Сугыш хакы: Башкортстан — кимендә 10 мең, Татарстан — кимендә 9 мең югалту

9 май бәйрәмендә Уфада Украина сугышында катнашучылар чәчәкләр сала. Аларның берничәсе култык таякларына таянган

Соңгы елда хисапка алынган үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Ике республикада да үлүчеләрнең урта яше – 39,4 тирәсендә. Үлүчеләрнең күпчелеге – 1980, 1970 һәм 1990нчы елларда туучылар.

Русия Украинага каршы алып барган сугышта Башкортстаннан кимендә 10 мең хәрби үлгән. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

27 майга исемлектә Башкортстаннан 10 036 исем бар. Хисапка үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат кертелә. Бу журналистларыбыз таба алган исемнәр генә, хакимият тарафыннан рәсми югалту саннары аталмагач, бу эшне медиа һәм бәйсез күзәтүчеләр башкарырга мәҗбүр.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Күрше Татарстанда да үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты. 27 майга без 9 011 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат таптык. Ике республикада бергә 19 меңнән артык кеше һәлак булган.

Соңгы елда хисапка алынган үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. 2025 елның 14 маенда без Башкортстаннан 5568, Татарстаннан 5003 үлемне ачыклаган идек. Бер ел узуга бу сан ике тапкырга диярлек күбрәк.

Сүз соңгы елда гына үлгән кешеләр турында бармый, исемлеккә 2025, 2024 елда һәлак булучылар да өстәлеп килә. Әмма соңгы елда аеруча күп кешенең үлеме дә күренә.

Башка хисаплардагы кебек, үлгән кешеләрнең географиясе һәм яшь статистикасы турында тәфсилле мәгълүмат әзерләдек.

БАШКОРТСТАН

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Башкаладан үлүчеләр саны бер меңгә якынлаша.

Шул ук вакытта, районнардан үлүчеләр саны да зур тизлек белән арта бара. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 833 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 450 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 362 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 360 кеше.
  • Салават шәһәре – – кимендә 322 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 313 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 294 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 291 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 256 кеше.

Бу районнар исемлеге күптәннән үзгәрми, кайбер районнар бары тик урыннары белән алмашына ала. Әмма иң күп үлем очраклары нәкъ бу районнарга туры килә. Күрше Татарстан белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдән үлүчеләр саны әзрәк, районнардан, бигрәк тә авыллардан күбрәк.

Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар нинди? "Яшел исемлек"тә элеккечә – Межгорье (39), Чакмагыш (48), Агыйдел (49), Федоровка (48), Стәрлетамак (64), Бүздәк (68) районнары.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,47

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп һәлак булучылар шулай ук — 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 2805 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1898 кеше,
  • 45-54 яшь: кимендә 1770 кеше,
  • 55+ яшь: кимендә 727 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 673 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 39,47. Бу күрсәткеч әкеренләп арта бара.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (2608). Икенче һәм өченче урында 1970нче (1808) һәм 1990нчы (1688) елларда туучылар бара.

Барлык үлүчеләрнең яше төгәл билгеле булмау сәбәпле, хисаплау өчен тулы мәгълүмат булган кешеләр яше кулланылды. Андый мәгълүматны без 7873 кешедә таба алдык.

ТАТАРСТАН

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан. Районлап статистика түбәндәгечә:

  • Казан – кимендә 1529 кеше.
  • Чаллы – кимендә 984 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 599 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 434 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 388 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 336 кеше.

Татарстаннан күп үлемнәр эре шәһәрләрдә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән.

Иң аз үлем хәбәрләре – Әтнә (34), Теләче (50), Кама Тамагы (64) районнарыннан. Бу районнарда халык саны болай да аз, уртача 12-14 мең кеше.

Татарстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,37

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, монда да төп үлемнәр 35-44 яшь төркеменә туры килә:

  • 35-44 яшь: кимендә 3227 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 2025 кеше,
  • 45-54 яшь: кимендә 2001 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 615 кеше,
  • 55+ яшь: кимендә 588 кеше.

Башкортстан белән яшь статистикасы тулысы белән туры килә диярлек. Бердәнбер шактый күзгә ташланган аерма – 24тән яшьрәк үлгән хәрбиләрнең 55тән олырак үлгән сугышчылардан бераз күбрәк булуы.

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 39,37. Бу күрсәткеч Башкортстан белән охшаш диярлек, бераз гына кимрәк.

Иң күп үлүчеләр — шулай ук 1980нче елларда туганнар (кимендә 3274 кеше). 1970нче (кимендә 2156) һәм 1990нчы (кимендә 1913) елларда туучылар да күп үлә.

Мобилизация: Башкортстаннан кимендә 1 мең үлүче

Бу атнаның тагын бер мөһим хәбәре 2022 елның сентябрендә башланган мобилизациягә карый. Азатлык Радиосы үлгән хәрбиләрнең статусын барларга тырышса да, бу статистика бездә тулы түгел, шуңа әлегә аны тулы рәвештә аналитика өчен кулланып булмый.

Әмма Русия буйлап үлүчеләр исемлеген җыйган "Медиазона"да бу хакта тулырак мәгълүмат бар. Соңгы яңартуда күренгәнчә, Украинага каршы баскын сугышта Башкортстаннан үлгән мобилизацияләнгәннәрнең саны 1 меңнән арткан. Хәзергә журналистлар кимендә 1003 кеше турында мәгълүмат таба алган.

Күрше Татарстанда да мобилизациягә эләгеп, сугышта һәлак булучы кешеләрнең күпләп үлүе күренә. Журналистлар әлегә мондый 960 очракны тапкан. Өченче урында Бурятия республикасы бара – кимендә 733 очрак.

Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 18 813 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән.

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме кешене мобилизацияләүне дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Соңгы елларда үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

БУ ТЕМАГА:

Медиазона: сугышка Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!