Русия-Украина сугышының тәмамлану мөмкинлеге турында белдерүләр нисбәтеннән, Украинаның кайбер үз җирләрен югалту ихтималлыгы турында фикерләр ешрак яңгырый башлады. Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенең 11 еллыгы көннәрендә, ярымутрауның киләчәге турында сорау аеруча кискен тора.
Кырымны нәрсә көтә? Кырымтатарлар бүген нинди хәлдә? Сугыш аларга ничек тәэсир итә? Кырымтатар теле һәм мәдәниятен саклап калу мөмкинме?
Бу һәм башка сорауларга Idel. Реалии-га Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров җавап бирде.
2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым һәм Акъярны Русия составына кертелүен игълан итте. Ул моны Кырымда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре белән аңлатты. Әмма тавыш бирү ярымутрауны Русия хәрбиләре контрольгә алганнан соң һәм Украина кануннарына каршы үткәрелде. Кырым аннексиясен күп кенә дөнья илләре танымады.
Узган ун елда Кырымның күп кенә халкына Русия паспортлары таратылды. Ярымутруага йөзләрчә мең Русия ватандашы күчеп килде. Кырым белән Русиянең Краснодар төбәген тоташтыручы Керич күпере төзелде.
— Соңгы вакытта сезне медиада азрак искә алалар. Шул ук вакытта сез кырымтатар мәсьәләсендә төп чыгыш ясаучыларның берсе. Моны ничек аңлатасыз?
— Мине искә алу очраклары әзрәк булса да, бу Кырымга кызыксыну кимеде яисә башка берәр проблем бар дигән фикерне алга сөрмәс идем. Киресенчә Кырымның Русия тарафыннан оккупацияләнүенә 11 ел тулган көннәрне кичергәндә, моңа бәйле күп чаралар узачак. Аларның барысында да Кырым, аның бүгенгесе һәм иң мөһиме киләчәге турында сөйләшүләр булачак.
— Сезнең күзәтүегезчә, матбугатта кырымтатар темасына кызыксыну ничектер үзгәреш кичерәме?
— Русия пропагандасы, аеруча да АКШның яңа хакимияте белән Путин арасындагы соңгы телефон сөйләшүләре һәм аннан соң башланган элемтәләр нисбәтендә, Кырымны телгә алуны булдырмау ягыннан эш итә. Әлбәттә, соңгы вакыйгаларны яктыртучы медиалар кайбер очракта Русия пропагандасы билгеләгән кысалар форматында эшли.
Ләкин шуңа да карамастан, Украина сәясәтчеләре һәм безнең хезмәттәшләребез Русия-Украина сугышын тәмамлау перспективалары турында сөйләгәндә Кырым темасын читләтеп узмый. Чөнки Кырым мәсьәләсе, шулай ук Запорожье, Херсон, Луһански һәм Донецки өлкәләре мәсьәләсе кебек үк – ул Украина дәүләтенең территориаль бөтенлеген торгызу турында. Бу сугышны тәмамлау өчен (хәтта ике як нинди дә булса түгәрәк өстәл артында утырырга риза булса да) хәл ителергә тиешле иң мөһим мәсьәлә. Әлеге мәсьәләне чишмичә сугышны тәмамлау мөмкин түгел.
— 21 февральдә дөнья Халыкара ана теле көнен билгеләп үтте. Сез инде әйтеп үттегез, Кырым 2014 елдан бирле аннексияләнгән. Димәк, анда тел сәясәтен Киев түгел, Мәскәү алып бара. Русия хакимияте мәгълүматларынча, Кырымда якынча 260 мең кырымтатар яши, ә кырымтатар телен белүчеләр 150 меңгә якын. Бу 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре. Ләкин белгечләр һәм активистлар бу саннарга шикләнеп карый, әмма шул ук вакытта таянырлык башка рәсми саннар юк. Сезнеңчә, бу саннар чынбарлыкка туры киләме?
Кырымда бер генә дәүләт яки хосусый оешмада да кырымтатар телен рәсми тел итеп куллануны күрмәссез
— Сез бик дөрес билгеләп уздыгыз, баскын хакимият үткәргән җанисәпкә безнең ышаныч юк һәм була да алмый. Җанисәп тә, басып алынган Кырымдагы башка барлык гамәлләр дә Русиянең үз идарәсен ныгыту максатыннан эшләнә. Шуңа күрә бу саннар дөреслеккә туры килми. Кырымдагы кырымтатарларның гомуми саны да, телне белүчеләр саны да дөрес түгел.
