Кырымтатар җәмәгать эшлеклесе: Кырым мәчетләрендә гыйбадәтләр урысчага күчә  

Кырымдагы мәчет

Яшьләрнең кырымтатар телен белүе начарайган

Русия аннексияләгән Кырым мәчетләрендә урыслаштыру тагын да көчәя бара, бу исә кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында зур борчылу тудыра. Бу хакта иминлек сәбәпле исемен атамауны сораган җирле җәмәгать эшлеклесе, кырымтатар милли хәрәкәте ветераны "Крым.Реалии"-га сөйләгән.

Аның күзәтүләренчә, соңгы вакытта Кырым мәчетләрендә дини гыйбадәтләрнең урыс теленә күчүе күзәтелә.

"Кызганычка, Кырымның озакка сузылган Русия аннексиясе һәм Русия хакимиятенең белем бирү оешмаларында кырымтатар телен укытуны кыскарту сәясәте кырымтатар яшьләренең ана телне начар белә башлавына китерде, күпләр аны бөтенләй белми. Хәзер яшьләр мәчетләрдәге гыйбадәтләрнең урыс телендә алып барылуын таләп итә, чөнки алар үз туган телләрен аңламый. Быел инде берничә мәчет шуның аркасында урыс теленә күчәргә мәҗбүр булды. Безнең Русия тарафлы җирле мөфтияткә дәгъвалар күп, әмма бу очракта ул аларның гаебе түгел, мөфтият гыйбадәтләрнең кырымтатар телендә уздырылуын яклый, ләкин аннексия шартларында халкыбыз арасында, беренче чиратта яшьләр арасында, урыслаштыру көчәя бара", — дигән җәмәгать эшлеклесе.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әйтүенчә, хәзер Кырымда кимендә 350 мең кырымтатары яши, әмма алар арасында туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән. Бу урыслаштыру һәм ассимиляция сәясәтенең нәтиҗәсе булып тора.

Кырым һәм Акъяр мөселманнары Диния нәзарәте моңа кадәр берничә тапкыр урысчага тәрҗемә ителгән дини белешмәлекләр тараткан иде.

  • Моннан ун ел элек, 2016 елны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика мәчетләрендә җомга вәгазьләре татарча гына булырга тиеш дигән фәрман чыгарды. Бүгенге көндә җомга көнне Казанда зур мәчетләрдә вәгазьләр татарча һәм урысча укыла.
  • Элегрәк Рефат Чубаров Кырымда бер генә дәүләт яки хосусый оешмада да кырымтатар телен рәсми тел итеп куллануны күрмәссез дигән иде. "Оккупантлар, Кырымның "конституциясенә" кырымтатар телен урыс һәм украин телләре белән беррәттән дәүләт теле итеп теркәлгән дип белдерсәләр дә, бу һич алай түгел", диде.
  • Русиядә мәктәпләрдә тел кризисы 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң башланды.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!