Сугыш йогынтысы: фермерларга ташламалы кредитларны киметергә телиләр

Татарстан, чәчәү (архив фотосы)

Хакимият феремерларга ташламалы кредит бирү шартларын үзгәртергә тели. Федераль бюджетта акча җитми. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бу үсешне туктатачак, бәяләр кыйммәтләнүгә китерәчәк дип белдерә.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы күптән түгел агросәнәгать тармагындагы ташламалы кредит бирү кагыйдәләрен үзгәртүче канун өлгесен җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарды. Әгәр ул кабул ителсә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелә торган ташламалы кредитлар буенча дәүләт ярдәме кайбер юнәлешләрдә Үзәк банкның төп ставкасының 70 процентыннан 50 процентына кадәр кыскартылачак.

Моның сәбәпләре аңлашыла: федераль бюджетта акча җитми, өстәмә финанс чыганаклары да юк. Шуңа күрә министрлык йә кредитларны гадәти сәүдә шартларына күчерергә, йә ярдәм күләмен киметергә мәҗбүр.

Яңа кагыйдәләрдән авыл хаҗылы тармаганыда эшләүчеләргә ни көтәргә?

Канун өлгесе нигезендә, ташламалы кредитлар бирүдә дәүләт ярдәме исәпләү тәртибе үзгәрә. Хәзер дәүләт банкларга Русия Үзәк банкының төп ставкасының 50 процентын каплаячак. Ә кредит алучы өчен иң югары ставка — төп ставканың 50 процентына өстәп тагын 2 процент булачак. Димәк, хәзерге 14,5 процентлык төп ставка шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уртача кредит бәясе еллык 9,25 процент тирәсендә булачак.

Иң мөһиме — үзгәрешләр яңа килешүләргә генә түгел, 2017 елдан башлап бирелгән элекке кредитларга да кагылачак. Яңа тәртипкә сезонлы кредитлар да эләгә: болар — чәчү, урып-җыю кебек вакытлы чыгымнар өчен өч елга кадәр бирелә торган кыска вакытлы бурычлар. Моннан тыш, 15 елга кадәр алынган инвестиция кредитлары да яңадан исәпләнәчәк. Андый акчаларны фермерлар гадәттә техника сатып алуга һәм төзелешкә юнәлтә.

Үзгәрешләр элек аерым ташламалы шартларда кредит алган кече хуҗалыкларга да кагылачак. Моңа кадәр алар өчен ставка төп ставканың 30 процентына өстәп 2 процент итеп исәпләнә иде. Хәзер фермерлар да гомуми тәртипкә күчәчәк: 50 процент плюс тагын 2 процент.

Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә ташламалы кредитларның ставкасы 2 проценттан 9,25 процентка кадәр үзгәрә — бу кредитның кайчан һәм нинди максатка алынуына бәйле. Әмма яңа тәртип күпчелекне шул югары чигенә якынайтачак. Элегрәк 2–5 процент белән кредит алганнар өчен түләүләр берничә тапкырга артырга мөмкин.

Шул ук вакытта документта кайбер искәрмәләр дә бар. Мал азыгы һәм азык өстәмәләре, витаминнар, үзгәртелгән крахмал, шулай ук азык-төлек сәнәгате өчен әчеткеләр җитештерүче корылмалар төзү, яңарту яки техник яктан яңача җиһазлау өчен алынган инвестиция кредитлары элекке шартларда калачак. Әмма яңа кредитлар өчен субсидия күләме барыбер 50 процентка кадәр киметеләчәк.

Моннан тыш, 2023–2025 елларда алынган кайбер инвестиция кредитларына бәйле яңа таләп кертелә. Хәзер кредит алынганнан соң дүртенче елдан башлап төп бурычны кимендә өч айга бер тапкыр тигез өлешләр белән капларга кирәк булачак.

БУ ТЕМАГА:

Татарстан-Башкортстан эшмәкәрләре салым реформасыннан зарлана: "ябылырга гына кала"

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы фермерларны тынычландыра

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер республикада кече хуҗалыклар һәм кыр эшләре, сөтчелек кебек өстенлекле юнәлешләрдә эшләүчеләр өчен ташламалы ставка 6,5 процент тәшкил итә. Әгәр ярдәм күләме яңадан каралса, ул 9,25 процентка кадәр күтәреләчәк. Әмма министрлыкта ярдәм күләме кимесә дә, ташламалы кредит програмнары сакланып калачак, дип тынычландыралар. Министрлыкта бурычлар вакытында түләнмәү һәм фермерларның бөлгенлеккә төшү куркынычы артыр дип санамыйлар дип яза "Бизнес Онлайн".