Без бөтенләй башка саннардан чыгып фикер йөртәбез, һәм алар Русия баскынчылары үткәргән җанисәптә күрсәтелгәннәргә караганда күпкә зуррак. Бу – беренче мәсьәлә.
Икенчесе: басып алынган Кырым турында сөйләгәндә, аның кайбер мөһим үзенчәлекләрен белергә кирәк. Оккупантларның риторикасын тыңлый һәм шул ук вакытта аларның чын гамәлләрен вә Кырымдагы чынбарлык процесларны анализлый белү мөһим.
Әйтик, әгәр дә без кайда да булса Русия баскынчылары вәкилен тыңласак, ул безгә Кырымда өч дәүләт теле бар дип әйтер иде: урыс, украин һәм кырымтатар. Шул ук вакытта, әлбәттә, ул Кырымда бер генә украин мәктәбе дә калмавын әйтмәячәк.
Кырымтатар мәктәпләре барлыгы 12-13әү генә һәм бу сан Русия Кырымны басып алган вакытта булган дәрәҗәдә калды. Ләкин бу мәктәпләрдә белем бирү процессы акрынлап таркатыла: урыс теле элементлары күбрәк кертелә. Безнең мәктәпләргә махсус рәвештә балалары беренче сыйныфка керергә тиешле ата-аналарны җибәрәләр. Бу кырымтатар телендә белем бирүче мәктәпләрдә параллель рәвештә урыс телле сыйныфлар ачу өчен эшләнә. Ә урыс телле сыйныфлар ачылганнан соң, бөтен оештыру һәм методик процесслар, уку әсбәплары (мәктәп коридорлары һәм сыйныфларындагы күрсәтмә материаллар да) урыс теленә тәрҗемә ителә.
Бу гына да түгел, Кырымда бер генә дәүләт яки хосусый оешмада да кырымтатар телен рәсми тел итеп куллануны күрмәссез. Оккупантлар, Кырымның "конституциясенә" кырымтатар телен урыс һәм украин телләре белән беррәттән дәүләт теле итеп теркәлгән дип белдерсәләр дә, бу һич алай түгел.
Украина материгында башка хәл күзәтелә. Әлбәттә, без монда мөмкинлекләребездән чыгып эш итәбез, бигрәк тә кырымтатар телен белүчеләр саны чикле һәм алар Украинаның төрле төбәкләрендә таралып яши. Әмма шуңа да карамастан, без 2014 елга кадәр Украина бәйсезлегенең 23 елында да ирешә алмаган мөһим адымнарны ясадык: Украина кануннары нигезендә кырымтатар теленең язу системы латинга күчерелде – кирилл әлифбасыннан кире латинга әйләнеп кайттык. Берничә атна элек кенә яңа латин әлифбасына нигезләнгән кырымтатар теле язылышын әзерләдек, һәм ул тиздән Украина министрлар кабинеты тарафыннан расланачак.
Украинаның материк өлешендәге белгечләр кырымтатар теле корпусын даими тулыландыра. Моннан тыш, без Google системы аша кырымтатар теленнән башка телләргә һәм башка телләрдән кырымтатар теленә тәрҗемә функциясен булдырдык һәм хәзер аны камилләштерәбез. Бу функцияне теләгән һәркем куллана ала.
— Искә төшереп узам, Русия кануннары нигезендә, республикаларның дәүләт телләре латин әлифбасын куллана алмый. Дәүләт теле өчен кирилл бердәнбер мөмкин вариант итеп билгеләнгән.
2002 елда Владимир Путин милли телләрдә кириллицадан башка әлифбаны куллануны тыя торган канун имзалады. 2003 елның 25 декабрендә Татарстанның Конституция мәхкәмәсе республика хакимиятләренең татар телен латин әлифбасына күчерү өчен бөтен вәкаләтләре дә бар, дип белдерде. Шул рәвешле федераль карар белән каршылыкка керде. Бу хәлләргә бер елдан соң нокта куелды. 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе "Русия халыкларының телләре турындагы" һәм "Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы" кануннарның кайбер кагыйдәләренең Конституциягә ярашлылыгын тикшерү эшенә бәйле карарын игълан итте. Мәхкәмә Татарстанда рәсми әлифба — кириллица булып калачак, дип тапты.
