районы башлыгының инвестицион үсеш буенча киңәшчесе була.

2019 елның мартында Нефтекамски шәһәре хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. Өч елдан соң Уфа шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасын башкара башлый.

2024 елның июлендә Украина баш прокуратурасы читтән торып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Ратмир Мәүлиевка гаепләү белдерде— аларны "сәяси йогынты һәм административ ресурслар кулланып, армия өчен хәрби техника, җиһазлар, саклану чаралары, дарулар, азык-төлек һәм башка әйберләр сатып алуны оештыруда" гаеплиләр.

2025 елның ноябрендә Мәүлиевнең Русия мэрлары рейтингында октябрь–ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча өченче урын алуын хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!