"Ташламалы ставка үзгәреп тора, Үзәк банк ставкасы төшсә, ул да кимер", — дигәннәр министрлыкта. Аннан тыш, субсидияләр киметелсә дә, мондый кредитлар гадәти банк кредитларына караганда барыбер отышлырак булып калачак, диләр.

БУ ТЕМАГА:

Соңгы өч елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә чыгымнар 67 процентка арткан

" Петр I яки Явыз Иван заманыннан калган бурычларны да санап чыгарсыннар инде"

Шулай да "БИЗНЕС Online" сөйләшкән фермерлар фикеренчә, реформа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тискәре йогынты ясаячак. "Үзгәрешләр аеруча соңгы елларда озак вакытлы ташламалы кредитлар ярдәмендә инвестиция керткән хуҗалыкларга нык тәэсир итәчәк", дигән "Август-Агро" идарәче ширкәтенең баш мөдир урынбасары Алексей Морозов.

Аның белән "Красный Восток Агро" холдингы хуҗасы Адель Хәйруллин да килешә. Аның сүзләренчә, бу соңгы 8–10 елда үсеш өчен ташламалы инвестиция кредитлары алган хуҗалыкларга бигрәк тә кагылачак.

Морозов әйтүенчә, ташламалы кредитлар авыл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерергә, кирәкле материалларны вакытында сатып алырга һәм кыр эшләрен артык чыгымнарсыз башкарырга мөмкинлек бирә.

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары берлеге президенты Камияр Байтемиров инде гамәлдә булган кредитларның шартларын яңадан исәпләүгә каршы чыга.

"Бер фермер бу хәбәрне ишеткәч: "Алайса Петр I яки Явыз Иван заманыннан калган бурычларны да санап чыгарсыннар инде", — диде. Безнең мөнәсәбәт шундый. Күз алдына китерегез: сез фермер, эшлисез, 2017 елда килешү төзегәнсез. Һәм 2017, 2018, 2020 еллар өчен дә өстәмә түләргә кирәклеге килеп чыга. Гомумән, сигез ел өчен. Ә ул фермер инде исән булмаса? Кем түләр? Әллә аны бурыч чокырына утыртыргамы? Ул чакта авыл хуҗалыгы министрлыгы бездән ашлык экспортлаганда җыйган таможня түләүләрен дә кире кайтарсын", — дигән ул "Бизнес Онлайнга".

Байтемиров фикеренчә, субсидияләрне кыскарту фермер хуҗалыкларын бөлгенлеккә китерергә һәм тармакта системлы таркалуга сәбәп булырга мөмкин. Фермерлар хуҗалыкларын үстерүгә һәм җиһаз алуга азрак акча салачак.

"Моннан тыш, грант програмнарында катнашучы фермер хуҗалыкларына үз проектларын яңадан карарга туры киләчәк. Чөнки ярдәм күләме бик нык кими. Димәк, фермерлар да, дәүләт тә өмет иткән үсеш булмаячак", — ди ул.

Фермер чыгымнарын ахыр чиктә сатып алучы күтәрәчәк, дип кисәтә Байтемиров.

"Әгәр фермер яшәп калырга һәм үсәргә теләсә, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачак. Димәк, кулланучы күбрәк түлиячәк. Дәүләт үзе фермерны шуңа этәрә икән, ул тагын каян акча алсын?" — ди ул.

Илнур Сәитовның крестьян-фермер хуҗалыгы да нәкъ ташламалы кредитлар ярдәмендә үсә. "Әгәр субсидия булмаса, мин кредитка да кермәс идем, бизнесны да киңәйтмәс идем. Димәк, ярдәм булмаса, киләчәктә дә үсү булмаячак", — ди ул.

Үзәк банк ставкасы яңадан 21 процентка күтәрелгән очракта нишләячәге турында ул хәтта уйларга да теләми.

"Бездә иртәгә нәрсә булачагын да белеп булмый. Нигә юрарга — 20 процент булырмы, 30мы, 45ме? Миңа бүген чәчү мөһим!" ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!