— Бу бик аянычлы хәл булды дип өстәр идем. Кызганычка милли республикаларның төбәк хакимиятләре моңа каршы тора алмады: Татарстанда бу мәсьәләдә зур бәхәсләр булды һәм Татарстан, асылда латин әлифбасына күчү турында карар кабул итте. Ләкин аннары Мәскәү... Әгәр дә ялгышмасам, бу мәсьәләдә хәтта Русиянең Югары яки Конституция мәхкәмәсе карары булды. Аның нигезендә Русия җирлегендә теләсә кайсы әлифба , теләсә нинди язма системы кулланыла ала, әмма бары тик рәсми кирилл әлифбасы була ала. Бу тулысынча сафсата.
— Әмма монда шуны билгеләп узарга кирәк, сүз бары тик республикаларның дәүләт телләре турында гына бара. Мин сез шикләнеп караганда саннарга әйләнеп кайтасым килә. Бу җанисәп кампаниясен дә, белгечләр дә, активистлар да күп тапкыр тәнкыйтьләде. Ә сез кайсы саннарга нигезләнәсез? Мәгълүматларыгыз каян алынган?
Кырымда беренче мәктәпне 1994 елны, Кырымга кайтырга мөмкинлек тугач кына ача алдык
— Карагыз, Кырымга үз җиренә кире кайткан кырымтатарларның саны бар. 2014 елның февралендә, Кырым басып алыныр алдыннан, бу сан 300 меңнән дә ким түгел иде. Әлбәттә, бер өлеше кырымтатарлар (бик аз, чөнки кырымтатарлар үз җирендә калу өчен соңгы көчләренә кадәр тырыша һәм хакимият режимына бәйсез рәвештә туган ягын ташламыйлар), кайберләре исә, гаиләләре яки үзләренә карата янаган куркынычлар сәбәпле Кырымнан китәргә мәҗбүр булды. Аларның саны берничә дистә мең кешегә җитәргә мөмкин.
Шулай да Русия оккупантлары күрсәткән 260 мең дигән сан безгә бик киметелгән кебек күренә. Кайбер белгечләр, бигрәк тә Кырымда яшәүчеләр, хәзер ярымутрауда кырымтатарлар саны 350 меңнән ким түгел дип саный. Башка саннарны әйтүчеләр дә бар, ләкин мин шушы санда тукталыр идем.
Икенче мәсьәлә - кырымтатарлар арасында ана телен югары дәрәҗәдә белү бик түбән санда. Бу урыслаштыру һәм ассимиляция сәясәтенең, шулай ук кырымтатар телендә мәктәпләр булмауның нәтиҗәсе. Без Кырымда беренче мәктәпне 1994 елны, Кырымга кайтырга мөмкинлек тугач кына ача алдык: соңгы кырымтатар мәктәбе 1944 елны, безне сөргенгә җибәргәннән соң ябылды. Кире кайту белән без, иң беренче чиратта, үз телебезне яңадан торгызу өчен тырыштык.
Мин 1994 елда Октябрь бистәсендә мәктәп ачкан вакытны яхшы хәтерлим. Чынлыкта бу бистәнең тарихи атамасы башка (Җеппар Йорт - ред.). Без 23 елда 13-14 кырымтатар мәктәбе генә ача алдык. Ләкин мин Русия оккупациясенә кадәр бу проблемнар булмады дип әйтә алмыйм.
— ЮНЕСКО тарафыннан төзелгән дөньяда юкка чыгу куркынычы булган телләр Атласында кырымтатар теле дә бар. Сезнеңчә, Русия Кырымны басып алганчыга кадәр Украина алып барган тел сәясәте кырымтатар теленең бүгенге хәленә ничек тәэсир итте?
Русиянең төп максаты - Кырымның төп халкын мөмкин кадәр күбрәк кысрыклап чыгару һәм үз ватандашлары белән алыштыру
— Безнең Кырымга кайтуыбыз СССР таркалуы һәм бәйсез Украина дәүләте оешуы белән туры килде. Бу чорда без кырымтатар мәктәбен торгызу проблемнары белән очраштык, әмма алар шулкадәр күпкатлы һәм тирән проблемнар, аларны тиз арада башкарып чыгу мөмкин түгел иде.
Иң беренче проблем - дәреслекләр һәм методик әсбаплар булмау. Без башлангыч мәктәп дәреслекләрен әзерләү һәм бастыру өчен күп көч куйдык, бу эшкә ун ел вакыт китте. Дәреслекләр язу өчен белгечләр кирәк, ә аларны әзерләү мөһим. Совет заманында сөрелгән халыкларның нинди шартларда яшәгәнен беләсез, шуңа күрә бу безнең өчен зур проблем булды. Әлбәттә, җирле хакимиятләр дә, хәтта халыкның бер өлеше дә кырымтатар телендә мәктәпләр ачуга курку белән карады. Безгә бу калыпларны җиңәргә кирәк иде.
2014 елдан соң Украина хөкүмәтенең мөнәсәбәте төптән үзгәрде, әмма Кырым хәзер оккупацияләнгән һәм Украина хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән күп кенә карарлар халкы һәм иң күп кырымтатар телен белүчеләр булган Кырымда гамәлгә аша алмый.
Украина хөкүмәте кабул иткән мондый карарлар арасында, мин һичьюгы берсен әйтә алам. Белүегезчә хәзер Дөньядагы асаба халыкларның унъеллыгы бара. Ул БМО тарафыннан кабул ителгән һәм 2022-2032 елларга карый. Аның кысаларында Украина хөкүмәте Кырымтатар мәҗлесе, билгеле университетлар, Украина фәнни үзәкләре белән ун елга кырымтатар теле үсеше стратегиясен булдырды. Ул стратегия ачык, хөкүмәтнең мәгълүмати ресурсларында да, Югары Радада да бар. Миңа калса, без яхшы документ һәм шул исәптән план булдырдык.
Икенче мәсьәлә - без аны ничек тормышка ашыра алырбаз? ЮНЕСКОның югалу куркынычы исемлегендә булган кырымтатар теленең бетүен туктатуга өметләр бар. Без бу процессны туктату һәм телебезне яңадан торгызу өчен бөтен мөмкинлеккә иябез, әмма моның өчен яңа ысуллар, мөмкинлекләр һәм иң мөһиме тиешле шартлар Кырымда тудырылырга тиеш.
Русия оккупантлары моңа бармаячак. Баскын хакимият нәрсә генә әйтмәсен һәм күз буяу карарлар белән акланмасын, Русиянең төп максаты - Кырымның төп халкын мөмкин кадәр күбрәк кысрыклап чыгару һәм үз ватандашлары белән алыштыру. Яңа дөньяда берни үзгәрми, элек булганнар кабатлана.
— Русиянең "өлешчә" мобилизация игълан итүе белән бәйле рәвештә, кырымтатарларга күпләп повесткалар бирелүе турында хәбәрләр таралды. Украина президентының Кырым автоном республикасындагы вәкиле Тамила Ташева әйтүенчә, мобилизациянең беренче көннәрендә үк кырымтаталарга якынча 1500 повестка тапшырылган. Бу саннарга карата сезнең фикерегез нинди? Хәзер хәлләр ничек тора?
Русия гаскәрләре Кырымга кемнедер бәхетле итәр өчен килмәде, бигрәк тә кырымтатарларны
— Тагын бер кат ассызыклап әйтәм: Русия оккупацияләгән Кырымда төп максат - Кырымны хәрби ныгытмага, базага әверелдерү, шуннан чыгып башка илләргә карата экспансиясен һәм агрессиясен дәвам итү. Шуңа күрә оккупант басып алган җирне хәрби базага әйләндергәндә, аңа бу оккупацияне кабул итмәгән, аңа лояль булмаган кешеләр кирәк түгел.
Мин шуны әйтергә телим, Русия Кырымны басып алгач (ә бәлкем ул моны аннан иртәрәк тә билгеләгәндер), кырымтатарларны кысрыклап чыгарылырга тиешле тараф дип билгеләде, чөнки алар бу оккупацияне ачыктан-ачык кабул имтми һәм аларның тарихи фаҗигале язмышын исәпкә алганда, бу мөнәсәбәт аңлашыла.
Без беренче көннән үк белдердек: Русия гаскәрләре Кырымга кемнедер бәхетле итәр өчен килмәде, бигрәк тә кырымтатарларны. Без оккупациягә каршы чыктык, шуңа күрә безне системлы рәвештә юк итү, кысрыклап чыгару сәясәте алып барыла. Бу кырымтатарларның махсус репрессияләргә дучар булуын раслый. Шуңа күрә, әлбәттә, бу хәл Кырымдагы кырымтатарлар язмышына да турыдан-туры тәэсир итми калмый.
— Хәзер Русия белән Украина арасында сугышныж тәмамлану ихтимлы турында күп сөйлиләр. Ләкин Русия оккупацияләгән җирләрдән баш тармаячак һәм моның өчен барысын да эшләячәк. Әгәр Кырым Русия контролендә калса, бу кырымтатарлар өчен нәрсә аңлатачак?
— Без сугыш барышына карый алабыз - Русия аны "махсус хәрби операция" дип атый. Сезнең алдагы соравыгыз мобилизация турында иде: бу вакытта Русия оккупация хакимияте, беренче чиратта Русия армиясенә Украинаның басып алынган җирләреннән кешеләрне көчләп җибәрергә тырыша. Әгәр Кырым турында сөйләсәк, бу әлбәттә кырымтатарлар. Чөнки ул (Русия) ике максатны берьюлы тормышка ашырмакчы: беренчесе - үзенә яңа "ит" җыю, икенчесе - Кремльгә, Мәскәүгә, урыс идеологиясе диктатына лояль булмаган кешеләрне һәлакәткә җибәрү. Алар моны Кырымда тормышка ашырырга тырышалар, шуңа күрә безнең күп кенә яшьләребез үз ватандашларына каршы барырга теләмәде, Кырымнан китәргә мәҗбүр булды.
Хәзер Русия җирлегенә күчәбез. Безгә әлбәттә кызганыч: Украинага каршы сугышка Русия бик күп милләт вәкилләрен - татарларны, башкортларны, бурятларны, якутларны һәм башкаларны җибәрде. Әгәр без киләчәк яки сугышның тәмамлануы турында сөйләсәк, без кырымтатарлар Кырымны баскынчылар кулында калдыра алмыйбыз. Ләкин безнең моның ни өчен шулай була алмавына карата тагын да тирәнрәк сәбәпләребез бар.
Безнең 1783 елдан бирле килгән фаҗигале тарихыбыз бар. Русия империясе дә, Советлар берлеге дә безгә авыр яралар салды һәм бу безгә шуны күрсәтә, әгәр Русия Кырымны оккупацияләүне дәвам итсә - бу кырымтатар халкының тулысынча юк итүгә китерәчәк. Сталин һәм аннан соң килгән Совет җитәкчеләре башкарып чыга алмаганны хәзер Путин һәм бүгенге Русия җитәкчеләре тормышка ашырырга омтыла.
Кем генә "әйдәгез, Кырым мәсьәләсендә килешик, тынычлык өчен аннан баш тартыйк" дип әйтмәсен, без аларга шундый җавап бирәбез: сез Путинга һәм Кремльгә кырымтатар халкын тулысынча юк итүгә рөхсәт бирергә телисезме? Бу мөмкни түгел. Без киләчәгебезне Украинада гына күрәбез, чөнки монда безнең халкыбызның саклануына һәм үсешенә шартлар булдырылачагына нигезле ышанычыбыз бар.
Бу өметне ныгыта торган тагын гарантияләрнең берсе - Украинаның асаба халыклары турындагы канун. Ул Украинада 2021 елда кабул ителде.
— Сез ничек уйлыйсыз, Путиннан соң Кырым белән нәрсә булачак?
— Бу сорауга болайрак җавап бирер идем: Русия гаскәрләре Кырымнан качкач, Кырымда нәрсә булачак? Анда нормаль тормыш кире кайтачак. 2014 елның 27 февраленнән соң Кырымга килеп урнашкан миллионга якын Русия ватандашлары (монда сүз этник урыслар яки башка милләтләр турында түгел, ә канунсыз рәвештә күчеп килгән кешеләр турында бара) һичшиксез Кырымнан китәчәк, чөнки алар урланган җирдә урнашканнарын яхшы белә.
Кырымда Украина кануннарына туры килгән демократик нормаль тормыш җайланачак. Ул халыкара нормаларга туры киләчәк. Украина Европа берлегенең әгъзасы булачак, һәм монда беркемгә дә асаба халыкларның хокукларын кысу мөмкинлеге бирелмәячәк.
Без моңа ышанабыз, шуңа өметләнеп яшибез һәм догада калабыз.
Human Rights Watch хисабында Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда дини һәм сәяси эзәрлекләүләрне дәвам итте дип белдерелгән иде.
Кырымтатарларын эзәрлекләүләр 2014 елда ярымутрауны Русия хакимиятләре аннексияләгәннән соң башланды. Кырымтатарларның күбесе Кырымны Русиягә кушуга каршы чыккан иде. Хәзерге вакытта йөздән артык кырымтатар төзәтү колонияләрендә яки тикшерү астында. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум